Татарстанның Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә коммуналь исәп-хисапларда гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) түләүләре бермә-бер арзан. Казанда исә, бу саннар үскәннән-үсә барып, яшертен «эпидемия» төсен ала башлады.
Әлбәттә, мондый хәл халыкта ризасызлык хисе уята. Азино микрорайонында урнашкан Нокса авышлыгы урамындагы 14а йортта яшәүче Сания ханым (исеме үзгәртелде), чиктән тыш аптырашта калып, «Шәһри Казан» редакциясенә мөрәҗәгать итте. «Фатирда салкын булганлыктан, аякларга киез итек, өскә катлы-катлы кием киеп йөрим. Ялгызым гына гомер кичергәнлектән, утны да, суны да сакчыл тотам. Кызларыма кунакка барган көннәремдә шунда ванна кереп кайтам. Электр утына, суга хисаплагыч приборлар куйдырттым. Түләүләрне вакытында башкарам. Тик гомумйорт ихтыяҗлары буенча утка, суга ай саен арттыра-арттыра түләү китерәләр. Мин ни өчен тиенләп җыеп, сакчыллык күрсәтәм соң? Болай барса, пенсиям коммуналь түләүләргә җитмәячәк. Зинһар, исемемне атый күрмәгез, йә идарәче компаниядәгеләр берәр начарлык эшләр үземә», - дип сөйләде ул.
Менә шушындый юашлыгыбыз, сабырлыгыбыз торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында финанс алдашуларына юл куядыр да инде ул. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, мин беррәттән Нокса авышлыгы урамындагы 14а йортка да хезмәт күрсәтүче «Жилище и Комфорт» идарәче компаниясенә бардым. Кызганыч, директор да, аның урынбасары да юк чак туры килде. Гозерне сәркатип кыз язып алып калды. Ул әлеге мәгълүматны җитәкчесенә ирештергән. Телефоннан элемтәгә чыккач, «Жилище и Комфорт» идарәче компаниясе директоры Александр Блохин 14а йортка мөнәсәбәттә аңлатма бирүдән баш тартты. Сәркатип кызның әйтүенчә, директор исәп-хисап бүлегеннән ачыкларга кушкан. Андагылар шулай ук «юкка чыктылар». Сөйләшергә теләмиләр икән, тәртип аксый, димәк. Шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегендә: «Идарәче компания чара күрмәгән очракта гражданнар район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә хәбәр бирсеннәр. Андагы җавап та канәгатьләндермәсә, шәһәр башкарма комитетына чыксыннар», - дип киңәш бирделәр. Мэриядә оештырылган махсус эшче төркем идарәче компанияләрне тикшерә. Гражданнардан кергән анык адреслы хәбәр комиссиягә нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк. Үз хокукларыбызны активрак якласак, торак-коммуналь хуҗалыкта да тәртип тизрәк урнашыр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар