Мөселманнарның зур бәйрәме - Корбан Гаете якынлаша. Быел 12 сентябрьдә билгеләп үтелә, ул көнне ял итәчәбез.
Казан мәчетләрендә Гает намазы сәгать 5:40 та башланачак, республиканың башка районнарында вакыт үзгәрергә мөмкин. Дүшәмбе көнне яңгыр вәгъдә итәләр, шуңа күрә намазны урамда укымас өчен, халыкны мәчетләргә иртәрәк килергә чакырлар. Башкалада бу көнне шәһәр транспорты иртәнге 4:00 тә үк йөри башлаячак.
"Кол Шәриф" мәчетендә бәйрәм намазында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев 05:10-05:40 сәгатьләрдә вәгазь сөйләячәк.
- Татарстан районнарында Гает намазы кояш чыгып, 30 минут үткәч укыла, вакытны үзләре билгелиләр. Мөхәммәд пәйгамбәребез әйтеп калдырганча, гает намазына кадәр чалынган мал гади ит булып санала. Гает намазыннан соң чалынган терлекләр генә чын корбан булып исәпләнә.
Иртәнге 6 дан соң корбан чалырга ярый. Диния нәзарәте быел ике меңгә якын сарык чала. Корбан ите республика мөхтәсибәтләрендәге мохтаҗларга, ятимнәргә, аз керемле гаиләләргә, инвалидларга һәм ялгыз картларга "Зәкят" хәйрия фонды аша таратыла. Корбан итләре хәер-сәдака рәвешендә мөселманнарга гына түгел, башка диннәрдәге мохтаҗларга да бирелә, - диде мөфти урынбасары, Казанның "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
- Республикадагы төрмәләрдәге мөселманнарга да гает намазлары уку мөмкинлеге тудырылган. Төрмәләргә хокукларыннан мәхрүм ителгән мөселманнарга гына түгел, ә барчасына да җитәрлек корбан ите китереләчәк, - дип мәгълүматны тулыландырды мөфти урынбасары, Казанның "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Диния нәзарәте исеменнән республика мөселманнарын Корбан гаете бәйрәме белән котлады, мохтаҗларга хәйрия ярдәмнәре күрсәтергә чакырды.
Сүз уңаеннан, Татарстанда корбанга дөя чалучылар да бар. Быел да шул максаттан алты дөя сатылган, берсенең бәясе 200 мең сумнан башлана. Корбан сарыкларының бәясе исә 4500 сумнан башлана.
Казанда корбан чалдыру өчен түбәндәге мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә була
«Мәрҗани» мәчете (293-36-86; 249-56-32);
«Кабан арты мәчете» (8-917-248-15-70; 8-960-045-29-73);
Әмәт бистәсендәге "Өмет" мәчете (мәчетнең үзенә барып сорарга мөмкин);
Әҗем мәчете (278-29-83);
«Ризван» мәчете (224-38-47);
Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчете (8-937-613-51-37);
«Гадел» мәчете (269-50-37);
«Казан нуры» мәчете (523-16-65; 523-16-56; 523-27-25);
«Сөләйман» мәчете (223-03-59; 512-03-77; 240-77-11);
«Ярдәм» мәчете (223-03-59; 512-03-77; 240-77-11);
«Рамазан» мәчете (249-47-52);
Юдино бистәсенең «Җомга» мәчете (8-937-771-88-90);
Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете (234-84-07; 297-07-32; 296-32-89);
Дәрвишләр бистәсенең «Ислам» мәчете (234-65-23; 8-927-413-33-74);
Азино-2 микрорайонындагы «Дин Ислам» мәчете (262-30-88; 253-59-34; 8-903-305-59-34);
Азино-1 микрорайонындагы «Гаилә» мәчете (8-843-223-06-62).
«Салихҗан» мәчете (513-66-50).
ФОТО: muslim.jofo.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар