16+

Чираттагы ялга китү тәртибенә үзгәрешләр кертелә

Россия гражданнары тиздән яңа тәртипләр буенча чираттагы ялга китә алачак. Тиздән ялга китү өчен гаризаны электрон формада да биреп булачак, дип хәбәр итә РИА Новости.

Россия гражданнары тиздән яңа тәртипләр буенча чираттагы ялга китә алачак. Тиздән ялга китү өчен гаризаны электрон формада да биреп булачак, дип хәбәр итә РИА Новости.

Әлеге закон проектын Дәүләт Думасына депутатлар 30 июньдә тәкъдим иткән булганнар. Моңа кадәр документ әле беренче укылышны да үтмәгән.  

Киләчәктә ялга киткән вакытта гаризаны хезмәткәр эш бирүчегә турыдан-туры да, шулай ук электрон чаралар ярдәмендә почта аркылы җибәрүне кертүне дә планлаштыралар.

- Закон проекты агымдагы ел ахырында кабул ителергә мөмкин, - дигән  документ авторларының берсе, депутат Гаджимет Сафаралиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading