16+

Бурычыңны түләмәсәң, фатирыңнан чыгаралар

Казанда узган ел идарәче компанияләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычлары галәмәт күп тупланган 4 гаиләне, фатирларыннан чыгартуны сорап, судка биргән. Өч гаилә инде фатирыннан мәҗбүри чыгарылган.

Бурычыңны түләмәсәң, фатирыңнан чыгаралар

Казанда узган ел идарәче компанияләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычлары галәмәт күп тупланган 4 гаиләне, фатирларыннан чыгартуны сорап, судка биргән. Өч гаилә инде фатирыннан мәҗбүри чыгарылган.

Мондый кырыс “җәзаның” башка бурычлыларга карата да кулланылуы ихтимал. Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычлары 2020 елның 1 гыйнварына 3 миллиард 252 миллион сумга җиткән.

Бурычлар: торак хезмәтләргә-629 миллион сум; коммуналь хезмәтләргә-1 миллиард 703 миллион сум; капиталь ремонт өчен-137 миллион сум; фатирны наем буенча файдаланган өчен-53 миллион сум.

-Бурыч рәвешендә тупланган акчалар күп фатирлы йортларга ике ел капиталь ремонт ясарга җитәр иде. 2019 елда, мәсәлән, капиталь төзекләндерүгә 1 миллиард 712 миллион сум билгеләнгән иде, шул акчага күп фатирлы 239 йортка капиталь ремонт үткәрелде,-дип сөйләде шәһәр Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Казанлыларның 52 мең хисап кзгазендә бурыч-100 мең сумга кадәр, 7 мең хисап кәгазендә бурыч-100-500 мең сум. Шаккаткыч хәл: 960 казанлының торак-коммуналҗ хезмәтләр өчен түләү бурычы 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр. Чү, әле тагын да куркынычрак саннар бар. Муниципаль фатирны наем буенча файдаланган бер кешенең бурычы-2 миллион 300 мең сум, ә торак мәйданын хосусыйлаштырган икенче бер кешенең бурычы-1 миллион 732 мең сум.

-Кайбер гражданнар түләүләр башкаруга җавапсыз карыйлар, ләкин, бераздан түләүләрне үтиләр. Икенче төркемдә: күп балалы гаиләләр һәм ялгыз пенсионерлар, аларның да бурычлары зур. Өченче төркемдә: торак-коммуналь хезмәтләр дәрәҗәсенә канәгать булмаган кешеләр. Кимчелекләрне бетергәннән соң, түләүне башкаралар. Дүртенче төркемдә: законнарның үзгәреп торуына ризасыз кешеләр. Болар законны өйрәнеп, түләүләрдәге үзгәрешләрне тирәнтен төшенеп бетмичә торып, түләү башкармыйлар,-дип, психологик анализ ясады Дмитрий Анисимов.

Идарәче компанияләр узган ел бурычлыларны 5 мең 800 очракта хөкемгә биргән. Бу бурычны түләттерү өчен, ә фатирдан чыгарту буенча гариза 4 очракта гына. 37 мең очракта электр яки су бирүне мәҗбүри өзү чарасы кулланылган. Өч кеше гомүми исәптә 220 мең бурычын коммуналь хезмәтләр башкарып түләгән.

Башкала мэры да мәсьәләнең бик җитди булуын искәртте.

-3 миллиард 252 миллион сум-гаять зур сан. Бурычлар тормыш дәрәҗәсе белән генә бәйле түгел. Берничә фатиры булып та, түләмәүчеләр бар. Мондыйлар түләмәүчеләр исемлеге башында ук торалар әле. Түләмәүчеләр аркасында башкалар зыян күрә. Бурычлар торак фондка хезмәт күрсәтүгә, чүпләрне чыгаруга, агымдагы һәм капиталь ремонтлауга, ишегалды территориясен җыештыруга һәм шәһәрнең торак фондын тотуга тискәре йогынты ясый,-диде мэр Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы март аенда бурычлыларга карата актив чаралар күрергә чакырды.

-Ләкин, кырыс чараларда чамадан тыш арттырып җибәрүләр булмасын. Бер бурычлы сәбәбендә, подъездагы барлык кешеләрне дә коммуналь хезмәтләрдән өзәргә ярамый,-дип искәртте мэр Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading