16+

Бәйрәм фаҗигага әверелмәсен: Казанның кайсы урыннарында пиротехник әйберләрне аттырырга ярый?

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә республикада, шул исәптән Казанда 2018 елның 20 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр янгыннарга каршы үзгә режим кертелә.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә республикада, шул исәптән Казанда 2018 елның 20 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр янгыннарга каршы үзгә режим кертелә.

– Таләпләрне катгыйландыруның максаты – Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгыннарны кисәтү. Казанда 2017 елның 1 декабреннән 2018 елның 31 гыйнвар арасында 155 янгын теркәлде, аларда 6 кешенең гомере өзелде, 18 кеше төрле дәрәҗәдәге тән пешүләре алды. Шушы янгыннар гына да 20 миллион 120 мең сумлык зыян салды, – дип искә төшерде «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов.
Башкалада ел башыннан 614 янгын очрагы булган, 68 кеше коткарып калынган, кызганыч, 33 кеше янгында үлгән.

– Яңа ел бәйрәмнәрендә гаиләләре белән янып үлүчеләр дә бар, – дип дәвам итте сөйләвен Фердинант Тимурханов. – Назарбаев урамындагы 56нчы йортта 2017 елның декабрендә өч кеше янып корбан булды, шуларның берсе 2008 елгы бала иде. Быелның 16 декабрендә Совет районының Мир урамындагы 15а йортта чыккан янгында шулай ук өч кешенең гомере өзелде, аларның берсе – 2017 елгы сабый.

Пиротехник әйберләрне бина, бүлмә, фатир, офис, гомумән, чикле яссылыкта яндырырга, шартлатырга һәм аттырырга катгый рәвештә ярамый. Очкыннар янгын китереп чыгарачак. Урамда төзелеш корылмаларына, транспорт чараларына, кешеләр күп тупланган урыннарга якын урында салют, фейерверк, ракета ату да фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Яңа ел бәйрәмнәренең узганында 8 кеше җитди пешү һәм җәрәхәт алган.
Быелның 20 декабреннән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр пиротехник продукцияне сату урыннарын, корылмаларның, шулай ук балалар күпләп тупланган биналарның янгын куркынычсызлыгы торышын ачыклау буенча рейдлар үткәрелә.

Казанда пиротехник әйберләрне аттыру рөхсәт ителгән урыннар

Идел буе районында – Каенлыкта Сабантуй мәйданы янындагы автомобильләр куеп тору мәйданчыгы;


Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Казансу елгасы яр буе (Чуйков урамы белән Гаврилов урамы кисешкән җирдә);

Киров дамбасының яр буе;

Совет районында – Нәҗиб Җиһанов урамы белән Сабир Әхтәмов урамы кисешкән урын (Казан ипподромы артында).

Пиротехника аттыру өчен махсус оештырылган бу мәйданчыкларда медицина хезмәткәрләре белән янгын сүндерүчеләр дежур тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading