Бакчачыларга кагылышлы өч сорауга ҖАВАП
Быелдан бакчачыларга кагылышлы законга үзгәрешләр кергәннән соң, редакциябезгә кызыксынып шалтыратучылар артты. Укучыларыбызның сорауларына Росреестрның Татарстан бүлеге матбугат үзәге хезмәткәрләре аңлатма бирде.
Бакчачыларга кагылышлы законның яңалыгы нидә?
Сания Зарипова, Казан.
217нче Федераль законга кергән төзәтмәләр нигезендә, бакчачылар өчен Яңа елдан кайбер кагыйдәләр үзгәрәчәк. Бу бакчачыларның хокукларын якларга ярдәм итәр, борчыган күп кенә сорауларга җавап табарга булышыр дигән өмет бар. Моңа кадәр бакчачылар тугыз төрле оешмага берләшә алалар иде. Коммерциячел булмаган оешмалар, бакчачылар җәмгыяте, ширкәтләр дисеңме? Бу кагыйдәләр, таләпләр, оешманың статусын билгеләгәндә, кыенлыклар тудырды. Шуңа да, яңа закон нигезендә, бары ике төр берләшү формасы гына калдырылды: рус телендә – садоводческое һәм огородническое товарищество. Татарча икесен дә бакчачылар ширкәте дияргә була.
Хәзер «дача», «дача хуҗалыгы» дигән төшенчәләр бөтенләй бетерелде.
Закон нигезендә, бакчадагы җир кишәрлегендә торак йорт төзергә мөмкин. Бу йортларда теркәлергә дә була. Моңа кадәр төзелгән җәй көне генә яшәргә яраклы торакларны бакча йортлары дип рәсмиләштерәчәкләр.
Бакчачылык ширкәтләренә кергәндә, беренчел кертем түләргә туры килә иде. Яңа закон акча җыю тәртибенә үзгәрешләр кертәчәкме?
Айрат Мифтахов, Чаллы.
Элек беренче кертем, өстәмә, пай түләүләре түләргә туры килсә, хәзер бары ике төр түләү генә каралган: максатчан һәм ширкәт әгъзасы буларак түләүләр. Бакчачылык ширкәтләренә кермәгән кешеләр белән аерым эш алып барылачак. Бу өлкәдә еш кына бәхәсле сораулар килеп туа, бакчачыларга, дөреслек эзләп, судка да мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Хәзер бакчачылык ширкәтенә кермәүчеләр өчен фиксацияләнгән түләү каралган. Түләү суммасын билгеләгәндә, җир кишәрлегенең мәйданы, андагы объектларның торышы да исәпкә алыначак. Шунысы да бар, ширкәткә кермәгән бакчачылар да гомуми җыелышларда катнашырга, үз фикерләрен белдерү хокукына ия.
Законга кергән үзгәрешләр буенча, төзелеш объектларын теркәүдә үзгәрешләр кергән дип ишеттек, бу бакча йортларын рәсмиләштерүгә дә кагыламы? Моңа кадәр рәсмиләштергән бакча йортларын кабат рәсмиләштерергә кирәкме?
Зәйнәп Сафиуллина, Яшел Үзән.
Бу закон күбрәк шәхси йорт салу, җәйге бакчалар рәсмиләштерү өлкәсендәге законнарга кергән үзгәрешләргә кагыла. Аның нигезендә яңа төзеләчәк йорт, бакчада сафка басачак торак йә үзгәртеп кору турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итәргә кирәк. Әмма моңа кадәр төзелгән йортны кабат рәсмиләштерергә кирәк түгел. Дөрес, әгәр дә сезнең торак закон гамәлгә кергәнче төзелгән, әмма төрле сәбәпләр аркасында рәсмиләштерелми калган икән, ул очракта ашыгырга кирәк. Бакча йортларын гадиләштерелгән тәртипләр буенча рәсмиләштерер өчен, 1 мартка кадәр вакыт бирелә.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар