16+

Бушлай медицина тикшеренүен үтеп калыгыз

Татарстан Республикасында диспансерлаштыру (даими рәвештә медицина тикшеренүе үтү) бара. Билгеле булганча, Россия Хөкүмәте киң масштаблы акция башлап җибәрде - быел, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә, барлык субъектларда да халыкны диспансерлаштыру үткәрелә. Республикабызда ул инде 2013 елның маеннан старт алуына карамастан, халык сырхауханәләргә барырга әллә ни ашыкмый. Бушка медицина тикшеренүе...

Бушлай медицина тикшеренүен үтеп калыгыз

Татарстан Республикасында диспансерлаштыру (даими рәвештә медицина тикшеренүе үтү) бара. Билгеле булганча, Россия Хөкүмәте киң масштаблы акция башлап җибәрде - быел, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә, барлык субъектларда да халыкны диспансерлаштыру үткәрелә. Республикабызда ул инде 2013 елның маеннан старт алуына карамастан, халык сырхауханәләргә барырга әллә ни ашыкмый. Бушка медицина тикшеренүе...

Бу турыда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде. Быел тикшеренү узарга тиешле 600 мең татарстанлының әлегә якынча нибары 200 меңе генә диспансерлаштыру үткән. Нигездә, алар 60 яшьтән өлкәнрәкләр, ә яшьләр табиб янына барырга бер дә атлыгып тормый. Күпләребез авыруга чыдап булмый башлагач кына белгечкә барып егыла шул. Европалылар табибка авыру башланырга өч көн алдан килә, ә россиялеләр үләргә өч көн калгач - телгә кереп киткән шундый хикмәтле гыйбарәдә дә хаклык юк түгелдер, мөгаен. Менә шушы карашны җимереп, сәламәтлек турында алданрак кайгырта башларга өйрәнәсе иде. Моны исә нәкъ менә диспансерлаштыру узудан башларга була. Үзебез кайгыртмасак, безнең сәламәтлек турында башка кеше борчылмас.
Кая барырга, нишләргә һәм кем уза ала?
Диспансерлаштыру узу өчен озын чиратларда торырга кирәк дип борчыласы түгел, бүгенге көндә чиратлар бөтенләй юк икән. Моның өчен өстәмә кабинетлар бүлеп бирелгән, белгечләр саны да арттырылган. Медицина тикшеренүе бушка үткәрелә. Диспансерлаштыру узу өчен, яшәү буенча теркәлгән медицина учреждениесенә барып, тикшеренү үтәргә теләвегез турында әйтергә генә кирәк. Әмма аны быел яшь категориясе буенча туры килгән кешеләр генә уза ала әле. Халыкны яше буенча өч төркемгә бүлгәннәр. Диспансерлаштыру 3 елга бер тапкыр үткәрелә. Беренчесе 21 яшьтә узыла, ә икенчесе, мисалга, 24 яшьтә булып чыга. Шул рәвешле, быел диспансерлаштыруны 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923 һәм 1920 елларда туучыларның, ягъни яшь саннары калдыкларсыз өчкә бүленүчеләрнең (21, 24, 27....99 яшьлекләрнең) үтә алу мөмкинлеге бар. Калганнарга исә чират алдагы елларда җитәчәк.
Диспансерлаштыру нидән гыйбарәт?
Диспансерлаштыруның төп максаты - авыруларны алдан билгеләү, кисәтү, профилактика үткәрү, вакытында дәвалау. Ул ике этаптан тора: тикшеренү һәм, алга таба кирәк булган очракта, дәвалау. Тикшеренү үтүнең беренче этабы медицина учреждениесенә якынча ике тапкыр баруны күз алдында тота һәм 3-6 сәгатьне алып торачак. 1-6 көннән соң янә табиб янына барырга туры киләчәк.

Диспансерлаштыру узуга түбәндәгеләр керә:
- Күзнең кан басымын (внутриглазное давление) үлчәү (39 яшьтән өлкәнрәкләргә)
- артериаль кан басымын үлчәү
- кандагы шикәр һәм холестеринның күләмен ачыклау
- ир-атларда үзенчәлекле онкомаркерларның (яман шеш белән авыручыларның канында яки сидегендә ачыклана торган үзенчәлекле матдәләр) күләмен билгеләү (50 яшьтән өлкәнрәкләргә)
- хатын-кыз аналыгында яман шеш күзәнәкләрен булу-булмавын ачыклый торган цитологик анализ
- кан һәм сидекнең клиник анализы
- флюорография узу
- электрокардиография
- маммография (39 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга)
- корсак куышлыгы органнарына УЗИ (39 яшьтән өлкәнрәкләргә)
- невролог, терапевт һ.б. да тикшеренү узу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading