Халкыбызда «Бурычлының теле кыска» дигән әйтем бар. Бүгенге көнгә яраклаштырып, аны бурычлының юлы да кыска, дип дәвам итәргә булыр иде.
Яз җиттеме, халык, дәррәү кубып, җәйге ялларын планлаштыра башлый. Көтеп алган ялны чит мәмләкәтләрдә уздырырга теләүчеләр саны елдан-ел арта гына бара. Хыялны чынбарлыкка әйләндерү өчен, кулда юллама, виза, паспортның тәртиптә булуы да җитми шул әле. Штрафлар, алимент, банкка бурычларын һ.б.ны вакытында түләмәүчеләр өчен хыялга юл аэропортта ук ябыла. Һава аланында паспорт контроле вакытында аларны кире борып җибәрәчәкләр. Шушындый күңелсез хәлләр турында туристлык сезоны вакытында еш ишетергә туры килә. Бурычлардан вакытында котылырга кирәклеген суд приставлары ел әйләнәсе тукып торуга карамастан, сәфәргә җыенучылар моңа әллә ни игътибар итми, күрәсең. Юкса, алар арасында бурычлылар санының елдан-ел арта баруын ничек аңлатырга?!
Татарстанның Баш суд приставы Радик Ильясов белдергәнчә, илдән читкә чыгуны вакытлыча чикләү бурычлылардан әҗәтләрен түләтүнең иң нәтиҗәле ысулы икән. Ул бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде. Аның сүзләренә караганда, узган ел Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан гражданнарның чит илгә чыгуын чикләүче 20 меңнән артык карар кабул ителгән. Агымдагы ел башыннан татарстанлыларга карата шундый 4500дән артык карар чыгарылган, нәтиҗәдә, суд приставлары 210,5 млн сумлык бурычны кайтаруга ирешкән. Шулай да әле чит илгә чыга алмаучылардан төзелгән «кара исемлек» саллы күренә. Узган елдан калганнарны да кертеп, бүген анда 8500 фамилия урын алган. Бу исемлекнең ел дәвамында тулыланачагына шик юк.
Приставларның тыюына эләгү өчен, бурычның миллион сумга җыелуы шарт түгел. Вакытында түләнмәгән әҗәтең 10 мең сумга җиткән икән, бу инде сагайтырга тиеш. «Кара исемлек»кә нәкъ шушы суммадан эләгә башлыйлар. Сәфәргә җыенучы, моны ачыклау өчен, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе сайтына кереп, «Башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы»ннан үз фамилиясен эзли ала. «Кара исемлек»тә үзен күрү белән, ул түләүләрен кичектерми башкарырга тиеш.
Бу мәсьәләгә, әле вакыт бар, өлгерермен, дип җиңел карарга ярамый, чөнки сәфәргә чыгар алдыннан берничә көн кала гына бурычтан котылу хәлне җиңеләйтми. Аны кайтарганнан соң, гражданнарны «кара исемлек»тән чыгару процедурасы 7 тәүлеккә сузылырга мөмкин әле. Шуңа күрә, юллама кайгыртырга керешкәнче үк, булган бурычлардан котылу әмәлен күрергә кирәк. Ә иң яхшысы - бурычлы үлмәс, дисәләр дә, аны җыймау хәерлерәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар