Шәһри Казан

Чүпне аерып җыйсаң, акча янга калачак

Россиядә чүпне аерым җыючы кешеләргә торак-коммуналь хуҗалыгы түләүләренә ташлама ясарга ниятлиләр. Алар түләүләрнең чүп җыйган өчен алынган тарифын азрак түли башлаячаклар.

– Халыкка чүпне аерып җыю өчен бу этәргеч булачак. Кайбер кешеләр айлар буе балконнарында аерым пластик, кәгазь, пыяла савытлар җыя. Аннан аларны үз машинасы белән өч үзәккә илтә. Бу – гаилә өчен өстәмә чыгым. Ә кемдер бөтен чүпне бергә генә ташлый. Шул ук вакытта алар коммуналь хезмәтләр өчен бер үк бәя түли. Минемчә, чүпне аерып җыючы кешеләр өчен торак-коммуналь түләүләрен киметсәк, гаделрәк булыр, – ди Россия Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты җитәкчесе Владимир Бурматов.

Шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары илдәге барлык чүплекләргә web-камералар кую тәкъдиме белән чыккан. Әлеге гамәл халык интернеттан чүп өемнәренең ничек эшкәртелүен күзәтә алсын өчен кулланылачак. Шулай ук видеокамералар ярдәмендә чүп өемнәрен бетерүгә юнәлтелгән бюджет акчаларының кулланышын да карап булачак. Владимир Бурматов сүзләренчә, камераларны инде быел куеп булачак.

Реклама

Табигый байлыклар министры урынбасары Владимир Логинов Россиядә чүп эшкәртү буенча үрнәк төбәк дип Татарстанны атады. Биредә чүп мәсьәләсен бик яхшы хәл итәләр, дип белдерде ул. Исегездә булса, 2018 елның 1 августыннан Казанның Авиатөзелеш районында чүпне аерып җыю эксперименты башланды. Йорт тирәләренә сары һәм соры төстәге 428 чүп савыты куелды. Сары төстәге контейнерларга газета, кәгазь, картон, пыяла савытлар, пластик шешәләр ташларга ярый. Әлеге чүпләрне, сортларга бүлеп, кабат куллану өчен эшкәртәчәкләр. Ә соры төстәге савытларга ризык калдыклары, журналлар, реклама буклетлары, кием-салым, аяк киемнәре, торт, конфеттан калган савытлар һәм башка эшкәртелүе авыр булган чүпләр ыргытыла. Болары инде җиргә күмеләчәк. Казанда шулай ук кеше өчен куркыныч булган батарейка, терекөмешле градусниклар, электр энергиясен экономияли торган лампаларны җыю өчен махсус урыннар булдырылды. Аларны, ташламас өчен, кабат эшкәртеп кулланышка кертәчәкләр. Шулай итеп Казан, Татарстан Россиянең башка төбәкләренә чүп җыю һәм эшкәртү буенча үрнәк төбәк булып тора.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 6 февраль 2019 - 14:53
    Без имени
    Аерым җыялар да бит, ә ахырдан бөтенесен бер урынга ташлыйлар бит