16+

Булмаганны күпме көтәргә була?

Торак фонды займ бирүне туктата

Булмаганны күпме көтәргә була?

Торак фонды займ бирүне туктата

Социаль ипотека программасында үзгәрешләр: Дәүләт торак фонды заем бирүне туктата. Фондның Казан төбәкара вәкиллеге бинасы ишегендә бу хакта игълан барлыкка килгәннән соң, халыкның тынычлыгы югалды. Дөрес, әлегә рәсми төстә бернинди карар да юк, шулай да «ШК»га Дәүләт торак фондында бу хакта приказ әзерләнә дип хәбәр иттеләр.

Социаль ипотека буенча чиратны озак еллар көтәргә туры килә, йортлар шәһәр читендә урнашкан, сыйфаты начар дип зарланучылар күп булса да, әлеге дәүләт программасы күпләр өчен соңгы өмет кебек, бюджет өлкәсендә уртача хезмәт хакы алып эшләүче гади халык өчен елына 7 генә процент ставка белән бирелә торган тагын нинди программа бар? Өстәвенә кредитны каплар өчен гаиләдә туган һәр балага дәүләттән 200 мең сум күләмендә акча бирелә. Беренчел кертем суммасы да зур түгел. Шуңа да халык, бернигә карамыйча, сабыр гына чиратын көтә.

Дәүләт торак фондының яңа җитәкчесеннән заемга кагылышлы көтелмәгән бу «күчтәнәч» күпләрне аптырашта калдырды. Бу хакта социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә дә актив фикер алышу бара, халык Президентка, Прокуратурага шикаятьләр яза, социаль ипотека программасында катнашучылар, канәгатьсезлек белдереп, хәтта Татарстан хөкүмәте бинасы каршына ялгыз пикетка да чыктылар.

Социаль ипотека программасы барлыкка килгән елларда фатирны заемга күчерү дигән нәрсә юк иде анысы. Моннан бары ана капиталына ия гаиләләр генә файдалана алды. Соңрак бу мөмкинлек программада катнашучы барлык кешегә дә бирелде. Заем вакытында фонд үз акчасына фатирларны сатып ала. Социаль ипотека программасында катнашучылар берничә ел эчендә бурычны фондка кайтарып бирергә бурычлы иде. Заем килешүе ана капиталыннан файдаланырга, торакны үз милкең итеп рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә, бу вакытта торак наймы өчен түләүдән азат ителәсең, кыскасы, акчаны азрак түләргә туры килә иде. Бөтен кеше заем рәсмиләштерә башлагач, дәүләт фонды чикләүләр кертергә булган. Хәзер бары ана капиталы булганнар гына заемнан файдалана алачак. Халык исә бу гаделсезлекне кабул итә алмый, заем бирүдә чикләүләр кертелгәч, программадан чыгарга теләүчеләр арткан. Дөрес, торак фондында заем бирелмәү халык өчен әллә ни зур югалту түгел дип ышандыралар. Түләнмәгән квадрат метрлар өчен сумма арта дип уйлаучылар да ялгыша, килешү вакытында фатирның квадрат метры ничә сум булган, түләп бетергәнче, ул шул суммадан артмаячак, дип аңлаттылар. Ә менә заем рәсмиләштергән очракта, моның өчен салым түләргә кирәклеген дә искәрттеләр.


Ә сез канәгатьме?

Әдилә Вафина, Яшел Үзән:
– Социаль ипотека программасы буенча биш ел фатир көтәсемне белгән булсам, аягымны да атламаган булыр идем. 2012 елдан бирле фатирыбызны көтәбез, әле дә юк, инде өченче балабыз туды. Вакытлыча фатирда аена 12 мең сум түләп яшәргә мәҗбүрбез. Социаль ипотека өчен дә 5 мең сум түләп барырга кирәк. Шикаятьләр дә язып карадым, әмма нәтиҗә юк, көтегез, диләр. Ничә тапкыр классик ипотека буенча фатир алыйкмы дип тә уйладык, тик дәүләт социаль ипотека кредитын каплар өчен ике балага биргән 400 мең сум һәм еллык ставка 7 генә процент булуы тотып тора.

Алия Сабирова, Казан:
– Апамның ипотекага басканына апрельдә биш ел була, фатир әле дә юк. Ул, бу программа яшь гаиләләргә булышыр өчен түгел, аларны җәзалар өчен уйлап чыгарылган, дип тә шаярта инде хәзер. Алар чиратка басканда, торакның квадрат метры 21 мең сум иде, ә хәзер 35 мең сум булды. Быел да фатир тапшырылмаса, алар программадан күчәргә җыена. Мин үзем могҗиза көтеп туйдым, социаль ипотека программасыннан былтыр ук чыктым, кредитка фатир сатып алдым. Бәлки күбрәк түлимдер, аның каравы яшәр урыным бар. Булмаганны күпме көтәргә була? Заем да туктатылса, ана капиталы булмаган гаиләләр өчен программаның бөтенләй файдасы калмый бит.


Мидхәт Шәрифуллин, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе:
– Фатирларны заемга рәсмиләштерүне әлегә вакытлыча туктатып тордык. Тиздән бу мөмкинлектән бары ана капиталына ия гаиләләр генә куллана алачак. Заемга фатир алучылар күбәеп китте, нәтиҗәдә, моның финансларга тәэсире сизелә башлады. Яңа төзелеш объектлары өчен әйләнештәге акча җитми. Социаль ипотека программасы шартнамәсендә заемга бирү турында сүз юк. Бу – фондның эчке эше. Иң мөһим шартыбыз – социаль ипотека буенча фатирны елына 7 процент ставка белән бирү.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading