16+

Чыныгып үссәң, солдатта җиңел

Казанда 25-26 мартта Үзәк хәрби округындагы чакырылыш комиссияләре рәисләре һәм хәрби комиссарлары җыены булды.

Чыныгып үссәң, солдатта җиңел

Казанда 25-26 мартта Үзәк хәрби округындагы чакырылыш комиссияләре рәисләре һәм хәрби комиссарлары җыены булды.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин чыгышында әйтелгәнчә, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү эшчәнлеге буенча, республика Россиядә 6 ел рәттән беренче урынны яулый. Хәрби әзерлек чараларына республикада ел саен 300 миллион сум акча тотыла. «Яшьләрне дәвалау-сәламәтләндерү сыйфаты яхшыра бара. Хәрби хезмәткә чакыру яки кичектереп тору мәсьәләләре, якташларыбызның хәрби частьләрдәге хәле җитди күзәтчелеккә алынды», - диде Алексей Песошин.
Россия Кораллы Көчләрендә тырышып хезмәт куйганы өчен, республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин Мактау билгесенә, ә аның урынбасары Дмитрий Гурылев белән хәрби табиблык комиссиясе рәисе Марат Нагаев Үзәк хәрби округның Мактау грамоталарына лаек булды.
Җыенда катнашучылар республика «Патриот» спорт-ватанпәрвәрлек һәм чакырылыш алды әзерлеге үзәге эшчәнлеге белән танышты. 178 нче уку-укыту үзәгендә, 6 нчы кадет интернат мәктәбендә күргәзмә дәресләр үткәрелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading