16+

«Диңгез буйлап сәяхәт арзанрак та әле»

Диңгез круизы дигәч, без башта аның бәясен күзалларга тырышабыз. Дистәләгән катлы биек зур лайнер, затлы җиһазлар, ресторан, капитан белән кичке аш. Кинолардан күреп белгән шундый күренеш килеп баса да, безнең кесәгә түгел дип, хыялың белән тиз генә хушлашасың.

«Диңгез буйлап сәяхәт арзанрак та әле»

Диңгез круизы дигәч, без башта аның бәясен күзалларга тырышабыз. Дистәләгән катлы биек зур лайнер, затлы җиһазлар, ресторан, капитан белән кичке аш. Кинолардан күреп белгән шундый күренеш килеп баса да, безнең кесәгә түгел дип, хыялың белән тиз генә хушлашасың.

Очраклы рәвештә танышкан Эльвира Әхмәтҗанова исә бу хыялны түш кесәсендә генә йөртергә чакырып, аның өстенлекләрен дә сөйләп, дөнья буйлап диңгездә сәяхәт итүнең безнең акча янчыгына да тап-таман булуын ышандырырга тырышты. 

Эльвира – Казандагы Сәяхәтчеләр клубы вәкиле. Круизны алдан үзең броньлап куйсаң, бу сәяхәттә берьюлы берничә илне кыйммәт булмаган бәягә күреп кайтасың, ди ул. Хәзер үзен фәкать шундый төр сәяхәтләр генә кызыксындыруын да әйтеп, ни өчен диңгез круизын сайларга икәнлекне иренмичә сөйләп бирде. 

– Бердән, сез бер чыгып китүдә берничә илдә буласыз. Үзегез яшәгән «йөзеп йөри торган отель», кая гына барсагыз да, сезгә ияреп йөри. Һәм һәр көнне сез яңа шәһәрне күрәсез. Сез төнлә йоклаган арада лайнер бер шәһәргә килеп җиткән була. Чемоданны тутырып-бушатып, бер отельдән икенчесенә күченеп йөрисе юк. Түләүгә килгәндә, яшәү, ашау, күңел ачулар бәясе шунда керә. Бродвей шоуны бушка карый аласыз, – ди ул. 

Лайнер бортында су аттракционнары да, канат юллары, серфинг, гольф уйнау мәйданчыгы, дайвинг, скалодром, бассейн, тренажер залы да бар ди хәтта. 
Бәясен дә беләсе килә бит. 

– Диңгез круизы байлар өчен генә дигән сүз искерде инде. Сез күргән илләргә самолетта очуны, трансфер, отельдә яшәүне, күңел ачуларны кертеп исәп­ләсәң, круиз­ың арзангарак та чыга. Күпкә алдан броньласаң, бәя күпкә түбәнрәк. Сәяхәтләрнең бер көнлеге дә, бер айлыгы да бар, иң күбе – дүрт ай. Лайнерның нинди компаниянеке булуы, син яши торган каютаның категориясе, кайсы юнәлешне сайлавыңнан тора ул бәя. Россиядә бу төр сәяхәт яңа гына популярлаша башлады. Круиз лайнерына бездә Санкт-Петербург белән Владивостокта утырырга була. Быел Сочида да круиз порты ачылыр дип көтелә. Шунысын да әйтергә кирәк: Россия халкы круиз вакытында Бөекбританиядә визасыз да була ала, Европа визасы җитә, – ди Эльвира.   

Круиз бәясенә порт урнашкан шәһәр яки илгә бару бәясе кермәгән. Анда үз юлың белән барасың. Европага сәяхәт булса, шенген визасы да җитә. Кариб буенча икән, АКШ визасы кирәк була, чөнки бу юнәлеш Флорида штатында башлана һәм тәмамлана. Фарсы култыгы буйлап сәяхәткә, Азиягә виза кирәкми. 

Ә менә телефоннан сөйләшү бик кыйммәт ди. Иң яхшысы – ачык диңгездә телефонны сүндереп кую. Смартфоныгыз кушымталарны үзеннән-үзе яңартып куйса, круиз бәясен чыгарып түлисе була. Шуңа да портлардагы вай-файны гына кулланыгыз. Лайнерда круиз башында бирелә торган махсус карта белән генә түләп була. Бу карта шәхес танык­лыгы да, корабльгә керү картасы да, каюта ачкычы да, түләү чарасы да, ди. Аның белән лайнердагы кибетләргә, ярга чыккач оештырыла торган экскурсияләргә түлисез. 

Беренче тапкыр сәяхәткә чыгучыларга бер атналыкны алырга киңәш итә ул. Арырга да өлгермисез, мондый сәяхәтнең нинди булуын да аңларга өлгерәсез. Куркырга да кирәкми икән, диңгез сәяхәтен ЮНЕСКО комиссиясе иң куркынычсыз ял дип атаган. 
Эльвира: «Гала һәм капитан белән төшке ашка кичке күлмәк тә алырга онытмагыз», – дип кисәтте.


Круиз суднолары турында кызыклы фактлар
«Оазис морей» лайнерының озынлыгы дүрт футбол кыры кадәр, анда берьюлы 6000 пассажир һәм 2100 экипаж сыя. 
«Очарование морей» лайнерында 22 ресторан гына бар.
Иң озак вакытка исәпләнгән сәяхәткә узган елның августында чыгып киткәннәр, ул быелның май аенда тәмамланыр дип көтелә. 
Лайнерда 13нче палуба гомумән юк.
Бер лайнер сәгать саен якынча 9100 литр ягулык куллана. 
«Гармония морей» лайнерын төзергә 11,3 млрд доллар киткән. Корабльнең озынлыгы 361 метр, биеклеге – 70 метр. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading