Чүптән дә күп нәрсә юк хәзер. Шәһәрләр генә түгел, авыллар өчен дә актуаль проблема булып тора ул. Дөрес, кайбер районнарда чүп җыю мәсьәләсе хәл ителгән. Атналар буе җыелган чүпләрен капчыкларга тутырып, капка төпләренә чыгарып куялар да махсус тракторлар аларны районның төп полигонына алып китә. Авыл халкы аның өчен акчаны ай саен махсус тариф буенча түләп бара.
Авыллар чистарды
Кама Тамагы районының күп кенә авылларында мондый «цивилизация» булмаса да, Олы Карамалы авылында ул 2009 елда ук хәл ителгән. Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин сөйләгәнчә, чүпне районнан килеп алып китәләр. Кыш көне ике айга - бер, җәй көне айга ике тапкыр булырга мөмкин. Чүп күбрәк җыелганда ешрак та.
- Халыкка алдан ук хәбәр бирәбез. Алар билгеле бер көнне чүпләрен капчыкларга тутырып чыгарып куялар. Алардан моның өчен акча җыелмый. Бу максатларга үзара салым акчасын тотабыз. Елына 30-40 мең сумга төшә. Авылда чүп полигоны тотканчы, аны озату яхшырак. Элек авылда чүп күп иде, хәзер чистарды. Баштарак контейнерлар да куеп карадык. Әмма анда төзелеш материалларын да, бакча чүпләрен дә чыгарып ташлый башлагач, ярты көндә ул тула иде. Бу ысул уңышлы булып чыкмады. Авыл уртасында чүп җыелып тормасын, дидек. Авыл халкы үзе дә бу эшкә җаваплы карарга тиеш. Капка төбендә, бакча буйларында чүп җыеп яткан кешеләр белән сөйләшүләр алып бардык. Нәтиҗәсе булды - тәртәгә керделәр дияргә була. 2020 елга Казанда чүп яндыру заводы төзеләчәк, диләр. Районнарда җыелган чүпне пресслап, шунда озату җае әйбәт булыр иде, - ди ул.
Ә менә шул ук районның Балтач авылында авыл халкы чүпне махсус контейнерларга чыгара һәм алар тулгач, авыл башындагы вакытлыча эшли торган чүп полигонына озаталар. Моның өчен халыктан акча җыелмый. Әмма чүпне кая куярга белмәгәндә, аны полигонга төяп барырга махсус техникаң булмаганда, бу ысул да ярап куя.
Яшел Үзән районының Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина сөйләвенчә, авыл җирендә чүп елдан-ел арта бара. Чүпне атнага ике тапкыр җыеп алып китәләр.
- Авылның алты урынында контейнерлар куйдык. Халык чүпне шунда чыгарып сала. Бу эш өчен ай саен кеше башына 44 сум түлисе. Дачниклар сезон өчен генә түли, алардан сезонына 600 сум җыю каралган. Исәп-хисап суммасы су квитанциясенә язылып килә. Суны чишмәдән алучылар өчен оешманың үзеннән чек алып кайтабыз. Чүпне «Мега плюс» компаниясе техникасы килеп алып китә дә Әйшә авылындагы полигонга илтеп тапшыра. Белүемчә, анда чүпне сортларга аералар. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү белән «Экоресурс» компаниясе шөгыльләнә. Баштарак авыл халкының чүп җыйган өчен акча түлиселәре килмәде, минем чүбем юк, дип кенә әйтәләр иде, хәзер ияләштеләр инде. Авыл да чистарды. Контейнерлар торган урынны махсус бер кеше җыештыра. Бу эшкә авыл кешеләре үзләре дә теләп алына, - дип сөйләде ул безгә.
Чүп проблемасы хәл ителәчәк
Аксубай районында исә халыкның чүбен җыеп, үзәк полигонга илтеп бушату эше әлегә хәл ителмәгән. Әмма Аксубай районы башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов сүзләренчә, якын киләчәктә ул хәл ителәчәк.
- Чүп-чар әйләнеше өчен җавап бирәчәк төбәк операторлары барлыкка киләчәк. Шуннан соң бу эш җайланыр дип уйлыйбыз. Әлегә авыллар үзләренең чүбен махсус чүп базына илтеп түгә. Аны карап, тирәсен җыештырып тору - авыл җирлекләре карамагында. Капка төпләрендәге, бакча буйларындагы чүп өчен авыл халкына кисәтү ясыйбыз, штраф түләттерәбез, - диде ул.
Илдар Ислямов әйтеп киткән төбәк операторлары, Россиядә беренчеләрдән булып, Татарстанда эшли башлар дип көтелә. Татар районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов «ШК»га сөйләгәнчә, «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» федераль законга үзгәрешләр кертелгән. Бу мәсьәлә уңаеннан республикада чүп калдыклары белән эш итү буенча территориаль схема эшләнеп кабул ителгән. Нәтиҗәдә ике чүп зонасы барлыкка киләчәк: Көнбатыш һәм Көнчыгыш. Көнбатыш зонага - 21, Көнчыгыш зонага 22 муниципаль район керә. Бу ике зона өчен ике төбәк операторы җавап бирәчәк.
- Алар полигоннар, чүп җыю, утильләштерү, сортларга аеру, транспорт өчен җавап бирәчәк. Берәр җирдә чүп өеме барлыкка килсә дә, алар җавап тотачак. Кем гаепле дип эзләп йөрисе булмаячак. Барысы өчен дә шушы ике оператор җавап бирәчәк. Алар тарафыннан экологик технопарклар булдыру да каралган. Моның өчен бюджеттан акча бүленмәячәк. Төбәк операторлары полигоннар төзү буенча үзенең инвестицион проектын тәкъдим итәргә тиеш. Аларны конкурс буенча сайлап алачаклар. Быелдан эшләп тә китәрләр дип уйлыйбыз. Шушы мәсьәлә хәл ителгәннән соң республика буенча чүп проблемасы уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез, - диде ул.
Аның әйтүенчә, халыктан чүп җыйган өчен алына торган сумма күпкә артырга тиеш түгел. Төбәк операторларының узган елның сентябрь азагында расланган яңа территориаль схемасы буенча эшен Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алып барачак. Күп фатирлы торак йортларның идарәче компанияләре дә, шәхси йорт хуҗалыклары да, бакчачылык ширкәтләре дә төбәк операторы белән килешү төзеп, хезмәт өчен түләргә тиеш булачак.
Төзелеш калдыкларын кая куярга?
Авыл халкын борчыган тагын бер мәсьәлә - төзелеш калдыклары, кисеп ташланган агач-куак ботаклары. Аларны каты көнкүреш калдыклары белән бергә алып китмиләр. Элек мондый төр чүпне яндыралар иде, хәзер яндырырга да ярамый, төтенне күрүгә үк килеп, штраф салып китәләр. Бердәнбер юл - чүп базына ташлау. Әмма авылларда аларны күмеп куярга җыеналар. Балтач районы Чепья авылы җирлеге башлыгы Азат Нотфуллинны да борчый бу мәсьәлә.
- Каты көнкүреш калдыкларын җыю эше җайга салынды. Ә менә төзелеш калдыкларын, бакчадан чыгарылган чүпне авыл башындагы чүп базына илтеп түгәбез. Кайбер авылларда мондый вакытлыча полигоннар ябыла башлаган дип ишеттем. Ә аларны кая куярга соң? Кабат елга-күл, урман буйлары чүп белән тулырмы икән инде? - ди ул.
Сөйләшүебез барышында ул әлеге уңайдан яңа проект артыннан йөрүен дә әйтте.
- Унбер авылга бер чүп полигоны эшләргә уйлыйбыз. Анда чүп җыелып кына калмыйча, сортларга да аерылачак. Полигон Чепьядан Балтачка таба баргандагы юл өстендә булачак, 8 гектар җирне биләячәк. Бу эш белән 2012 елдан бирле йөрибез, законнар да гел үзгәреп тора. Хәзер менә проектны экологик экспертиза аша уздырасы бар, - дип планнары белән уртаклашты Азат Нотфуллин.
Законсыз чүплекләр
Россия авыл хуҗалыгын күзәтү үзәгенең Татарстан буенча идарәсенең Җир контроле бүлеге авыл хуҗалыгы җирләренең тиешле максатларда кулланылуын күзәтү астында тота. Әлеге җирләрдә легаль булмаган чүплекләргә дә тап була алар. Бүлек җитәкчесе Артур Зәкиев сүзләренчә, узган елны гомуми мәйданы 67 гектарны тәшкил иткән 99 чүплек табылган.
- Статистика буенча, иң күп законсыз чүплекләр Мамадыш, Кукмара, Лаеш, Югары Ослан районнарында табылды. Быел әле кырларга чыккан юк, җирләр кипмәгән. Гадәттә, безнең тарафтан табылган чүплекләр юк ителә, чистартыла. Бу бик актуаль проблема. Күп кенә районнарда чүп җыю эше җайга салынмаган. Моңа авыл җирлекләре башлыклары һәм халык үзе дә игътибарлы булырга тиеш. Чүпне алып китү, юк итү белән шөгыльләнүче компанияләр шактый. Алар белән килешү төзү һәр як өчен дә уңайлы, - дип сөйләде ул.
Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе:
- 131нче федераль закон буенча шәһәр бистәләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары вәкаләтенә чүпне җыю һәм җирлектән чыгарудан тыш, сортларга аеру, утильләштерү, күмү эшләрен оештыруда катнашу керә. 2004 елның 28 июлендә кабул ителгән «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында»гы 45нче законда җирле үзидарә органнары көнкүреш каты калдыкларны җыю (шул исәптән аерып җыю) һәм аны ташуны оештыруда хезмәттәшлек итә диелгән. Җирлек башлыкларының вазифалары менә шуннан гыйбарәт. Чүп җыю һәм аны ташу буенча җаваплы дигән сүз юк анда. Авыл җирлегенә бу эш өчен аерым акча да бүлеп бирелми. Халыктан җыелган акчага хәл ителә бу мәсьәлә. Элек халык чүпне авыл башында файдалы казылма байлыкларыннан бушап калган яки башка бер чокырга илтеп ташлый иде. Аның легаль чүплекме-юкмы икәнен тикшерүче дә булмады. Бернинди штраф та түләттермиләр иде. Хәзер, бердән, чүпнең күләме артты, элеккеге кебек, кибеткә сетка белән йөрүләр бетте, пакетлар кулланабыз. Аннары кибет киштәләрендә моның кадәр продукт та юк иде. Берсеннән-берсе ялтыравык, матур төргәкләрне күргән дә юк иде. Алар белән бөтен чүп контейнерлары тулган. Икенчедән, экологиягә дә игътибар артты.
Каты көнкүреш калдыкларын аерып җыю чит илләрдә файдалы бизнес санала. Узган ел Австриядә, аннан алдагы елда Италиядә булдык. Аларда чүпне яндырганда бүленеп чыккан электр энергиясен куллану практикасы бар. Чүп каян җыелган, электр энергиясен шул җирлек халкы куллана. Бездә бу нәрсә керә генә башлады.
Безнең авылларга килгәндә, ел саен 104 авыл җирлегенә грант - бер миллион сум акча бирелә. Кайбер авыллар бу акчага трактор сатып алды. Шуның белән чүп җыю һәм ташу мәсьәләсен берникадәр хәл иттеләр. Киләчәктә исә бу эш белән төбәк операторлары шөгыльләнәчәк. Чүп проблемасын хәл итүнең бу - бердәнбер максатчан юлы. Авылларда чүплекләр тулды, яңаны казый алмыйбыз. Буш җирләр юк, кырларда иген үстерәсе бар.
Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанда 53 муниципаль полигон исәпләнә. Чүпне эшкәртеп, аерып җыя торган полигоннар исә бишәү генә: аның икесе - Казанда, тагын икесе Чаллыда урнашкан, берсе Кама Аланында эшли.
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлыкка старт бирелгән иде. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр республика территориясендә 1,2 мең законсыз чүплек табылган, аларның яртысыннан артыгы юк ителгән. Муниципаль берәмлекләрдә 152,5 млн кубометр каты көнкүреш калдыгы чыгарылган. Территорияне чистартуга 700 меңнән артык кеше һәм 4 меңгә якын махсус техника җәлеп ителгән.
2016 елда Татарстанда каты көнкүреш калдыкларының күләме 1 миллион 573 мең тоннага җиткән.
2010 елдан аның күләме якынча 370 мең тоннага арткан.
Бүгенге көндә бөтен республикада чүпне аерым җыю өчен 200гә якын контейнер, пластик шешәләр җыю өчен берничә йөз контейнер һәм терекөмешле лампа һәм батарея кебек куркыныч каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 100гә якын контейнер исәпләнә.
Республикада зур предприятиеләрдән чүп-чар җыю белән шөгыльләнүче унга якын эре компания бар.
Татарстанда ел саен 10 млн тоннага якын чүп-чар калдыгы җыела, аларның 60 проценты - терлекчелек, 28 проценты - сәнәгать һәм 12 проценты - көнкүреш каты калдыклар.
Россия буенча чүп-чар елына 30 млрд тоннадан артык җыела.
Россиядә чүплекләр 48 мең гектарны алып тора.
Көнкүреш каты калдыкларының 8 проценты гына утильләштерелә.
Ел саен каты көнкүреш калдыкларыннан 1,5 миллион тонна корыч, 100 мең тоннадан артык алюминий, 2 мең тоннадан артык аккургаш, 10 миллион тонна макулатура һәм 2 миллион тонна пластмасса алып булыр иде.
Европада кәгазьне дүрт-биш тапкыр кулланалар.
Комментарийлар