Шәһри Казан

«Чәйнек»ләр «уяна» башлады

Һавага яз исе чыгып, бакчага кузгалыр чак җитте исә, «чәйнек»ләрнең («чәйнек», дип, машина руле артына елга әллә нигә бер генә утыручыларга әйтәләр) төн йокылары кача: ничекләр генә итеп үзенең тимер «калдырча»сын техник карау аша уздырырга? Әлеге чәчне агарта һәм кесәне юкарта торган гамәлне россиялеләр өчен махсус уйлап чыгарылган нәрсә дип...

Реклама

Дөрес, машиналарның техник хәлен бер бездә генә түгел, бөтен илләрдә дә диярлек тикшереп торалар анысы. Аерма шунда гына - Көнбатыш илләрендә, мәсәлән, юл полициясе шофердан автомобильнең техник карау узуы турындагы документны гына таләп итә. Ә аны тиешле лицензиясе булган теләсә кайсы техник карау станциясендә узарга мөмкин. Алар анда автомобильне тикшереп кенә калмыйлар, ә ачыкланган төзексезлекне шунда ук төзәтеп тә чыгаралар. Әгәр дә машина техник сәбәп белән авариягә юлыга икән, җавабын да станция бирә.
Шунысын да әйтергә кирәк, бездән аермалы буларак, аларда «әйдә ярар» принцибы белән эш итеп булмый. Төзексезлек табыла икән, ул инде бернигә дә карамый бетерелергә тиеш. Техник карау өчен түләнә торган акча Евросоюзга кергән илләрдә 100 евро тирәсе, ә Бөекбританиядә, мәсәлән, 30 фунт (60 доллар).
Хәер, соңгы вакытта автомобильләрнең төзеклеген тикшерү бездә дә Европача үткәрелә башлады, ягъни моның өчен хәзер ДАИның техник карау станциясендә көнозын чират торып интегәсе юк. Бу вәкаләтне бүген бездә дә махсус лицензиясе булган теләсә кайсы станция башкара ала. Мәсәлән, республикада иң эре операторлардан саналган «Таттехконтроль» ААҖ карамагында гына да шундый 50 станция эшли. Аның генераль директоры Алсу Рәхмәтуллина сүзләренә караганда, хәзер техник карау узуны мәшәкать дип әйтү инде урынсыз. Элек, дөрестән дә, машина хуҗасына моңа ким дигәндә ярты көн вакытын сарыф итәргә туры килә иде. Ә бүген, техник карау үтү өчен, 20 минут җитә. Элеккеге кебек бер кочак документ та кирәкми. Автомобильнең техник паспортын, техник карау узган өчен 400 сум күләмендә акча түләү турындагы квитанцияңне һәм үз паспортыңны күрсәтәсең дә - эше бетте кодагый.
Әле шунда ук ОСАГО документын да ала китәргә була. Үз паспортың, дигәннән, станциягә машинаның үз хуҗасы килү мәҗбүри түгел, хәтта ышаныч кәгазен күрсәтү дә таләп ителми. Ә менә станциядә ачыкланган төзексезлекне бетерү турында машина хуҗасы үзе кайгыртырга тиеш.
Ә инде техник карау узганнан соң автомобиль техник сәбәп белән авариягә юлыга икән, хәзер бездә дә моның өчен, «Россия Федерациясендә транспорт чараларына техник карау уздыру турында»гы законга 2011 елның 1 июлендә кертелгән үзгәртмә нигезендә, техник карау уздырган станция үзе җавап бирә.
Автомобильгә булган таләпләр арасында бүген иң актуаль саналганы - аны мөмкин кадәр экологик зыянсыз итү. Сер түгел, бүген теләсә кайсы шәһәрнең якынча 80 процент һавасын автомобиль төтене пычрата. Ә аларның саны көннән-көн арта. Һәм моның белән көрәшү дә мөмкин түгел диярлек. Бердәнбер юл - экологиягә азрак зыян китерә торган машиналар сатып алу. Ни өчендер безнең түрәләр зур машиналарны ярата. Ә бит андый автобус чаклы «джиплар» ягулыкны да мулдан яга. Димәк, һавага зыянлы төтен дә күбрәк чыга. Җитмәсә, бездә автотранспортны югары Евростандарт ягулыгына күчерү мәсьәләсе дә акрын хәл ителә.
Шуңа күрә, хәзер Россиядә, автомобиль төтене китергән зыянны мөмкин кадәр азайту максатында, кечкенә машина сатып алучыларга төрле ташламалар системасы куллану күздә тотыла. Мәсәлән, Мәскәүнең табигать департаменты, шәһәр хакимияте белән берлектә, махсус карар әзерли. Анда озынлыгы 3 метр ярымнан ким һәм двигателе 1,2 литрлы булган кече литражлы автомобиль сатып алучыларга бонус бирү карала. Ул - автомобильгә ягулык салу өчен 24 мең сумлык карточка. «Бүләкләнүче» машиналар исемлегендә «Ока», «Дэу Матиз», «Киа Пиканто» һәм «Шевроле Спари». Әле аңа өстәп, муниципаль парковкалар өчен 50 процентлы ташламалар да кертелә. Вәт, мин әйтәм, безнең түрәләрне дә шундый машиналарга утыртсалар! Беренчедән, күпме акча янга калыр иде, икенчедән, һава да чистара!
Ә инде «чәйнек»ләргә килгәндә, аларда бит зур «джип»ларда җилдерү кайгысы түгел. Һәркайсының башында бер генә уй: ничек итеп, «гаишник»ларның рәхимсезлегенә дучар булмый гына, үзенең «калдырча»сында бакчасына тизрәк барып җитәргә һәм тагын шул 4-5 сутый җиргә суган-бәрәңгесен утыртырга. Чөнки, әлеге дә баягы, техник карау узу өчен дә акча түлисе бит. Ә суган-бәрәңге аз гына булса да пенсия акчасын янга калдырырга ярдәм итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: