16+

Дмитрий Медведев Казанга WorldSkills чемпионатын ачу тантанасына килде

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанга эш сәфәре белән килде. Кич белән Дмитрий Медведев «Казан Арена»стадионында узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дмитрий Медведев Казанга WorldSkills чемпионатын ачу тантанасына килде

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанга эш сәфәре белән килде. Кич белән Дмитрий Медведев «Казан Арена»стадионында узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ил Хөкүмәте башлыгы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә WorldSkills Kazan 2019 конкурс мәйданчыкларын караячак. Шунда ук ул Россия җыелма командасы составыннан килгән турнирда катнашучылар белән очрашачак.

«Дмитрий Медведев Төбәкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булачак. Анда ул «Веб-дизайн һәм эшләнмә» , «Бизнес өчен программалы чишелешләр», «Мобиль робототехника» компетенцияләре буенча күнегүләр полигоны эше белән танышачак», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашулар уздырачак.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 45нче WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык дөнья чемпионаты конкурсантларының эш урыннарын карап чыкты. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ярышлар зонасына Россия вице-премьеры Татьяна Голикова һәм Россия Федерациясе сәнәгать министры Денис Мантуров килде. Кунакларны Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте әгъзалары озатып йөрде.

Аерым алганда, Россия Хөкүмәте Рәисе «Санлы программа идарәсе (ЧПУ) станокларында фрезерлау эшләре» компетенциясе буенча конкурс үткәрү мәйданчыгы белән танышты. Катнашучыларга бирем, болванка һәм сызым бирелә, аннан соң балалар дүрт сәгать эчендә детальне мөстәкыйль рәвештә ясарга тиеш.

Медведевка бу өлкәдәге стандартларның 2013 елдан соң ничек үзгәрүен күрсәттеләр. Ул чакта чемпионат вакытында нибары берничә кеше гади детальләр ясый алды. Хәзер инде яшьләрнең яртысыннан артыгы турнир барышында катлаулы объектлар ясый.

Бүгенге көнгә Дмитрий Медведевның һәм Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы планлаштырылган. Кичкә таба республика җитәкчесе, Россия Хөкүмәте башлыгы һәм башка рәсми затлар WorldSkills Kazan 2019 ачылу тантанасы узачак «Казан Арена» стадионына барачак.

Фото: tatarstan.ru

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading