16+

Чын яз 23 мартта башлана

Чын яз 23 мартта башлана

Урамда шундый рәхәт! Кояш көлә, тамчылар тама, колакны кошлар сайравы иркәли! Кояшның елмаюн күреп, үзебезнең дә кәефләр күтәрелә. Башка елларда апрель башы-урталарында гына эрегән кар катламы да быел февраль ахырында ук гөрләвекләр булып ага башлады.

Шулай да күңел кыштан арып, язны көтү белән җилкенсә дә, алда безне салкыннар, сыерчык бураннары көтәдер төсле. Россия Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд "Российская газета"га җиткергән фаразлар буенча да, чын март 23 мартта башланачак икән.

- Һава температурасының тәүлек дәвамында 0дән югарырак күтәрелүен март азагында гына көтәргә кирәк. Мәскәү зонасында, һәрхәлдә, шулай булачак. Елгалар боздан апрель башында ачыла, кара каргалар март азагына әйләнеп кайта. Чын яз 23 мартта башлана, - ди ул.

Шул ук вакытта Россиянең барлык территориясендә дә март җылы булачак икән. Һава температурасының күпьеллык климатик нормадан 4-10 градуска җылырак булуы көтелә. Аеруча үзәк зонада җылы булачак, дип фаразлана. Роман Вильфанд сүзләренчә, Татарстанда һава температурасы нормадан 6-8 градуска җылырак булачак икән. Шулай да ул әле 0дән түбән - 2-4 градус чамасы салкын булачак, ди.
Исегезгә төшерәбез, табигатьне ел дәвамында күзәтеп барып, ел фасылларының ничек киләчәген алдан әйтүче Кукмара районының Рудник авылында яшәүче Фәйзрахман Бариев та берничә атна элек "Шәһри Казан" газетасына үзенең фаразларын җиткергән иде. Аның февральгә карата булган күзаллаулары, чыннан да, дөрескә чыкты. Бәлки, март та нәкъ менә ул әйткәнчә килер.
- Февральдә кар артык күп яумаячак, көннәр артык суык булмас кебек. Булса да, берничә көн генә суытып алачак. Март аенда, гадәттәгечә, суыклар торачак. Көннәр 20ләреннән соң гына җылытачак, - дигән иде ул.

Сез яз килүен сизәсезме?

Ләбиб Лерон, "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире, язучы, шагыйрь:
- Туганнарым яшәгән Актаныш, Мөслим районнарында көннәр суыграк әле. Ә Казаныбыз язга ашкына. Күңелдә дә яз бөреләнә, уяна. Мин аның исен Инстаграм, ватсап аша килгән кояш, кар астыннан сытып чыккан умырзая чәчәкләренең рәсемнәре аркылы тоям. Яз шаукымы тәэсиредер инде, театрларга, концертларга йөрисе килә. Моннан ун еллар элек бакчабызны су баса иде, хәзер андый бәла-казалар белән очрашкан юк анысы. Без кечкенә чакта боз кузгалуын карарга төшә, теләкләр тели идек. Бик көтеп ала торган идек шул вакыйганы. Шуңа күрә бүген дә һәр кешегә куанычлы айлар килүен телим.

Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:
- Шәһәр үзәгендә карлап эреп, сулар акканлыктан, яз килүе сизелсә дә, үзебез яши торган бистәдә әлегә кыш уртасы кебек. Урамда ап-ак кар, Идел өстендә калын боз ята. Шуңа күрә әлегә ишегалдында кар көрәүдән башка мәшәкать юк. Кайвакыт кояшның яктырак балкуы гына тиздән яз җитүен хәбәр итә. Безнең йорт калкулы урында урнашкан. Казан бездән астарак. Шуңа күрә елга янында яшәвебезгә карамастан, су басу проблемалары безне читләтеп уза.

Илкәй Корбанова, Биектау районы, Өбрә авылы:
- Әлбәттә! Кошлар сайрый, кояш елмая, күңел күтәренке. Шулар белән бергә авыл җирендә атна саен эшләр дә арта бара. Түбәләрдәге карларны төшерергә, юлларда ерымнар ерырга, кар көртләрен таратырга кирәк.

Фото: www.evening-kazan.ru

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading