16+

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый?

Конфедерацияләр Кубогы вакытында селфи-таякчыгы тылган иде. ФИФА селфи яратучыларны кызганган булса кирәк, чемпионат вакытында стадионга аның белән керергә рөхсәт иткән.

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый?

Конфедерацияләр Кубогы вакытында селфи-таякчыгы тылган иде. ФИФА селфи яратучыларны кызганган булса кирәк, чемпионат вакытында стадионга аның белән керергә рөхсәт иткән.

Йорт хайваннары
Этегез, йә мәчегез үлеп футбол яратса да, Дөнья чемпионатын алар телевизор аша гына карарга мәҗбүр. ФИФА мөмкинлекләре чикле кешеләргә генә ташлама ясаган. Күзләре күрмәүчеләр этләре белән стадионга керә ала. (Эт өчен билел сатып алу кирәкми!) Дүрт аяклы дустының барлык кирәкле прививкалары ясалган булырга тиеш.
Кулчатыр (зонт)
Быелгы җәйнең тотнаксызлыгы, теләсә кайсы вакытта орып яңгыр явырга мөмкин булуына артык эче пошмый ФИФАның. VIPлар кулчатыр белән йөрсә дә, гади халыкка аны стадионга алып керергә ярамый. ФИФА таләпләре буенча таяк формасындагы зур кулчатыр гына тыелган дип язылган. Ләкин Конфедерацияләр Кубогы вакытында ШК журналистына кечкенә кулчатырын да саклау камерасында калдырырга туры килгән иде. Шуңа да капюшонлы куртка гына кисәгез проблемаларыгыз азрак булачак.  
Термос, фляга
“Казан Арена” стадионында салкын булырга мөмкин! Җәйнен нинди икәнен үзегез күреп торасыз! Термоска салынган кайнар чәй дә җылытмыячак! Чөнки ярамый! Шуңа да “ШК” сезгә җылы киенеп килергә куша. Ни дисәң дә, җылы сөяк сындырмый! 
Корал
Бер акыллы кеше дә футбол карарга мылтык тотып бармый инде. Шулай да кисәтеп куйсак яхшырак. Пычак, концеляр пычагы, кайчы, лезвие, газ баллончыгы да ФИФА өчен корал санала!
Дарулар
Матчка күп итеп дару алырга ярамый. Инде 90 минут дәвамында даруларсыз тора алмыйсыз икән, үз савытында булган бер кап дару алырга мөмкин. Әйтик, асма белән интегүчеләр стадионга ингаляцияләрен алып керерә ала. Бу очракта табиб белешмәсе булса яхшырак.
Экстремистик, реклама материаллары
ФИФА реклама белән үзе күп акча эшли. Аның кесәсенә керсәгез, яратмаячак! Акчагызны урласалар, сез дә ошатмас идегез! 
Зур сумкалар
Әгәр дә сез Чемпионатка башка шәһәрдән киләсез икән, 75 сантиметрдан да зуррак булган букчаларыгызны алдан ук кунаханәдә калдырыгыз. Стадионга багаж белән кертмиячәкләр.
Велосипед, скейт, самокатлар
Футбол җанатары соңгы миляны ничек тә үз аяклары белән атлап барырга тиеш булачаклар. Искәрмәне мөмкинлекләре чикле кешеләргә генә ясыячаклар. 
Су һәм ашамлыклар

Яраткан командаң өчен җан атып тамак ачарга мөмкин, ә стадионда сатылган ризык шактый кыйммәткә төшә. Шулай да ФИФА ризык һәм су белән стадиога кертми. Бу да бит җанатарлардан акча сыгу ысулы. Күрәсең, билет сатып кына баеп булмый! 
Дудка, вувузеллар, музыка уен кораллары тыелган!
2010 елда ЮАРда узган Дөнья чемпионатыннан соң җанатарларга стадионда артык тавыш чыгырырга ярамый. 
Профессиональ фотоаппарат, видеокамералар бары тик аккредитация узган журналистлар өчен генә!
Инстаграм, ВКонтакте кебек социаль челтәрләр аша да матчны туры элемтәгә төшерергә ярамый. Бу эш хәтта журналистларга да тыелган! Тотсалар, штрафлар бик зур! Стадионда селфи ясарга, матч барышын телефон белән фотога төшерергә ярый. 
Байраклар, банерлар
Дөресен генә әйткәндә, аларны алып керергә ярый. Ләкин зурлыгы 2x1,5 метрдан артмаска тиеш. 
Кызлар колагына!
Һәрвакыт матур буласы килсә дә, кызларга сумкаларында артык бизәнгеч әйберләре йөртмәскә киңәш итәбез. Тырнак буей торган лаклар, пилка, көзге кебек куркыныч “коралларны” стадионга кергәндә үк тартып алачаклар. Хушбуйларны да өйдә калдырырга туры киләчәк.   

фото - actual.today

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading