16+

Бурычлы үлми, тик чит илгә чыкмый

Ниһаять, ел буе көткән көн килеп җитте: җәйге ял башланды. Юллама кесәдә, самолетка утырасың да очасың... бурычың итәгеңнән эләктереп калмаса, әлбәттә.

Бурычлы үлми, тик чит илгә чыкмый

Ниһаять, ел буе көткән көн килеп җитте: җәйге ял башланды. Юллама кесәдә, самолетка утырасың да очасың... бурычың итәгеңнән эләктереп калмаса, әлбәттә.

Республикабызда гына да бурычы булып чит илгә чыгарылмаучылар саны 7,2 мең кешегә җиткән. Аларның гомуми бурычы 6 миллиардтан артып китә. Шуның 1,7 миллиарды - вакытында түләнмәгән алимент, 769 миллионы - салымнар бурычы. Сумманың калган өлеше кредит һәм суд аша түләттерелә торган акчага туры килә.
«БИЗНЕС Online» басмасы суд приставлары башкарма мәгълүмат базасын өйрәнеп, андагы «VIP-бурычлылар»ны ачыклаган. Әйтик, суд приставлары «Рубин»ның элекке баш тренеры Корбан Бердыевның коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән 80 мең сумга якын акчасын түләттерә алмый аптырый икән. Җырчы Салават Фәтхетдинов тыгыз гастроль графигы аркасында 5 мең сумын түләргә вакыт таба алмаса, IT-паркы директоры Антон Грачевның 38,4 мең сум күләмендә иминият кертеме түләнмәгән. Билгеле эшмәкәр һәм лендлорд Геннадий Муравьевның улы - 32 яшьлек Ярослав Муравьев та бурычын түләргә вакыт таба алмый, имеш. Ул соңгы вакытларда популярлашып киткән «Пычракка батып йөгерү» акциясен оештыручы да. «Әмма суд приставлары, базаларындагы мәгълүмат буенча, инде ничә ай Ярослав Геннадьевичтан йөзе белән пычракка егылмавын һәм 3,8 млн салым бурычын түләвен сорый», - дип яза «БИЗНЕС Online».
Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов хәбәр иткәнчә, илдән читкә чыгуны вакытлыча чикләү бурычлылардан әҗәтне алуның иң отышлы ысулы. Узган елны гына да суд приставлары чит илгә чыгуны вакытлыча тыеп торучы 20 меңнән артык карар кабул иткән. Әмма шулай да халык бурычын түләргә ашыкмый. Кайберләре исә үзләренең бурычы барлыгы турында белми дә йөри икән. Ә моның өчен юкса суд приставларының рәсми сайтына кереп карау да җитә. Анда «Башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы»ннан үз фамилияңне эзли аласың. Әлеге сайттагы «кара исемлек»кә эләгү өчен бурычың миллионнар булу кирәкми, дәүләткә 10 мең сум әҗәтең булса, шул исемлеккә эләгәсеңне көт тә тор. Димәк, сәфәргә чыгарга җыенганда өстеңдә 10 мең сумнан да артык бурычың тора икән, кичекмәстән аны түләргә ашык. Кайберәүләр ерак юлга җыенырга берничә көн кала түли әҗәтен. Әмма бу синең бурычың бетте дигән сүз түгел әле, ни өчен дигәндә, «кара исемлек»тән чыгу процедурасы җиде көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Авырткан башка тимер тарак булмасын дисәгез, бурычыңны вакытында түләүдән яхшысы юк.
Рәсим Низамов, Татарстанның атказанган артисты:
- Минем бурычларым юк һәм беркайчан да булмады. Транспорт, фатир салымнарын да, штрафларны да вакытында түләп барам. Шулай кирәк дип уйлыйм. Үз тынычлыгың, гаиләң тынычлыгы өчен кирәк ул. Әгәр дә син шушы илдә яшисең икән, аның законнарын да хөрмәт итәргә тиешсең. Түләргә тиешсең икән - түлә. Хәзер кешеләр барысыннан да хәбәрдар, халыкка мәгълүмат җитми дип уйламыйм. Тик менә 6 миллиард бурыч җыелган - гаҗәп...
Фирая Яруллина, газета укучы:
- Әҗәт җыярга яратмыйм, бурычың булса, тыныч кына йоклап та булмый бит ул. Коммуналь хезмәтләр өчен күп килә, каян алына торгандыр аның кадәр суммалар? Берни дә эшләр хәл юк, күпме генә ачулансак та, тиргәсәк тә, түләми булмый. Синең өчен берсе дә түләми, бурычың күп җыелса, аннан ничек котылырга кирәк. Аз-азлап түләп баруың хәерлерәк, Ходай исәнлек бирсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading