16+

Чир – гадәткә, гадәт чиргә әвереләме?

Матур килде бу ел. Аның Мәдәният елы булуы гына да йөрәккә сары май булып ятты кебек - болай да мәдәни мохиткә, матурлыкка сизгер Казанның ниндидер башка киңлеккә чыгуы гына да ни тора бит?! Аллага шөкер анысы, елның исеменә карап кына мәдәни тормыштан ерак яшәмәдек кебек - театрларыбыз гөрләп тора, милли-мәдәни...

Чир – гадәткә, гадәт чиргә әвереләме?

Матур килде бу ел. Аның Мәдәният елы булуы гына да йөрәккә сары май булып ятты кебек - болай да мәдәни мохиткә, матурлыкка сизгер Казанның ниндидер башка киңлеккә чыгуы гына да ни тора бит?! Аллага шөкер анысы, елның исеменә карап кына мәдәни тормыштан ерак яшәмәдек кебек - театрларыбыз гөрләп тора, милли-мәдәни...

Матур килде бу ел. Аның Мәдәният елы булуы гына да йөрәккә сары май булып ятты кебек - болай да мәдәни мохиткә, матурлыкка сизгер Казанның ниндидер башка киңлеккә чыгуы гына да ни тора бит?!
Аллага шөкер анысы, елның исеменә карап кына мәдәни тормыштан ерак яшәмәдек кебек - театрларыбыз гөрләп тора, милли-мәдәни аралашу өзелми, яңарыш-яңалыкларыбыз да шактый. Кайчандыр бу якка борылып та карамаган дөньякүләм танылган данлыклы шәхесләр, Казанга килеп, концерт-тамаша куя, көн-таң атса, җаның кайсын тели - шуның концертына барып, бихуш булып кайта аласың... Әнә быел гына да Пласидо Доминго һәм татар кызы Аида Гарифуллина, Анна Нетребколар Казан тамашачысын сөендереп китәргә өлгерде. Моннан тыш, Казанның үзенең дә мәдәни тормышы бер урында таптанмый кебек.
Менә «Китап-фест» дигән зур фестиваль тәмамланырга өлгермәде, инде тагын берсе борын төртергә тора. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, «Әдәби ишегалды» («Литературные дворики») дигән проект кысаларында, башкала халкы үз районында танылган шәхесләр белән күзгә-күз очрашу бәхетенә ия булачак. Татарчасы болайрак: атна саен нинди булса районның билгеле бер йорт ишегалдын сайлап алып, чакырылган язучы, шагыйрь-шагыйрәләр, актерлар җыелган халык каршында чыгыш ясый, сорауларга җавап бирәчәк икән.
- Дөньякүләм тренд шундый - мәдәният һәм сәнгать, театр һәм музей кысаларында гына калмыйча, урам фестивальләренә күчә килә. Без дә велосипед уйлап табарга җыенмыйбыз - Казан да башкаларга иярергә тели, - дип белдерде Илсур Метшин.
Әлеге проект инде иртәгә беренче чирканчыгын да алырга җыена икән - Яңа Савин районында Россиянең халык артисты Константин Хабенский һәм аның Казандагы мәктәп-студия укучылары катнашында очрашу көтелә. Атна саен узачак әлеге чараның кайда һәм кемнәр катнашында үтүе турында шәһәр мэриясе порталында белеп булачак.
Чир китә, гадәт китми, ди - әлеге башлангыч гадәткә әверелгәнче бераз вакыт узар, мөгаен. Әмма начар башлангыч түгел бит? Синең ишегалдыңа телевидение яисә театрда гына күреп була торган йолдыз, шигырьләре күңелгә кереп оялаган шагыйрь килсен әле!..
Зифа Кадыйрова, язучы: «Мин андый очрашуларга уңай мөнәсәбәттә. Үзем дә, биш ай эчендә 22 очрашуда катнашкан кеше буларак, иҗатчы өчен аны яхшы этәргеч дип саныйм. Хәзер бит андый очрашуларга артык дикъкать бирергә яратмыйлар, әмма иҗатның һәрбер төре аңа мохтаҗ дип уйлыйм. Китапларымны да очрашулар аша тәкъдим итәргә яраталар, мин әлеге очрашулардан: «Карале, кеше минем иҗатымны көтеп ала икән, ялкауланырга ярамый», - дип кайтам».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading