Кама Тамагы районының Бәки авылында күп дигәндә өч урам бар. Өч урамга алты йорт. Аның икесендә ялгыз карчыклар - Сәрия апа белән Кафия апа яши. Алары да кышларга авылдан китәләр. Каршыдагы телсез Раил абыйны исәпкә алмаганда, Бәкидә өч ишле гаилә гомер кичерә.
Әле 2006 елда гына унберләп хуҗалык исәпләнгән биредә. «Кинәт бетте авыл», - ди бәкилеләр. Колхоз таркалгач, эш урыннары беткән, кешеләр күченеп киткәннәр. Туучылар саны кимегән. Үлүчеләр арткан. «Бер елда гына унлап кешене җирләдек», - дип искә ала авыл халкы.
Җәен авыл җанлана
Гадәттә, авылларга килеп керсәң, көндезләрен дә кеше эзләп гаҗиз буласың. Тып-тын, урамнар «йоклаган». Ни хикмәт, без килгәндә, Бәки җанланган иде. Әнә зиратка, туганнары каберен күрергә диптер инде, бер төркем китте, егетләр капка төбендә машиналары янында чуала, кемдер ишегалды себерә, кышка утын әзерли, ялга гына кайткан күршеләр нигезгә үскән кычытканнарны чаба... Кафия апаларның да өе тулы кеше иде. Балалары кайткан: район үзәгендә яшәүче Гөлшаты, Казаннан Фәниясе, оныклары Ләйсән, Альбина... «Җәй көне рәхәт, матур бездә, авыл җанлана. Кунаклар да күп килә», - дип каршы алды безне Кафия апа. Керүгә самавырын да куеп җибәрде, кызлары камыр ризыгы пешерергә әзерләнәләр иде, чын авыл мичендә. Бәкигә газ кермәгән, өйләрне утын ягып җылыталар, аш-суга газ баллоныннан файдаланалар.
Элек базарлары белән дан тоткан авылда бүген бер кибет тә юк. Дөрес, җәйләрен юл булганда шәхси кибетчеләр килеп саткалый. «Запас туплап куябыз инде, кирәк-яракны балалар алып кайта, булмаганда ипиен, коймагын мичтә үзебез пешерәбез», - ди Кафия апа.
Мулласыз авыл
Кафия апа Батыршина күршедәге Бишалаб авылы кызы. Бәкигә Галихан абыйга кияүгә чыккан. 80 яшенә якынлашса да, әңгәмәдәшем яшьлек елларын яхшы хәтерли. Тулы гаилә булып озак яшәргә насыйп булмый аларга. Кырык яшен дә тутырмыйча ире кинәт үлеп китә. Кафия апа зур авырлыклар белән алты баласын аякка бастыра. Пенсиягә кадәр фермада дуңгызлар карый. Хәзер инде ферма да, дуңгызлар да, хәтта ул якка юл да юк.
ХIХ гасыр урталарында Бәкинең муллалары тирә-якта танылган булган. Әйтик, Габденасыйр мулланың кызы Бибифатыйма Шиһабетдин Мәрҗанинең хатыны буларак билгеле.1929 елда мәчет ябылган, соңрак манарасы да киселгән. Бүген авылда изге йорт та, мулла да юк. Үлем-китем була калса, мәетне соңгы юлга озатырга дин әһелен күрше авылдан чакырталар.
Авылда төп су чыганагы - чишмә. Аны Фәим абый карап, чистартып тора. Былтыр район хакимияте ярдәме белән чишмәдән торбалар сузып, йортларга су керткәннәр. «Элек суга авыл башындагы чишмәгә йөри идек. Кышларын инештә бәке тишеп су алып кайткан чаклар булды. Хәзер, шөкер, суга аптырамыйбыз. Узган кыш, Алланың рәхмәте, чишмәбез катмады», - ди Кафия апа.
Юллар, әй юллар...
Күп авылларны борчыган мәсьәлә - начар юллар. Бәкилеләрне дә читләтеп үтмәгән бу проблема. «Нәкъ менә юл булмау аркасында бетә дә инде авыл», - ди кайберәүләр. Кышкы бураннарда, пычракларда үлем-китем булмаса ярар иде, дип котлары очып тора аларның. Чөнки зират белән авылны елга аерып тора. Аның аша чыга торган күпер бик начар хәлдә. Мин дә барып күрдем ул урынны. Яз саен ташу вакытында 2 метрга 10 метр чамасы күпер йөзеп китә икән. Нәтиҗәдә, зиратка юл ябыла. Авылда асфальт булмагач, транспорт йөри алмый. Шул чакта кибет тә юк, 8-10 чакрым ераклыктагы авылга барып укучыларга да авырга туры килә, пенсия китерүче хат ташучы да, күрше саладагы шәфкать туташы да тоткарлана... Юл мәсьәләсе буенча Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесе Илдар Феликсовичка да мөрәҗәгать иттек. «2013 елда юлларны төзекләндерү программасына быел ничек тә кертергә тырышачакбыз Бәкине. Ләкин бу бездән генә тормый. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына язабыз. Алардан уңай җавап килсә генә, юллар салыначак дигән сүз. Бу авылның зурлыгыннан, анда күпме кеше, кемнәр яшәгәнлегеннән чыгып хәл ителә», - диде И.Рамазанов.
Чабыр тауда
Бәки белән күрше Келәнче авыллары арасында Чабыр тау бар. Биредә сугышка кадәр Чабыр бәйрәме уздырылган дип сөйлиләр. Чабыр - Сабантуй кебегрәк бәйрәм. Анда ат кәмите дә булган ди. Кафия апа авылдагы бәйрәмнәрне сагынып искә ала. Чабыр тау белән бәйле күп кенә кызыклы, серле хәлләр дә ишетелгәли. Келәнче авылында туып үскән Гөлчирә апа Ибәтуллина сөйләвенчә, Чабырлы тау астында үлән чапканда гаҗәп хәлгә юлыккан ул. «Кыл өйлә вакыты. Шулай ныклап чалгы белән кизәнүем булды, күзем җигелгән ат белән арба өстенә дилбегә тотып баскан бер кешегә төште. Аты да башын чайкап салмак кына атлап килә. Ат юлы да юк, бу нәрсә инде дип, хәйран калып башым күтәреп карадым, һушым китте. Ат белән арбалы кешедән җилләр искән. Кайчандыр бик күп еллар элек җир өчен низаг чыккан булган. Бәлки, шуларның рухлары йөргәндер, диде әбиләр», - ди Гөлчирә апа.
Бәки помидорлары иң тәмлесе...
Ничек кенә булмасын, авылдан күченәсе килми монда яшәүчеләрнең. «Тавыкларым бар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәм. Йомышка Салихҗан улым янымда, күрше йортта гаиләсе белән тора. Телевизор күрсәтә, телефон бар. Ходай исәнлек, тынычлыктан аермасын. Беркая да китмибез», - ди Кафия апа, үзе үстергән помидорларны пакетка тутыра-тутыра. «Авыз итеп карагыз әле, Бәки помидорлары бигрәк тәмле, чишмә суы сибеп үстерелгән»...
Бәки урамнары озак күз адымнан китмәде. Әнә шундый яшәү шартлары шәптән булмаган кечкенә генә авылда да үзеңне бәхетле тоеп яшәргә була икән ләбаса. Моның өчен курыкмаска, тырышырга, шөкер итәргә һәм туып үскән нигезеңне чын-чынлап яратырга кирәктер, мөгаен...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар