Шәһри Казан

Диния Нәзарәте Татарстанда Туган тел елын игълан итте

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы уздырылды. Пленум барышында имам-мөхтәсибләр һәм казыйлар бертавыштан 2020 елны Туган тел елы дип игълан итәргә карар чыгарды.

Шулай итеп, мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак.

Хәер, Диния Нәзарәте күпсанлы татар телле проектлар һәм башлангычларны тормышка ашыру тәҗрибәсенә ия, алар исәбендә: Әлмәттә “Нур” татар мәктәбе, Балтачта эшләп килүче малайлар өчен “Ярдәм” мөселман пансионаты, Алабугада “Ихсан” мәктәбе, мәчет каршындагы татар теле курслары, ММЧ, китаплар һ.б.

Реклама

Моннан тыш, Диния Нәзарәте һәм мәчетләрнең эшчәнлеге, эшлекле мөнәсәбәтләре, халык белән эшләү юнәлеше дә татар телендә алып барыла.

Чыганак: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 24 гыйнвар 2020 - 09:25
    Без имени
    Аллаһы Тәгаләгә инанучыларны бетерү мөмкин түгелдер, әмма татарлар арасында имансызлар шактый, ни кызганыч.