Шәһри Казан

Дөнья чемпионатына бүләк сертификатлары сатуга чыкты

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына билетларны хәзер бүләк сертификатлары рәвешендә алып була. Бүләк сертификатлары 500, 1000, 2000, 5000 һәм 10 000 сумны тәшкил итә. Аларны ticketkazan2015.com сайты аша алырга мөмкин. Бүгенге көндә Су спорт төрләре дөнья чемпионаты ярышларына 35 мең билет сатылган. Бәйрәм арасында сатылган билетлар саны тагы...

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына билетларны хәзер бүләк сертификатлары рәвешендә алып була. Бүләк сертификатлары 500, 1000, 2000, 5000 һәм 10 000 сумны тәшкил итә. Аларны ticketkazan2015.com сайты аша алырга мөмкин.

Бүгенге көндә Су спорт төрләре дөнья чемпионаты ярышларына 35 мең билет сатылган. Бәйрәм арасында сатылган билетлар саны тагы да артыр дип көтелә. Алда - гашыйклар көне, 23нче февраль һәм 8 март, ә билет һәм бүләк сертификатлары менә дигән бүләк, дип фаразлый чемпионатны оештыручылар.

Реклама

Хәзер сатуда сайлап алу ярышларына, йөзү буенча ярымфинал яисә финал ярышларына, ачык суда йөзү, хай-дайвинг, су полосы, синхрон йөзү, суга сикерүгә билетлар бар. Универсиадага алган билетлар кебек үк, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты билетлары да аның иясенә ярышлар көнендә җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирә.

Фото ru.kazan2015.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: