16+

«Быелгы яңгырлар безнең өметләрнең кирәклесен дә, кирәкмәгәнен дә арттырып үтәде»

«Быелгы яңгырлар безнең өметләрнең кирәклесен дә, кирәкмәгәнен дә арттырып үтәде»

Татарстан игенчеләре беренче миллион чиген узды. Бу хакта журналистларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

- Алдагы еллар белән чагыштырганда, без быел өлгереш буенча бик нык калышабыз. Һава шартларына бәйле рәвештә, уракка ике атнага соңрак төштек. Әле кукуруздан башка, 1475 мең гектар мәйдандагы уңышны җыеп аласы бар. Бүгенгә 337,5 мең гектардан 1,2 тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылып алынды. Бу - 23 процент мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнгән дигән сүз. Бүген иртән алынган мәгълүматларга караганда, уртача уңыш гектарыннан 36,8 центнер чыга, - диде ул.

Татарстан кырларында бүген 3500 комбайн эшли. Министр урынбасары әйтүенчә, бер «кыр корабы»на уртача көчәнеш 455 гектар күләмендә туры килә. Аларга тәүлек дәвамында гомуммәйданның 3,5 процентын суктыру бурычы куелган. Дөрес, кайбер районнар бу бурычны арттырып та үти икән. Мәсәлән, Зәй, Тәтеш, Түбән Кама, Актаныш, Балык Бистәсе - әнә шундыйлардан. Ә менә Бөгелмә техника потенциалын 48 процент кына башкара.

- Монда комбайн гаебе дип уйлыйм. Оештыру эшләре ахырына кадәр уйланылмаган. Азнакай, Питрәч, Әгерҗе, Югары Ослан районнары да урып-җыю кампаниясенә тулы куәткә кереп китә алмый торалар. Шартлы комбайн дип без "Дон"ны атыйбыз. Ул 50 тонна ашлык суктырып алырга тиеш, - ди җитәкче.
Уракка соңрак төшсәләр дә, министр урынбасары басуларда чыннан да уңыш яхшы, ди. Хәзер аграрийлар алдында торган төп бурыч - аларны югалтуларсыз җыеп алу. Августта беренче чиратта уҗым культураларын, арпа, борчак, язгы бодайны суктыру бурычы куелган. Күп мәйданнардагы рапсны җыеп алу исә сентябрьга туры киләчәк.

- Уңай һава шартлары торып, уңыш яхшы булганда, урак эшен Краснодар крае кебек июльдә төгәлләү - иң кулае. Августның икенче яртысы - сентябрьдәге урак теләсә нинди очракта да югалтуларга алып киләчәк. Комбайннар эшне бик иртә башлый алмыйлар, чөнки иртәнге чык әле узмаган була, кичке якта 7-8 дән соң эшләүдән дә мәгънә юк. Ләкин без моңаеп утырырга тиеш түгел. Уҗым арпасы бик нык өлгерде. Һаман сузылу югалтуларга алып килергә мөмкин, шуңа күрә аны тиз арада җыеп алырга кирәк, - ди Илдус Габдрахманов.
Уңышның яхшы булуын яңгырлар күп яву белән бәйләп аңлатмакчы булган журналистларга җитәкче: "Дымның эшләгән кешегә генә файдасы булды", - дип аңлатты.

- Сүз дә юк, ике айлык яңгырларның уңышка тәэсире зур булды. 2009 елдан бирле игеннәр кирәкле дәрәҗәдә явым-төшем күргәннәре юк иде. Әлбәттә, быелгы яңгырлар безнең өметләрнең кирәклесен дә, кирәкмәгәнен дә арттырып үтәде. Шулай да, уңышның яхшы булуын явым-төшемнәр белән генә аңлатмас идем. Дөрес, беренчедән, туфракта дым җитәрлек булды, икенчедән, ике тапкырга күбрәк ашлама кертелде, өченчедән, технологияләр елдан-ел камилләшә, дүртенчедән, корткычларга каршы чаралар күбрәк күрелде.

Технологияләр яхшы булган хуҗалыкларда уңыш гектарыннан - 50-60 центнер алына, ә шул ук районның башка хуҗалыгында 20-30 центнер гына. Димәк, дымның эшләгән кешегә генә файдасы булды, - диде.
Шулай да урып-җыю кампаниясендә проблемалар да юк түгел. Шуларның иң катлаулысы - иген ташу машиналары җитмәү.

- Бүген бу иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе, чөнки икмәк күп, урнаштырып та бетерергә кирәк. Бу мәсьәләне хәл итү йөзеннән һәрбер муниципаль районда үз территориясендә булган ташу машиналарын җәлеп итү буенча карарлар кабул ителде. Бездәге мәгълүматлар буенча республикада 2 меңләп машина эшли. Шуңа да карамастан, комбайннарның бункерлары тулып, бушатырга машина килгәнче көтеп тора торган очраклар бар, - диде ул.

Иң күп игелгән мәйданнар Буа (13,4 мең га), Чистай (13), Зәй (12,7), Әлки (11,9), Әлмәт (11), Яңа Чишмә (10,9) районнарында.
Иң күп ашлык Зәй районында суктырылган. Анда - 64,9 тонна.
Лидердар рәтендә шулай ук Сарман (53,8 мең тонна), Буа (51,7) һәм Нурлат (46,1) районнары.

Иң мул уңыш Зәй һәм Сарман районнарында. Анда гектарыннан уртача 51,1 центнер уңыш алына. Нурлат районынында әлеге күрсәткеч - 50, 1 центнер, Тәтештә - 45,1, Актанышта 44 центнер тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading