16+

Чемпионнарга – iPad

2013 елның апрелендә республика халкына 2,5 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталларында 213 мең яңа шәхси кабинет булдырылып, аларның гомуми саны 550 меңгә җиткән. Рекордлы саннарны җыеп, Россия буенча алгы рәтләргә чыгарга Татарстанга мәктәп укучылары ярдәм итте.

Июньнең беренче көнендә Казанда «IT-Чемпион» конкурсының I этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйге бу елның март аенда игълан ителгән иде. Укучылар өлкәннәргә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталларында теркәлергә ярдәм итү буенча ярыштылар. «Иң актив укучы» номинациясендә калганнардан өстенрәк булган 153 IT-чемпионга iPad тапшырылды.«Бәйгенең идеясе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановта туды. Бездә укучылардан да активрак катлау юк. Алар электрон хезмәт күрсәтүдән файдалануга әти-әниләрен һәм туганнарын да җәлеп итә алачак, дигән иде ул», - дип, Премьер-министр Илдар Халиков Президентның сүзләрен искә төшереп үтте.
Бу этапта җиңә алмаганнар икенче һәм өченче этапларда янә бәхетләрен сынап карый алачак. Конкурс 2013 елның азагына кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading