Хәтерләсәгез, узган елны Авиатөзелеш районында чүпне аерып җыю буенча пилот проекты башланган иде. Йорт ишегалларына ике төрле контейнерлар куеп чыктылар.
Берсенә – эшкәртергә яраклы чүп, икенчесенә калганнары җыела. Проект үзенең нәтиҗәлелеген дә күрсәткән. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, файдалы фракцияләр саны 7 проценттан 25 процентка кадәр арткан. Мәскәү районында, аерым алганда Декабристлар урамының 100нче йорты янында чүпне аерып җыю өчен урнаштырылган заманча мәйданчыкларда бу сан 35 процентны тәшкил итә. Зур саннар булмаса да, эш акрынлап бара.
– Казан ишегалларының 50 процентында чүпне аерып җыя торган контейнерлар урнаштырылды. Җәй ахырына бу эш 100 процент булыр дип уйлыйбыз. Әмма шәһәрдә чүп үткәрү торбалары булган йортлар да шактый. Аларда яшәүчеләрне чүп үткәрү торбаларыннан баш тартып, контейнерлар куллана башларга өндибез. Аларны мәҗбүриләп күндерә алмыйбыз, максатка фәкать аңлату эшләре белән генә ирешеп була. Шул уңайдан җыелышлар уза. Тагын бер проблема: аларга контейнерлар кую мәйданчыкларын эшләргә кирәк. Моның өчен аерым финанслар таләп ителә, – дип сөйләде ул чүпне аерып җыюга багышланган утырышта.
Журналистларның «Чүп үткәрү торбаларыннан баш тартмаган йортлар белән ничек эшләргә җыенасыз?» дигән соравына, ул: «Пластик савытлар җыя торган аерым сетка-контейнерлар куярбыз, дип уйлыйбыз», – диде.
Пластик шешәләр җыя торган сеткаларны ишегалларында шактый күрергә була. Казан ишегалларының 50 процентына куелган алар. Җәмгысы 3 меңнән артык шундый сетка бар. Халык бу сеткаларга пластик шешәләрне теләп ыргыта. Ул сеткалар – эшмәкәрләрнеке, үзләре бушаталар, үзләре алып китәләр. Әмма төбәк операторларына бу бик ошап бетми булып чыкты. Белгәнегезчә, ел башыннан Татарстанда чүп-чар әйләнеше өчен җавап бирәчәк ике төбәк операторы булдырылды. Аларның берсе – көнчыгыш, икенчесе көнбатыш районнар өчен җаваплы. Көнбатыш төбәк операторы башлыгы Сергей Богатов әлеге сеткаларны чүп мәйданчыкларыннан алып ыргытырга тәкъдим итә. Эш шунда: икенчел чималны тапшырып керә торган акча аларның кесәсенә эләкми, эшмәкәрләргә китә.
– Чүп мәйданчыкларында җыелган чүп төбәк операторларына карый. Анысы аңлашыла, шул ук вакытта без эшмәкәрләргә дә ярдәм күрсәтергә тиеш. Төбәк операторларына кадәр алар икенчел чималны җыю проблемасын хәл итте. Сеткаларны чүп мәйданчыкларыннан алып, башка урыннарга, әйтик, подъезд төпләренә дә, икенчел чимал җыела торган павильоннарга да урнаштырып була, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Контейнерлардагы чүпләрне ике төрле машина алып китә. Аларны чүп аеру станциясендә кабат сортларга аералар. Хәзерге вакытта барысы дүрт шундый станция эшли. Киләчәктә тагын заманча дүрт чүп аеру станциясе төзелер дип көтелә. Чүп алып китү дигәннән, ике төрле контейнердагы чүпне бер машина алып китү очраклары да булган. Шәһәр халкы бу турыда кирәкле җиргә хәбәр дә итә башлаган.
Утырышта тагын бер проблема турында искә алдылар. Халыктан төзелеш чүпләрен алып китеп акча эшләүчеләр арасында намуссызлары да арткан. Алар чүпне алып китәләр дә шәхси секторлардагы гадәти чүп мәйданчыкларында бушатып калдыралар икән. Казан мэры Илсур Метшин моны үзебезнең эшләп бетермәвебез аркасында чыккан проблема дип бәяләде һәм ул эшмәкәрләрнең эзенә төшәргә кушты.
– Чит илләрдә чүпне аерып җыю практикасы күптәннән бар. Без үтәчәк юлны алар шактый алдан үтте. Әйе, катлаулы, авыр юл, әмма без аны башкарып чыгарга тиеш. Чүп полигоннары ул – кичәге көн, – дип, Илсур Метшин чүпне аерып җыю турында мәктәп балаларына күбрәк аңлатырга, алар белән актив эш алып барырга чакырды.
Фото: kzn.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар