Шәһри Казан

Өч кеше булса – базар, җидәү булса – ярминкә («Казан» агросәнәгать паркында күргәннәрем)

Атнаның җиденче көнен якшәмбе диючеләргә караганда, базар көн дип атаучылар күбрәктер. Базарга бөтенләй юлны белмәүчеләр өчен дә бу көн базар көн булып кала бирә. Мин үзем дә базарга сирәк баручылар рәтеннән, әллә нидә бер генә Үзәк һәм Мәскәү районы базарларында булганым бар, тик андагы атмоcфера миңа бик ошап җитми. Бигрәк...

Реклама

Сукмагы кайдан?
Җәяүлеләр автобус яки трамвай белән Фәйзи тукталышына хәтле килсәләр, аннан инде таш түшәлгән юлдан 200-300 метр гына тәпилисе кала. Метро тирәсендә яшәүчеләргә тагын да уңай: Җиңү проспекты тукталышыннан бушлай автобуслар һәр егерме минут саен йөреп тора. Кайтыр уңайда да аларга утырып китә аласыз.
Ә инде машина белән кайсы гына юнәлештән килсәгез дә, стоянкага хәтле каршылыксыз узып була, юл кырында күрсәткечләр дә куелган, адашып йөрмәссез, мөгаен. Бару-кайту мәсьәләсендә танышларым белән дә сүз куертып алдык. «Ерак, уңайсыз», - дигән фикерләр дә әйтелде. Миңа калса, бу иң элек яңалыкка сагаеп карау гынадыр. Агросәнәгать паркын уңайсыз урында дип әйтеп булмый, шәһәр читенә чыгасы юк, ул - утрау кебек, дүрт ягыннан килеп керсәң дә була. Шул үзәк базарга да машина белән ничек килеп туктап, ничек итеп чыгып китәргә белмисең.
Сәгать төзәтәбез
Түрә-кара килгәндә, бар да тәртип, шуңа күрә паркны гадәти бер көнне дә барып карарга булдым. Шимбә-якшәмбе җидедән, калган көннәрне сигездән җидегә хәтле эшли, диелгән. Сәгать теле сигезгә якынлаша башлаган саен, бер ишеккә, бер сәгатькә карыйм, вакытында ачарлармы? Ачтылар. Нәкъ сигездә, берничә «өлгергә» ияреп, залга уздым. Кибетчеләр, сатучылар килгәләгәннәр, ләкин күбесе юк иде әле. Алар килеп урнаша торганчы, бинаның үтә кирәкле бүлмәләре белән таныштым. Сер түгел: базар тирәсендәге бәдрәфләргә кереп чыгарга үзенә бер батырлык кирәк, әле анысы да акчага. Биредә бу яктан тәртип, чисталык, түлисе дә юк.
Иң гаҗәбе - кафе да иртәдән эшли башлый икән. Чәйләп алыйм дигән кешегә камыр ризыкларын да, башкасын да инде пешереп өлгерткәннәр. Бәяләр бик арзан, көн саен шушында туклансаң да, кесәгә сугарлык түгел дип карадым.
Ул арада кибетләрнең дә шактые ачылды. Токмач, ярма, кәнфит, перәннек сатучы нокталар да шактый, ләкин алар соңрак килә булып чыкты. Ә менә ит һәм яшелчә сатучы рәтләрдә иртәдән үк җанлылык сизелә. Тагын шунысын да өстим: әллә мин барган көнне генә шулай туры килде, радиоалгычлардан татарча җыр яңгырап тора иде.
Сәүдә итәбез...
Бер сатучы-фермер Әлкидән хәтле сөт алып килеп җиткергән. Кисәк кенә артык сорау биреп шикләндердемме, сөт сатучы ханым исемен әйтәсе итмәде. «Мин үзем бирегә атнага 2-3 тапкыр киләм», - диде ул. «Иртә таңнан - сәгать өчтә торып, сыерларны, кәҗәләрне савам да, сөтне тутырып, машинама утырып юлга кузгалам. Чыгып кына киттем түгел бит әле, ирем йорттагысын карап кала. Сыерларны, кәҗәләрне күп асрыйбыз. Белгән кешеләр көтеп торалар, сыер сөтен хәзер алып бетерәчәкләр, кәҗә сөте берәр шешә калса да борчылмыйм, ул тиз генә бозылмый. Бүген булмаса, иртәгә алып китәрләр. Янымда торучы иптәшләрем, үзем булмасам да, акчасын алып биреп җибәрәләр. Кәҗә сөтен күпчелек балаларга алалар, кайсылары сөт эчми, андыйларга, әниләре үтенече белән, кәҗә сөтеннән сыр ясап киләм. Эремчек тә тиз китә. Кем нәрсә сорый инде, шул ризыкны әзерләп алып киләм, ышанычлы, белгән кеше дип алалар. Барысы да хезмәт инде. Сүз дә юк, тырышырга, эшләргә кирәк. Ә башкача ничек, шуңа күрә зарланмыйм».
«Килегез, кил! Хәләл казылыклардан авыз итегез», - дигән чакыруны кабул итеп, алгарак атлыйм. Әлфия ханым данлыклы Самара өлкәсенең Гали авылыннан китерелгән казылыклар сата икән. «Мин килүчеләргә авыз итеп карарга бирәм. Күргәннәре, ишеткәннәре булмаса, каян белсеннәр алар безнең казылыкларның тәмен, сыйфатын. Менә тәмен тоеп карагач, эш бөтенләй башка. Ачылган чорда ук кеше булмый инде ул, ә хәзер үзебезнең сатып алучыларыбыз бар һәм аларның саны артып бара. Берәүләр, килгән саен, казылыкның яңа төрен алып китсә, икенчеләре, үзләре яраткан төрдәгесен эзләп, махсус килә». Әлфия ханым мине дә сыйлады да әсир дә итте. Мондый кибетчесе булган хуҗа уңа инде, әлбәттә. Ачык йөз, ризыкны чамасын белеп, җаен китереп кенә мактап тәкъдим итү... Базарның, ярминкәнең үзгәлеге шушында инде. Сатучы белән алучы гәпләшә-аралаша, бәя мәсьәләсендә дә сүз куертып алырга мөмкин.
Казылыктан үзем яратмаган ит рәтләре дә ерак түгел. Ни хикмәт, борынга сарылырлык ис тоймадым. Ит сатканны карап тору үзе бер хикмәт. Укуларыннан бушаган арада, ит сатучы студент кызлар ит сатуның серен дә төшендерергә өлгерделәр. «Без инде инандык: Казан халкы аш, шулпа ашамый икән, гел сөяксез ит кенә кирәк, ә бәясе очсыз булсын. Сайлап алу мөмкинлеге булган саен, күбрәк сайланалар». Кызлар Балтачтан булып чыктылар. «Балтач итен бик нык яраталар, безне махсус эзләп киләләр», - ди алар.
Эшне эшсезлек белән бутасаң, күңелле тамаша килеп чыга, ди халык, ярминкәләрне күз алдында тотып. Минем белән дә нәкъ шулай булып чыкты. Аз гына арада да кәефем күтәрелде: моннан теләмичә генә чыгып, һичшиксез киләм дигән теләк белән, кайтыр юлга кузгалдым. Инде сез дә барып карагыз, фикерләрне безгә дә җиткерерсез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: