16+

Чүп савытлары европалаша

Казанда ишегалды җыештыручылар 1600 кеше исәпләнә. Шушы вазифага тагын 600 эшче кирәк. Чүп савытларына килгәндә, металлдан ясалган контейнерлар берничә елда череп, яраксыз хәлгә килә иде.

Чүп савытлары европалаша

Казанда ишегалды җыештыручылар 1600 кеше исәпләнә. Шушы вазифага тагын 600 эшче кирәк. Чүп савытларына килгәндә, металлдан ясалган контейнерлар берничә елда череп, яраксыз хәлгә килә иде.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, Казанга соңгы елларда 5800 евроконтейнер кайтартылган, янә 4000 контейнер алу ниятләнелә. Евроконтейнерлар пластик чималдан җитештерелгән, тәгәрмәчләр беркетелгән.
Башкалада көнкүреш калдыкларын җыю өчен 9800 контейнер файдаланыла. Шәһәр эченә 46 урынга бункер куелган. Машина әрҗәсе кебек күләмле әлеге савытлар зур иске җиһазларны ташлау өчен уңайлы. «Казанлылар тарафыннан хуплап кабул ителсә, бункерлар санын арттырачакбыз. Бункер мәйданчыклары өчен җирләр билгеләргә кирәк», - дип моңа үз мөнәсәбәтен белдерде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин.
Шәһәр бистәләрендә чүп туплау четерекле мәсьәлә булып кала бирә. Мэр күрсәтмәсе нигезендә сатып алынган яңа 200 бункер мәсьәләнең чишелешенә беркадәр ярдәм иткән. Хәзер бистәләргә 645 бункер урнаштырылган. «Узган ел бистәләрдән 805 мең куб.метр чүп-чар чыгарылды. Моның өчен 230 миллион сум акча тотылды. Халык әлеге чыгымнарның биштән бер өлешен генә түләде, күпләр түләүдән баш тарта», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Евроконтейнерлар куллану махсуслаштырылган техника паркы оештыру мөмкинлеге дә бирә. Узган ел «Чиста шәһәр» компаниясенә 12 берәмлек махсуслаштырылган «FAUN» автомобиле алынган. Бер «FAUN» машинасы гадәти 3-4 транспорт чарасын алыштыра. Быел шәһәргә тагын 7 берәмлек шундый автомобиль кайтартылачак.
Казанда якын киләчәктә чүпләрне төрләренә аерып җыю гамәлгә кертеләчәк. Универсиадага әзерлек кысаларында, Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы төрле төсләрдәге 258 евроконтейнер булдырды. Уеннар вакытында бу контейнерлар Универсиада авылында һәм спорт комплекслары территориясендә торачаклар. Соңыннан төсле евроконтейнерлар башкаланың төп магистральләрендә, шулай ук массакүләм-мәдәни чараларда файдаланылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading