16+

Дмитрий Медведев WorldSkillsта катнашучыларны һәм кунакларны татарча сәламләде

"Казан-Арена" стадионында Ворлдскиллс эшче һөнәрләр чемпионатына старт бирелде.

Дмитрий Медведев WorldSkillsта катнашучыларны һәм кунакларны татарча сәламләде

"Казан-Арена" стадионында Ворлдскиллс эшче һөнәрләр чемпионатына старт бирелде.

Чемпионатны ачу тантанасында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, WorldSkills президенты Саймон Бартли, Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар катнашты.

Дмитрий Медведев чемпионатта катнашучыларны, кунакларны сәламләп, татарча "Хәерле кич" дип эндәште.
Ул билгеләп узганча, Россия эшче һөнәрләр чемпионатын беренче тапкыр кабул итә.

- Без моның белән горурланабыз. Ворлдскиллс хәрәкәтендә катнашу һәркемгә үзен төрле өлкәдә сынап карарга мөмкинлек бирә. Төзелеш булсынмы, дизайн, транспорт, сәнәгатьме, мәгълүмати технологияләр булсынмы, барысында да катнашып була.  Ворлдскиллс гади конкурс кына түгел, ул - киләчәк чемпионаты. Монда төрле ил, культура кешеләре бергә эшли, ярыша һәм аралаша. Иҗат һәм ачышлар, дуслык өчен монда урын бар.

Ворлдскиллс үзенең тормыш юлыңны табарга, потенциалыңны ачарга булыша. Ул безнең ил өчен һөнәрләр белән кызыксыну тудырды, чын профессионал булу өчен теорияне практикада куллану мөмкинлеген бирә.

Болар барысы да Ворлдскиллс. Мин барыгызга да уңышлар телим! Үзегезгә ышаныгыз һәм барысы да әйбәт булачак, - дип, чемпионат ачылышына старт бирде.

WorldSkills International президенты Саймон Бартли исә үзенең чыгышында Россия һәм Татарстан хөкүмәтенә чемпионатны оештырган өчен рәхмәтен җиткерде.

Чемпионатның ачылыш тантанасы эшче һөнәрләргә багышланган иде. Чара  дәвамында сәхнә тирәли зур машина әйләнеп йөрде. Анда егет-кызлар икмәк пешерде. Тантана ахырында рәсми кунакларны шул яңа пешкән ипи белән сыйладылар. Музыкаль өлеш чемпионатта катнашып җиңүчеләрнең үз тәэсирләре, уңышка ирешү серләре, ярышларның аларның тормыш юлларын сайларга булышуы турында сөйләүләр белән үрелеп барды. Концерт номерлары да һәр һөнәрнең үз үзенчәлеген күрсәтте.  "Пульс" исеме астындагы тамаша дүрт өлештән торды: "Танып белү", "Эксперимент", "Камилләшү", "Тудыру".
 Чыгыш ясаучылар арасында Александр Панайотов, Дана Соколова, Елка бар иде. Тантанада экспертлар һәм конкурсантларның Ворлдскиллс хәрәкәте антын кабатлаулары һәм WorldSkills әләмен күтәрелү белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading