16+

Быел БДИ тапшыру турында гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә

2017 елда бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә ТАССка сылтама белән Татар-информ.

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән.
Гаризада БДИ тапшыручының кайсы предметлардан имтихан бирәчәге теркәлгән булырга тиеш, алар сан ягыннан чикләнми.
1 февральдән соң гаризалар Россия субъектының дәүләт имтихан комиссиясе карары белән, гариза бирүченең төпле сәбәбе (әйтик, авырып китү яки башка сәбәп документ белән расланган булырга тиеш) булганда гына кабул ителә ала, ләкин имтиханнар башланырга ике атна калгач ул мөмкинлек булмый.
Быел укуын тәмамлаучылар өчен ике имтихан - рус теле һәм математика - мәҗбүри тапшырылырга тиеш була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading