16+

БДИ: вакыты билгеле, резерв көн булачак, аны дөнья фаҗигасе төсле кабул итмәү сорала

Курку хисе һәр кешегә хас халәт. Таныш булмаган эштән, ялгыш адым ясаудан, авырып китүдән, теш алдырудан... һәм дә имтиханнардан куркабыз.

БДИ: вакыты билгеле, резерв көн булачак, аны дөнья фаҗигасе төсле кабул итмәү сорала

Курку хисе һәр кешегә хас халәт. Таныш булмаган эштән, ялгыш адым ясаудан, авырып китүдән, теш алдырудан... һәм дә имтиханнардан куркабыз.

Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәпләрдәге 9нчы һәм 11нче сыйныфлар укучыларын алда торган имтиханнардан курыкмаска, аны ниндидер бер фаҗига кебек кабул итмәскә чакырды.

- Муниципаль берәмлекләрдәге мәктәпләр имтиханнар кабул итүгә әзер. Балалар тимер эзләгечтән дә һәм видеокамерадан да каушап калмасын. Имтихан биремен ашыкмыйча-кабаланмыйча бик игътибар белән укысын. Биреп булмаслык имтихан юк. Фәннәр сыйныфтан-сыйныфка өйрәнеп барыла, диктантлар-иншалар языла, математикадан биремнәр үтәлә. Дәүләт имтиханнарын шушы эшләргә йомгак ясау дип карарга кирәк. Әлбәттә, бала тарафыннан укуга, ата-ана тарафыннан үз баласын укытуга, укытучылар тарафыннан белем нигезләрен өйрәтүгә җаваплылык булырга тиеш, - диде министр Рафис Борһанов.

Мәктәп укучылар бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ), төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм 9нчы белән 11нче сыйныфлар чыгарылыш имтиханнары бирә. Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) узар өчен быелның 1 мартына 17816 кеше теркәлгән. Болар: быелның чыгарылыш укучылары - 16395, урта һөнәри белем алучылар - 329, элекке елларда имтихан бирә алмаганнар - 1086 һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле (ОВЗ) кешеләр - 244.

Узган елның декабрендә һәм быелның февралендә инша (сочинение) яки изложение язу сынауларын уза алмаган укучылар 8 майда әлеге биремнәрне кабат башкарып карый. Фәннәрдән академик бурычлары булган укучылар дәүләт имтиханына кертелми.

Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алдан тапшыру өчен 20 марттан башлап 10 апрельгә кадәр (10 апрель ахыргы көн) вакыт билгеләнгән. Имтихан Чаллыдагы 6нчы гомүм урта белем мәктәбендә, Казанда Авиатөзелеш районындагы 62нче гомум урта белем мәктәбендә кабул ителә. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына расписание куелган.

Бердәм дәүләт имтиханы оешкан рәвештә 27 майдан 1 июльгә кадәр тапшырыла. Әгәр кеше, төрле сәпәпләр аркасында, үз көнендә БДИ (ЕГЭ) тапшыра алмаса, 17 июньнән резерв көннәрдә имтихан бирә. Барлык фәннәрдән дә имтихан тапшырып өлгерү өчен “бердәм резерв көн” - 1июль.

Укучы бердәм дәүләт имтиханында үзе сайлаган фәннән тиешле балл җыя алмаса, имтиханны инде фәкать бер елдан соң гына тапшыра ала. Математика яки рус теле имтиханыннан чыгарып җибәрелгән укучыга (телефоннан яки шпаргалкадан күчергәне өчен)  мәктәп аттестаты бирелми.

Мәктәпләрнең 9нчы сыйныф укучылары нигез дәүләт имтиханын 24 майдан 2 июньгә кадәр бирә. Бу имтиханнарны “тугызынчылар”ның барысы да тапшыра. Рус теле һәм математика - мәҗбүри, тагын ике фәнне үзләре ирекле сыйфатта сайлап алалар.

Бердәм дәүләт имтиханнарында чит телләрдән: инглиз, француз, немец, испан телләрен тапшыралар, быел өч укучы кытай теленнән дә имтихан бирергә теләк белдергән.

“Рособрнадзор” департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова сөйләгәнчә, республикада дәүләт имтиханнары тапшыру нигезле бер тәртипкә салынган. Имтихан бүлмәләрендә видеокамералар эшли.
- Укучылар “имтихан бирә алмам” дип шикләнеп яки кемнәрнеңдер киңәшенә ышанып, бүлмәгә телефон, гаджет, шпаргалка алып кермәсеннәр иде. Залда бөтен нәрсә күренеп тора. Үз көчеңә ышанып, курыкмыйча тапшырырга кирәк имтиханнарны, - диде Наталья Гречанникова.

Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading