16+

«Дальний»ның эше еракларга таралды-2

«Дальний» полиция бүлеге тудырган шау-шу һаман да тынмый. Тиз генә тынарлык та түгел шул - Татарстаныбызны бөтен ил каршында «сасытты» бит. Хәер, хәзер бүлек «Дальний» атамасын йөртми инде, узып йөрүчеләр: «Әһә, шушымыни инде ул җәзалау камерасы?» - дип, бармак төртеп күрсәтмәсеннәр өчендерме, аның исеме алып атылып, ул «9 нчы бүлек»...

«Дальний»ның эше еракларга таралды-2

«Дальний» полиция бүлеге тудырган шау-шу һаман да тынмый. Тиз генә тынарлык та түгел шул - Татарстаныбызны бөтен ил каршында «сасытты» бит. Хәер, хәзер бүлек «Дальний» атамасын йөртми инде, узып йөрүчеләр: «Әһә, шушымыни инде ул җәзалау камерасы?» - дип, бармак төртеп күрсәтмәсеннәр өчендерме, аның исеме алып атылып, ул «9 нчы бүлек»...

Тагын бер кат иләктән үткәрү кирәк
Озак тугланган каймак сыман, вакыйга куерганнан-куера гына бара. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан мәсхәрәләү нәтиҗәсендә җан тәслим кылган Сергей Назаровның аңа кадәр канун каршында гөнаһлары байтак булганы ачыкланса да, кулга алынган көнне аның чиста ак кәгазь битедәй гаепсез булуы дәлилләнде. «Дальний» бүлеге полицейскийлары тарафыннан үзләренә карата шундый ук кырыс һәм оятсыз формада төрле гамәлләр кылынган тагын берничә зыян күрүче пәйда булды. Алай гына да түгел, бу гаугалы вакыйгага кадәр Казанның башка полиция бүлеге «Вишневский»да золымлылык билгеләре ягыннан охшаш шундый ук очраклар теркәлгәне калкып чыкты. Бер катнашлары булмаган кырын эшләрдә гаепләрен таныттыру, күрсәтмәгә кул куйдырту өчен, аттестация узган полиция хезмәткәрләре кешеләрнең колакларына, телләренә, җенси әгъзаларына ток суктыра торган булганнар. Чын йөзләрен полиция мундиры һәм җилкәдәге погоннар артына яшергән ул залимнәр вакытында качып котылганнар, бүгенге көндә федераль эзләүгә игълан ителгәннәр икән.
Хәзергесе вакыттагы олы тикшерү барышында иң мөһим басым шуңа ясала: зыян күргән затлардан «Вишневский»ның, «Дальний»ның да «җәлладларына» каршы әләк мөрәҗәгатьләр байтак булган, әмма аларның һәркайсы, янәсе, барысы да тикшерелде, фактлар расланмады, дигән булып, инкарь ителеп килгәннәр. Җинаять эшләре кузгатудан баш тартуларга төп җәберләүчеләр кул куеп утырганын чамалау өчен дә артык зирәклек кирәк түгелдер. Казанның хокук яклау үзәге Россиянең Генераль прокуратура идарәсенә тиешле игътибарсыз калган шундый 16 очрак буенча мөрәҗәгать әзерләгән инде.
Полиция җәбере корбаннары өчен оештырылган «кайнар элемтә» дә нәтиҗәле генә эшләп килә. Беренче эш тәүлегендә ул 24 зар кабул иткән. Шикаять итүчеләр арасында полицейскийлар тарафыннан кыйналган, көчләнгән, мәсхәрәләнгән, туганнары үтерелгән ватандашларыбыз, хәтта 2000 еврога таланган Греция гражданины да бар.
Илебезнең төрле шәһәрләреннән агылган ул зарларның игътибарсыз калмавына ышанасы килә. Тотынгач-тотынгач, бөтен полиция бүлекләрен җентекләп тентесеннәр иде инде. Безнең капчыктан чыгар вакыты җитте. Тагын бер тапкыр аттестация уздыру да артык булмас иде, мөгаен.

Тоталитар режим юк, дибез...
Безгә полиция кирәкме? Һичшиксез. Талансаң, кыйналсаң, хокукларың бозылса, тагын кая мөрәҗәгать итәргә?! Әмма безгә үзләре үк безне талап, кыйнап ятучы, хокукларыбызга төкереп бирүче полиция түгел, кешелекле, халык яклы, аның гозеренә колак сала белүче, сүзе белән санлашучы чын полиция кирәк. Үзләре үк җинаять кылып ятучылар хокук саклаучылар була аламы соң?!.
Россиядә гаделсез хөкем ителгәннәрнең статистикасы алып барылмый. Әмма кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, алар барлык ирекләреннән мәхрүм ителгәннәрнең 40 процентын (!) тәшкил итә. Бу ни дигәнне аңлата? Димәк, полиция хезмәткәрләре эшләрнең ачылыш планын бик тырышып үтиләр. Һәр өлкәдә булган кебек, хокук саклау эшендә дә «айлык план», «квартал планы» кебек төшенчәләр бар. Бәлки, полиция эшчәнлегендә ул хисаплардан баш тарту дөресрәк булыр иде дә бит.
Тик ничек кенә булмасын, планны үтәү өчен гаепсезне гаепле итү, өстәвенә моңа көчләү, мәҗбүр итү юллары аша ирешү - башка сыймаслык әйбер. Хәзер «Дальний» бүлегенең бөтен хезмәткәрләрен ялган детекторлары ярдәмендә тикшереп маташалар. Нишләп әле һәрбер кулга алынучыга карата шул алымны кулланмаска йә булмаса кешелекле башка төрле ысуллар уйлап тапмаска?! Полиция, уян, Сталин заманы күптән артта калды, тоталитар режим юк хәзер. Безгә син кирәк, тик андый кыяфәттә түгел!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading