16+

Бәяләрне артмый диләр, ә чынлыкта ничек?

«ШК» журналисты Казан базарында бәяләрне барлап йөрде

Бәяләрне артмый диләр, ә чынлыкта ничек?

«ШК» журналисты Казан базарында бәяләрне барлап йөрде

Ел башландымы, кибет киштәләрендәге товарларның бәяләре «сикерүен» көт тә тор. Тик берсе дә аска тәгәрәми. Кызганыч. Гәрчә Россиядә генә түгел, Татарстанда да үзебезне тәэмин итәрлек азык-төлек җитештерелсә дә.

Гыйнварның соңгы көннәрендә генә дә Татарстанда тәүлегенә 3605,2 тонна сөт савып алынган. Бу күрсәткечләр көннән-көн арта бара. Мантыйк буенча, без һич кенә дә порошоктан ясалган, «яңартылган» сөт эчәргә тиеш түгел кебек. Әмма...
Башкалар нинди сөт аладыр, анысын әйтә алмыйм. Шәхсән без сатып ала торган сөт бәясе – 37 сум. Гыйнвар аенда аның бәясе артмады. Әмма сөт продуктлары (сыр, эремчек) бәяләре бераз үсте. Карабодай белән дә шулайрак. Моңа кадәр 900 граммы 28 сум торса, әле кичә генә 36 сумга сатып алдык.

Карасы артса, агын ашарбыз

Экспертлар, Россиядә кара икмәккә бәяләр артачак, ди. Бу узган ел арышның уңышы аз булуга бәйләп аңлатыла. Россиядә арыш запаслары аз булу һәм начар уңыш аның бәясен рекордлы дәрәҗәгә җиткерде. Аннан ул, чылбыр буенча, арыш оны һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренең кыйммәтләнүенә китерде.
Сүз уңаеннан, Россиядә арыш чәчү мәйданнары да бермә-бер кими бара. Мисалга, әле 2008 елда гына да арышны 2,17 млн гектар мәйданда чәчкәннәр. Ул елны уңышы да ярыйсы ук югары булган һәм барлыгы 4,5 млн тонна бөртек җыеп алынган. Әмма елдан-ел чәчү мәйданнарын  кыскарту  нәтиҗәсендә һәм соңгы еллардагы табигать шартларының кулай булмавы илдә арыш запасларын сизелерлек киметкән булса кирәк.  Росстат бәяләвенчә, 2019 елда арышның тулаем җыемы 1,429 миллион тонна тәшкил иткән. Аерманы сизәсездер, монда көчле математик булу таләп ителми.

Шуңа да экспертлар, ел дәвамында әлеге продукциягә ваклап сату бәяләре арту мөмкин, ди. Шулай да алар базар механизмнары  бәяләрне  артык тирбәлешләрдән саклаячагына ышануын да яшерми.
Россия пекарьлар һәм кондитерлар гильдиясе (РОСПиК) президенты Юрий Кацнельсон  сүзләренчә, арыш һәм бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләрне елына 6,5-7 процентка арттырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ул, торак-коммуналь хуҗалык тарифлары, аренда ставкалары, ягулык-майлау материаллары һәм транспорт хезмәтләренә, шулай ук төргәккә бәяләр күтәрелү иген бәясенә
сизелерлек йогынты ясый, ди.

Ярминкәләр коткара

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безне бераз булса да тынычландыра. Чөнки республика территориясендә быел ярмага, ит һәм сөт продуктларына бәяләрнең кискен күтәрелүе фаразланмый. Сәбәбе –  ярминкәләр һәм базарларның даими эшләвендә.

 – Сәүдә челтәрләре бәяләрне арттыру белән кызыксынмый. Шәһәр халкы фермерларга һәм авыл хуҗалыгы предприятие­ләренә урыннар бирелә торган ярминкәләрдән азык-төлекне арзан бәягә сатып ала, анда сәүдә өстәмәләре юк. Әйтик, «Агропарк»­та савытка салып бирә торган сөтне 40 сумга сатып алыр­га була, – диләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

2020 елда инфляция сәбәпле продукциягә бәяләр арту 3 проценттан да зуррак булмас дип фаразлана. Бу – икътисад өчен нормаль күренеш. Элегрәк Татарстан халкын карабодайга бәяләр арту борчый иде, әмма быел җыелган ярма республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәчәк.
– 2019 елда карабодайның тулаем җыемы 28,6 мең тонна тәшкил итте, бу – 2018 ел дәрәҗәсендә. Татарстан халкының карабодай ярмасына еллык ихтыяҗы исә 15 мең тонна. 2020 елда чәчүлек мәйданнарын киметү дә планлаштырылмый, – дип искәртәләр министрлыкта.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин «Татар-информ»га биргән шәрехләвендә ит һәм сөт продукциясенә бәяләр артмаска тиеш, дип белдергән.
– Хәзер сөт бәяләре даими, үзгәрешсез һәм ул бәяләр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өчен дә кулай. Шуңа мал саны да саклана, кимеми. Дуңгыз һәм тавык итенә бәяләр бөтенләй дә түбәнәя, чөнки әлеге продукция белән без үзебезне тәэмин иттек инде, – ди Айрат Хәйруллин.

Авызыгызга бал да май, Айрат әфәнде! Бал да май. Кимүенә өметләнмибез дә, арта гына күрмәсен инде!

Лилия ЛОКМАНОВА

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading