Шәһри Казан

«Доганың көче бик зур»

Гадәттә, без, авырып киткәч, табибка барабыз. Дәваханәләргә йөреп, уч-уч дару эчеп, сәламәтлегебездә бернинди дә алга китеш булмагач, кайберләребез халык табибларына сукмак сала. Ә икенчеләр, киресенчә, табибка йөреп арыгач түгел, ә ул билгеләгән дәвалану белән бергә халык медицинасы ярдәмендә сәламәтләнү юлларын эзли. Алар төрле үләннәр белән дәвалаучы, хиджама, ягъни кан алу,...

Алмаз Зарипов әлеге халык чаралары белән тормышында кайгылы вакыйгалар кичергәннән соң шөгыльләнә башлый.
- Ике ел ярым эчендә миңа сигез кешене җирләргә туры килде. Башта әби, аннан әти, бер айдан бертуган энем, тагын күпмедер вакыттан әнинең энесе, әнинең апасының ире, туганнан туган ике энем һәм тагын бер ераграк туганым вафат булды. Аңа кадәр үзем ике тапкыр һәлакәткә очрап, көчкә исән калдым. Менә шулардан соң мин Аллаһы Тәгалә бу кайгыларны миңа ни өчен бирә икән дип уйлана башладым. Депрессиягә бирелдем. Берничә ел зомби кебек яшәдем. Үз бизнесым бар иде, аның турында да оныттым. Бернәрсә эшлисем килми, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген дә белмим. Шул вакытта миңа, ярдәм итсә ул гына булыша дип, бер өшкерүче-дәвалаучының адресын бирделәр. Аны эзләп, дөресрәге, үземне эзләп Петербургка киттем. Ул миңа бик нык ярдәм итте. Шунда үземә дә халык медицинасы белән шөгыльләнергә кирәклегенә төшендем. Минем бабам үләннәр белән дәвалый, ә аның сеңлесе сөлек куя иде. Нишләп әле аларның эшен дәвам итмәскә дип, Уралга, Ярославль, Мәскәүгә барып, сөлек куярга, сөяк турайтырга, чүлмәк куярга өйрәндем. Иң мөһиме - догалар ятладым. Мәктәптә укыганда шигырьне дә көчкә ятлый идем. Ә сүрәләрне бик тиз өйрәндем, - дип искә ала Алмаз ул вакытларны. Дәвачы үзенә килүчеләрне дәвалый башлаганчы да башта әлеге кешегә сәламәтлек теләп, догалар укый. Кеше авырмасын өчен нәрсә эшләргә тиеш дигән соравыма ул болай диде: «Дәвалау барышында сөйләшеп-аралашып китеп, рухи дөньяны да сәламәтләндерергә кирәклеген сак кына искәртәм. Алай иткәндә тизрәк сәламәтләнәсең дә. Әбугалисина да бит, башта рухи дөньяңны чистартырга кирәк, дигән. Авыруның сәбәбен эзләп, күрәзәчеләргә түгел, мәчеткә барыгыз, дим. Ә авырмас өчен кеше позитивта яшәргә тиеш. Эчмәскә, тартмаска, догалар укырга кирәк. Иртә белән чын күңелдән бер генә дога укып куйсаң да, чистарынасың, әмма аны чын күңелдән уку мөһим. Кешеләргә яхшылык эшләргә иренмәгез. Бумеранг кебек, ул сезгә кире әйләнеп кайтачак. Пессимизмга бирелергә кирәкми, бернинди дә алга китеш юк дип утырсаң, ул шулай була да. Кешегә ун тапкыр дуңгыз дисәң, ул мыркылдый башлый дигән кебек, уңышсызлык турында уйлаган саен, уңышсызлыкка очрыйсың. Кеше үзен шулай программалаштыра.
Япониядә шундый тәҗрибә үткәргәннәр. Стаканга су тутырып, аны сугыш рәсеме төшерелгән рәсем өстенә утыртып, агрессив музыка кабызганнар. Аннан аны суыткычка куйганнар. Су каткач, алып, кристалларын тикшерсәләр, алар ватылып беткән. Шул стаканга тагын су тутырып, анысын чәчәкләр, күбәләкләр рәсеме төшкән рәсем өстенә куеп, тыныч музыка кабызганнар. Анысын да суыткычта тотканнан соң тикшереп карасалар, кристаллары чиста, ватылмаган була. Ишеткәнегез бардыр инде, суның хәтере бар. Кеше дә бит 80 процент судан тора. Әгәр дә ул башкалар белән гел ачуланышып яшәсә, начарлыклар эшләсә, рухи һәм физик яктан кристалл кебек җимерелә, авырулары күбәя. Әни кешеләр, баламны өшкер әле, диләр. Үзегез өшкерегез, иң көчле өшкерүче әниләр үзләре, дим. Тәлинкәгә салынган суны өшкереп, шуның белән бала битен сыпырып куярга кирәк».
Алмазның әйтүенчә, доганың көче бик зур. Чын күңелдән догалар укыганнан соң, энергетика көчәя. Аның сынаганы да бар икән, догалар укыгач, тәненә кашыклар, телефон куеп карый. Алар шунда эленеп кала. Димәк, кеше үз-үзен өшкереп тә, үзенә ярдәм итә ала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: