Авыл дигәч, тузан туздырып, мөгри-мөгри көтүдән кайтучы сөтлебикәләре, ишегалдының ямь-яшел чирәмендә сары йомгак булып сибелешкән чебиләре, каз бәпкәләре күз алдына килеп баса.
Дөрес, көтүгә дә, хәтфә үләнгә дә бераз иртәрәк әле. Ләкин җылы сарае, уңай шартлары булганнар инде чеби алу хәстәрен күрә башлаганнар. «Иртәрәк аласың икән, акча да бераз янга кала. Үзең үстергән кош-корт итеннән дә яхшысы юк», – дигән фикердә торучылар да, «Кечкенә чеби алып үстереп мәшәкатьләнгәнче, бераз үскән, каурый-канат чыгарган бройлер чебиләрен алу уңайрак», – дип уйлаучылар да бар.
Чеби сезоны апрельдә башлана
Питрәч районының Шихазда авылында яшәүче, чебиләр алып кайтып сатучы, бройлер, күркәләр үстерүче, белгечлеге буенча мал табибы булган Зөлфия Шәйхелисламова «ШК» хәбәрчесенә сөйләвенчә, халык хәзер чебиләрне ел дәвамында алып үстерә икән. Дөрес, чеби, каз, үрдәк бәпкәләре алу сезоны апрельдән башлап июньгә кадәр дәвам итә.
– Хәзерге вакытта фермерлар күп килә. 500-1000гә кадәр кош-корт алып китәләр.Үстерер өчен җылы сарайлары булган халык та үзенә дип сатып ала. Гыйнварда чебигә – ике, февральдә өч тапкыр бардым. Мартта да атна саен килеп алучылар бар. Дөрес, күпчелек халык бераз үскәнне, бер айлыкны сатып ала, ләкин берничә тәүлеклекне дә алып китүчеләр бар. Кеше акчасына, мөмкинлегенә, үстерү шартларына карый инде, – ди ул.
Зөлфия Шәйхелисламова әйткән киңәшләр буенча, чебиләрне беренче өч тәүлектә 30 градус җылы булган бинада тоту мөһим. Аннан соң температураны акрынлап киметергә кирәк була.
– Бер тәүлеклек кошларны кешеләргә биреп җибәргәнче беренче өч көндә антибиотик эчерелә. Эре кош фабрикаларында барлык кош-кортларга да вакцина ясыйлар. Шулай итеп без инфекцияләргә каршы көрәшәбез. Шуннан соң, эчәклек микрофлорасын яхшырту өчен, биш-җиде көн пробиотик эчертәбез. Шуңа күрә чеби саткан кешедән: «Антибиотик эчердегезме?» – дип сорасагыз яхшы. Шуннан соң витаминнар бирәбез, ләкин монда да бер нәрсәне онытырга ярамый: бер флаконда аминокислоталар да, витаминнар да (ун төрле булса, тагын да әйбәт) булуы шарт. Шулай булганда, аның нәтиҗәсе күпкә яхшырак. Ике атнадан соң кабаттан, профилактика максатларыннан, антибиотик бирәбез. Бу – яңа ояда инфекция эләктермәс һәм иммунитетларын ныгытыр өчен кирәк. Кечкенә чебиләр арзанрак булса да, үстерү, тәрбияләүнең мәшәкате күбрәк. Алар бала тудыру йортыннан чыккан сабый шикелле. Шуңа күрә чебешләргә зур игътибар һәм тәрбия кирәк. Чисталык, тәмле ризык, вентиляция, температура шартлары үтәлергә тиеш. Кош-корт торган урында һава яхшы йөрергә тиеш. Бина эче җылы булсын. Бройлер чебиләрен, мәсәлән, артык иркен мәйданда тотарга кирәкми. Алар бер квадрат метрда 13 сәгать утырырга тиеш. Ашап-эчәргә, бераз селкенергә урын булса, аңа шул җиткән. Кош-кортларны исән-сау үстереп җиткерү өчен бары тик сыналган кешедән генә алырга киңәш итәм, – ди ветеринар.
Зөлфия ханым кош-кортларның туклануына да зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, зур комбиазык заводларыныкы яхшылардан санала.
– Хәзерге вакытта Богданович, Глазовский һәм Самараның тавык (куриный) тулы рационлы комбиазыклары иң яхшылары санала. Башка төрлеләрне киңәш итмәс идем. Комбиазык сыйфатлы булырга тиеш. Кайбер кешеләр солы, бодай кушылган катнашманы да комбиазык дип атый. Бу дөрес түгел. Аның составында төрле микроэлементлар, үсемлек майлары да булырга тиеш. Һәр үсеш чорының үз рационы бар. Моннан тыш, кош-корт алдында һәрвакыт азык белән су торырга тиеш. Мин һәрвакыт үз сатып алучыларыма: «Әгәр сез аны чиста урында тотмасагыз, яхшы ашатмасагыз, алтын чебине дә һәлак итәргә була», – дип әйтәм, – ди ул.
Зөлфия апа сүзләренә караганда, халык аңардан инкубация өчен дә йомырка сатып ала.
– Хәзер авыл халкының күпчелеге үзләрендә инкубаторлар булдырырга омтыла. Ә йомыркаларын миннән килеп алалар, – ди ул.
«Чеби үстерү – хобби»
Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Фәридә Шәвәлиева исә күпләп кош-корт сатып алып үстерә.
– Үзебез өчен генә дип башлаган эш инде бу безнең, – ди ул. – Барысы да өй салганда башланды. Чыгым күп иде. Файдасы булсын дип, тугыз баш үгез алып үстердек. Акчасы бергә булсын дип, аларның барысын да берьюлы суя торган идек. Аннан соң өй салынды, ит бәяләре төште, көнозын эштә булгач, терлекләрне карау да мәшәкатьлерәк була башлады. Мөгезле эре терлекне башка алмадык, ләкин бер эшкә өйрәнгәч тик кенә торасы килми икән. 2009 елда бер тәүлеклек 30 баш каз бәпкәсе алдык. Нәфес үскәч, баш саннары ел саен арта башлады. 2010 елда 50 баш каз үстердек. Аннан соң каз саннары арта торды, аларга тагын күркә, үрдәкләр өстәлде. 2015 елда 500 чебеш алсак, узган ел 3200 кошка кадәр җитте. Чебешләрне төрле җирләрдән 200ләп алабыз. Узган ел кош-корт үстерү файдалы булмады. Ашлык бик кыйммәт булгач, үз-үзен генә каплады. Аның каравы ит сатып алмыйбыз. Үзебезнекен ашыйбыз.
Фәридә Шәвәлиева әйтүенчә, алар бер көнлек чебешләрне апрельдә сатып ала. Тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәләр.
– Үгезләр үстерми башлагач, печән тезмәсе бушады. Аны поликарбонат белән җылытып, аяклы читлекләр ясадык, лампочка белән җылытабыз. 20 көнгә кадәр тамчылап су бирәбез. Башта читлеккә 50 баш чебешне урнаштырабыз. Бер айдан соң аска, сарайларга төшерәбез. Кыскасы, гел шулай «йөри» торалар. Башта – өстәге читлектә, аннан соң – астагы сарайда. Дөрес, утка чыгым шактый китә. Ай саен 5 мең сум түлибез. Алты айга 30 мең сум дигән сүз. Ләкин без эшебезне артык катлауландырмыйбыз. Җиңел, уңайлы булсын дип тырышабыз. Чебешләр үстерүне авыр хезмәт итеп түгел, ә хобби буларак кабул итәбез. Үскәч урнаштыру, чистартуда да, сатуда да авырлык булганы юк. Туганнарым, дусларым булыша. Сатып алучылар да гел бер кешеләр. Алдан ук белешеп куялар да көтеп торып алып бетерәләр, – ди ул.
Ә сез чебешләрне ничек тәрбиялисез?
Гөлүсә Кәбирова, Яшел Үзән:
– Без яшь чебиләрне апрельдә генә алабыз әле. Аларга беренче вакытта кычыткан ашатсаң яхшы. Аның суын да эчертәм. Әгәр кычытканны кайнар су белән пешекләп бирсәң, аларга витамин була. Чебиләргә генә түгел, тавыкларга да файдасы зур. Аннан соң кышка кергәндә күп итеп нәкъ мунча себеркесе зурлыгында кычыткан себеркесе бәйлим. Шуларны тавыкларга ашатасың икән, йомыркаларының кабыкларын кыш буе ашамыйлар. Болардан тыш, яшь кош-кортларга эремчек тә файдалы, чөнки анда кальций күп.
Гадел Мөликов, Апас районы:
– Мин чебешләрне инкубатордан чыгарам. Инкубаторга урнаштырганнан соң, 21 көннән чеби чыга. Йомыркаларны да алдан әзерлим. Моның өчен тавыкларымны берәр ай алдан яхшылап ашатам. Сары балчык, акбур, агач күмере көле дә, пешкән бодай һәм арпа, тоз белән бәрәңге пешереп ашату да яхшы. Пешереп биргән җимне аеруча яраталар, аннан соң андый сыйның файдасы да шундук сизелә – йомыркалары зуррак була башлый. Әгәр анасын яхшылап ашатмасаң, нинди генә матур йомырка булса да, аннан чеби чыкмый. Чыкса да, озак яшәми.
Аннан соң, тавыкларга ашату өчен дип, язга йомырка кабыгы җыябыз. Йомыркадан чеби чыгарырга уйлагансың икән, әтәчне ел саен алыштырырга кирәк. Кан алыштыру өчен эшләнә бу эш. Әгәр шулай эшләмәсәң, булачак чебиләреңнең йомыркалары вагаячак.
Зәлифә Мостафина, Азнакай районы:
– Безнең авылда беркем дә бер көнлек чебешләр сатып алмый. Апрель, май айларында бер айлыкларны алып килеп сатучылардан сатып алабыз. Бройлер чебиләрен – алданрак, ә каз, үрдәк бәпкәләрен соңрак алабыз. Элеккеге елларда февральдә үк алып, өйдә үстердек. Алар өчен махсус урын булдыра торган идек. Бик мәшәкатьле иде, әлбәттә. Чебинең исе дә өйгә тарала, үлгәннәре дә күп була торган иде. Хәзер алай мәшәкатьләнмибез инде. Зурларны сатып алгач, карап үстерү, тәрбияләү дә күпкә уңайрак.
Киңәш итеп
Әтәчне тавыктан ничек аерырга?
Бер тәүлеклек чебиләрнең кайсы әтәч, ә кайсы тавык икәнен аягыннан эләктереп күтәреп карап белеп була икән. Тавык булса – башын аска яшерә, әтәч булса, киресенчә, өскә күтәрә.
Анна Арахамия фотолары
Комментарийлар