16+

«Дәрәҗәмне төшерәсем килми – сыйфатка каклыйм»

Өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш... Шулар янына авыздан сулар килердәй каклаган ит тә турап тезсәләр, өстәлнең яме бермә-бер арта. Ә аны тәмле итеп әзерли белү, ыслау күп кешенең кулыннан килми. Кукмара районы, Адай авылында Фиргат абый Зыятдиновның хезмәте белән танышып кайткач, моңа тагын бер кат ышандым...

«Дәрәҗәмне төшерәсем килми – сыйфатка каклыйм»

Өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш... Шулар янына авыздан сулар килердәй каклаган ит тә турап тезсәләр, өстәлнең яме бермә-бер арта. Ә аны тәмле итеп әзерли белү, ыслау күп кешенең кулыннан килми. Кукмара районы, Адай авылында Фиргат абый Зыятдиновның хезмәте белән танышып кайткач, моңа тагын бер кат ышандым...

 

«Эшне яратырга кирәк»

Фиргат абыйның яңа һөнәре моннан җиде ел элек, үзе өчен генә ат итен как­лап караудан башланган. Ул вакытта үзен бу эшнең остасы булып китәрмен дип уйлап та карамагандыр.
– Әүвәл үземә ат ялын ыслап карадым. Хуш исле, бик тәмле килеп чыкты ул. Бәйрәм өстәленә куелган ысланган иттән авыз иткәннән соң, дуслар, туганнар да үзләренә итләрен «кәптит итү»емне сорап килә башладылар. Ә хәзер исә «сарафан радиосы» аша, бер-берсеннән ишетеп, Саба, Балтач, Малмыж, Шәмәрдән якларыннан да эзләп киләләр. Уйламаган җирдән, үзеннән-үзе кереп киттем бу эшкә, – дип сөйли башлады Фиргат абый.

Үз каралтысында ясап куйган бер бүлмәсендә аның эше хәзер гөрләп бара. Көздән башлап апрель җылылары «ишек шакыганчы» шушы хезмәттә ул. Аеруча көннәр салкынайтып, кешеләр маллар чалган вакытта – ноябрь-декабрь айларында «урак өсте» аның: сорап килгәннәргә чеби, каз-үрдәкләр, күркә һәм ат итләрен ыслап бирә. Туй, юбилей ише мәҗлесләргә казлар күп сорала икән.

– Заказларыгыз күп икән, ничек вакыт табып бетерәсез? – дип сорыйм Фиргат абый­дан.
– Эшне күңел биреп, яратып башкарырга кирәк. Шул вакытта барысына да җитешергә була. Кайбер көннәрне иртә таңнан төнгә хәтле эш бетми. Кирәк вакытта тормыш иптәшем Минегөл дә булыша, бергәләп эшлибез, – ди үз һөнәренең остасы.

«Сихри» кисмәк файдасы

Фиргат абый үзенең ит ыслый торган «сихри» кисмәге, кош-корт, терлек итен ничек каклавы белән дә таныштыр­ды. 200 литрлы кисмәктән ит ыслау җайланмасы булдырган ул. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән гыйбарәне истә тотсак, бу очракта Фиргат абый менә дигән экономия ясаган. Сатып ала калсаң, кибетләрдәге 30 литр­лы «коптилка»ның бәясе дә 7 мең сумнан башлана икән. Останыкы шикелле кисмәктән ясап сатучылар да бар. Анысына 5 мең тәңкә сорыйлар, ди.
Эш бүлмәсендә яңа танышымның үз «коптилка»сы, үрдәк-казларны тозлы суга «чумдырыр» өчен әзерләнгән чиләк-бидоннар тезелеп тора. Берничә савытта итләр тозлана. Аларның һәркайсына юка гына төсле тасмалар бәйләп куелган. «Алып килгән һәр кешенең кош-корт аякларына кечкенә генә төрле төстәге баулар бәйләп, шул лентаның төсен үземә язып куям. Буталмас өчен шулай җайлы», – ди әңгәмәдәшем.

Итләрне ул сарымсак, укроп һәм күп төрле тәмләткечләр белән ысларга ярата. Каз-үрдәкләрне – 7, ә ат итен 10ар көнгә кадәр тозлы суда тота. Аннан кош-корт итен – 2,5-3 сәгатькә якын, эре терлекнекен 7 сәгатькә кадәр пешерә.

«Сихри» кисмәк бер партиягә 50шәр килограмм ит сыйдыра. Итне пешергәндә, гел күзәтеп тору мөһим. Тагын шунысы да бар – аның тәмле пешүендә нинди пычкы чүбе куллану да зур роль уйный икән. Пычкы чүбен дә үзе ясый ул. Аның өчен зирек, алмагач куллана.

– Ике-өч көндә генә ыслап бирегез әле, – дип килүчеләр дә бар. Тик мин моңа ризалашмыйм. Чөнки беләм – ит тозлыкта озаграк торган саен, шул кадәр тәмле була. Дәрәҗәмне төшерәсем килми, продукцияне сыйфатлы итеп әзерләргә тырышам, – ди Фиргат абый.
– Эшегезнең иң авыр өлеше кайсы вакытта дип саныйсыз?
– Мөгаен, итнең тәмен татып карый алмаудыр. Ризык әзерләгәндә, без ашны тәмләп карый алабыз. Ит каклаганда, мондый мөмкинлек юк. Шунысы да бар: кайсыдыр кеше – тозлыракка, кемдер җиңелчә тозлы иткә өстенлек бирә.

Минегөл апа да иренең бу эшне үз итеп, бирелеп эшләвен әйтте. «Бер гөнаһка керми, һәр нәрсәне җиренә җиткереп, намус белән әзерли ул. Бәяне дә кыйбат куймый, булганына шөкер итә белә», – диде ире турында хуҗабикә.

Авылларда эш юк дип йөрүчеләр өчен Зыятдиновлар гаиләсе күпләр өчен үрнәк итеп куярлык. Афәрин димичә, ни диясең?! Әнә бит: җаннарына якын шөгыль дә тапканнар, шуның белән акча да эшләп маташалар...

Илүзә ШӘРИПОВА.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading