16+

Чаба поезд, чаба... Казанга кереп тә Тормый

Карлар эреп бетеп, җир чыгуга, авыл халкы гына түгел, шәһәрлеләр дә үзләренең бакчаларына агыла. Барлык бакчачылар өчен дә «урак өсте» башлана. Зур-зур рюкзакларын күтәргән абый-апалар тизрәк электричкаларга ашыга. Әмма быел аларны «сюрприз» көтеп тора.

Чаба поезд, чаба... Казанга кереп тә Тормый

Карлар эреп бетеп, җир чыгуга, авыл халкы гына түгел, шәһәрлеләр дә үзләренең бакчаларына агыла. Барлык бакчачылар өчен дә «урак өсте» башлана. Зур-зур рюкзакларын күтәргән абый-апалар тизрәк электричкаларга ашыга. Әмма быел аларны «сюрприз» көтеп тора.

«Вахитов» һәм «Әмәт» станцияләре арасында поездлар 17 июньгә кадәр йөрмәячәк. Әлеге чикләү Әмәт магистрале белән Даурия урамы киселешендә транспорт чишелеше төзелү белән бәйле. Билгеле, бу күпләргә уңайсызлык тудырачак. Шуңа да инде Казанда электричкаларны яңа автобуслар алмаштыра. Башкалада 210 нчы яңа маршрут автобусы җибәрелде инде. Ул Вахитов мәйданыннан Дәрвишләр бистәсенә кадәр юнәләчәк. Кешеләргә уңайлы булсын өчен, автобуслар иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә йөриячәк.
Төзелешләр бару сәбәпле, транзит поездлары да Казанны урап уза. «Казан» станциясе Әмәт бистәсендә юлларның сүтелгән булуы аркасында эшләмәсә, Восстаниедәге «Казан-2» станциясе дә поездларны кабул итәргә әзер түгел. Ә уңайсызлыклар сизелерлек үк: әйтик, «Нижневартовск - Мәскәү» поездына утыру өчен, пассажирлар «Юдино» станциясенә кадәр барырга тиеш. Әлеге станциягә кадәр һәм аннан электричкаларга яки автобуска утырып барырга һәм кайтырга була, билгеле, ләкин болар барысы да пассажирлар өчен өстәмә мәшәкать тудыра. Әлеге уңайсызлыклар май ахырларына кадәр булачак дип фаразлана.
Сүз уңаеннан, җәйге каникуллар алдыннан Горький тимер юлының Казан өлешендә балалар имгәнүен кисәтү айлыгы игълан ителде. Узган елны Горький тимер юлының Казан өлеше биләмәсендә тимер юлларда һәм станция аралыкларында биш бала һәм үсмер зыян күргән, шуларның дүртесе һәлак булган. 2012 ел башында каты җәрәхәтләр алуның бер очрагы теркәлгән. Һәлакәтләрнең күбесе тимер юл аша рөхсәт ителмәгән урыннан чыгу белән бәйле. Шул сәбәпле, укучыларга тимер юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату эшләре алып барыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading