16+

Чыршылар базар тота

Казанда чыршы базарлары ачылды. Шәһәр базарларында урман гүзәлләре белән шәһәр яны урманчылыгы, шулай ук Лаеш, Биектау, Югары Ослан һәм Яшел Үзән урман хуҗалыклары сату итә. Әйтик, шәһәр яны урманчылыгы Яңа ел чыршыларын Совет районының Пионерлар урамында һәм Дәрвишләр бистәсендә тәкъдим итә. Бүгенге көндә әлеге урманчылык 200 мең сумга 620 чыршы...

Казанда чыршы базарлары ачылды. Шәһәр базарларында урман гүзәлләре белән шәһәр яны урманчылыгы, шулай ук Лаеш, Биектау, Югары Ослан һәм Яшел Үзән урман хуҗалыклары сату итә. Әйтик, шәһәр яны урманчылыгы Яңа ел чыршыларын Совет районының Пионерлар урамында һәм Дәрвишләр бистәсендә тәкъдим итә. Бүгенге көндә әлеге урманчылык 200 мең сумга 620 чыршы саткан инде.
Шәһәр яны урманчылыгы 1-2 метр озынлыгындагы чыршыны - 275, 2 метрдан 3 метрга кадәргесен - 522, 3-4 метр озынлыгындагы урман гүзәлен 567 сумга тәкъдим итә.
Мәскәү базары директоры Олег Крюченков белдергәнчә, әлеге мәйданчыкта чыршылар белән Татарстан урманчылыклары гына түгел, Мари Эл Республикасы вәкилләре дә сәүдә итә. Шуңа бәйле рәвештә сатып алучылар өчен тагын да зуррак сайлау мөмкинлеге тудырыла.
Урман гүзәлләрен акрынлап Казанның башка базарларында да сатарга керешәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading