16+

Чиркәүләр кемгә тия?

Татарстанда ноябрьдә билгесез кешеләр Яңа Чишмә районының Ленино авылындагы һәм Чистай шәһәрендәге чиркәүгә ут төртте.

Чиркәүләр кемгә тия?

Татарстанда ноябрьдә билгесез кешеләр Яңа Чишмә районының Ленино авылындагы һәм Чистай шәһәрендәге чиркәүгә ут төртте.

Соңрак мондый очрак Мамадыш районының Албай һәм Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авыллары христиан гыйбадәтханәләрендә теркәлде. Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, шушы хәлләргә карата фикерләре белән уртаклашып: «Республикабызда 170 милләт вәкиле яши. Халыклар һәм диннәр арасында меңьеллык дуслык-татулык хөкем сөрә. Кызганыч, Татарстанда террорчылар төркеме барлыкка килде. Алар, чиркәүләрне яндырып, диннәр арасында низаг тудырырга омтылдылар. Ут төртү, шартлату ул - террор. Чиркәүләргә ут төртү җинаятен дә мин «террор акты» маддәсе буенча тикшерергә тәкъдим иттем. Җинаятьчеләрне эзләү эше бара. Татарстанда халыкларның, дини конфессияләрнең дуслыгын җимерергә юл куймаячакбыз, җинаятьчеләрне барыбер табачакбыз», - диде.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең урынбасары Айрат Әхмәтшин: «Чиркәүләргә ут төртүгә бәйле 7 җинаять очрагының һәммәсе дә бер эшкә тупланды, чөнки аларда уртак алымнар күзәтелә. Тикшерү Җинаятьләр кодексының 205 нче маддәсе буенча карала. Кемдер халыкларның дини нигездә үзара низагка керә башлавын тели, күрәсең. Бу җинаятьләр иң җитди маддә - террор акты сыйфатында тикшерелә», - дип белдерде.
Балык Бистәсе районының Балык Бистәсе үзәк мәчетендә 4 декабрьдә, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте вәкилләре катнашында, җыелыш булды. Әлеге чарада катнашкан имам хатиплар чиркүләргә ут төртү фактларына карата беравыздан нәфрәтләрен белдерделәр. Балык Бистәсе районындагы 44 мәчет тә, теләктәшлек йөзеннән, Керәшен Казысы авылындагы чиркәүне кабаттан торгызуга 500әр сум акча күчерәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading