16+

«Дуслык күпере» салынды: затлы, зәвыклы моң бәйрәме дәвамлы булырмы?

“Бу моңа кадәрге бер концертка да охшамаган тамаша булачак. Аны карагач, сез моны үзегез дә тоячаксыз, күрәчәксез», – дигән иде “Дуслык күпере” татар-башкорт фестивале проектының сопродюсеры Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашуда.

«Дуслык күпере» салынды: затлы, зәвыклы моң бәйрәме дәвамлы булырмы?

“Бу моңа кадәрге бер концертка да охшамаган тамаша булачак. Аны карагач, сез моны үзегез дә тоячаксыз, күрәчәксез», – дигән иде “Дуслык күпере” татар-башкорт фестивале проектының сопродюсеры Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашуда.

Афишадагы җырчыларның исемлеген күргәч, шәхсән үземдә бу сүзләргә карата бераз шик тә туган иде. Ләкин 18 апрельдә Казанда узган  тамашадан соң алар эреп юкка чыкты. Тамаша, чыннан да, гаҗәеп дәрәҗәдә затлы, зәвыклы, чын мәгънәсендә моңга күмелгән иде.

«Дуслык күпере» Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале соңгы көннәрдә мәдәният өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе буларак игътибар үзәгендә булды, дисәм дә дөреслеккә хилафлык китерү булмастыр. 7 апрельдә Мәскәүнең Кремль сараенда башланып, Россиянең тугыз шәһәрен (Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе) әйләнеп чыгып, Казанның “Пирамида” залында гала-концерт белән тәмамланган фестиваль ике милләт – татар һәм башкорт халыклары арасындагы дуслыкны кабат ныгытты. 220 артист, 5950 чакрым юл, 5 мең 130 тамашачы. Бу татар һәм башкорт сәнгатен үз эченә алган зур масштаблы чараны оештыручылар фестивальнең барлык шәһәрләрдә дә тулы заллар белән узуын әйтте. Димәк, мондый матур, югары дәрәҗәдә уза торган чараларга тамашачылар да сусаган. Хәер, сәхнәгә чыккан җырчылар да бу турыда кабат-кабат искәртте.


 
Кайчандыр ике республика – Татарстан һәм Башкортстанның мәшһүр җырчыларыннан торган концерт бригадалары әлеге милләт вәкилләрен сөендереп, ерак татар һәм башкорт авылларына әледән-әле концертлар белән йөри торган булганнар. Ләкин тора-бара мондый очрашулар сирәгәйгән, соңыннан бөтенләй беткән. Ә бит музыка буыннарны берләштерү сәләтенә ия. Җырлар аша халыклар арасында дуслык күпере салына.

Шунысы игътибарга лаеклы: фестиваль иҗтимагый, әмма дәүләт тарафыннан якланган проект. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов ярдәме белән уздырылды.

- Без бу бәйрәмгә сусаганбыз икән. Ниһаять, аны көтеп ала алдык, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин залдагы ташачыларны сәламләгәннән соң. - Элекке заманда “Уфада Татарстан көннәре”, “Казанда Башкорстан көннәре”н уздыра идек. Бер-беребезне сагынып, иң якын туганнар, дуслар кебек кочаклашып очраша идек. Ләкин үзгәртү заманаларыннан соң нидер җитеп бетмәде, араларыбыз бераз суынып алды. Мин Башкортстанда булганда, ул чагындагы башлык Мортаза Рәхимовка бу мәсьәләгә карата ризасызлыгымны белдергән идем. “Бер-беребезгә тартылабыз бит. Сабан туйларга, башка бәйрәмнәргә йөрешәбез, очрашабыз.

Безнең бит телебез, динебез, җыр-моңнарыбыз уртак”, - дигән идем. Шушы проект беренче көннән үк шыгрым заллар белән узды. Ике арадагы дуслыкны яңадан ныгытып, концертны бик матур итеп оештырып, татар һәм башкорт халыклары бергә җыелып, үзебезнең җырларыбызны, моңнарыбызны тыңлап, телләребезне саклап, рәхәтләнеп ял иттек. Дуслыкның, туганлыкның бәһасын менә шуннан беләсең инде. Республика җитәкчелеге исеменнән оештыручыларга да, катнашучы артистларыбызга бик зур рәхмәт.
Шуннан соң ул әлеге фестивальнең телне, мәдәниятны саклап калудагы зур ролен әйтте.

- Бүген безнең республикалар бик борчулы мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Телне, мәдәниятны, гореф-гадәтләрне саклап калу һәр милләтне дә борчый торган мәсьәләләр. Бердәм булсак, без аларны саклап кала, балаларыбызга да тапшыра алырбыз. Бу безнең бурычыбыз. Хезмәттәшем, Башкортстанның Дәүләт җыелышы - Корылтай рәисе Константин Толкачёв белән араларны якынайтырга, ешрак очрашырга, күп мәсьәләләрдә уртак фикердә булырга, дип килештек. Шулай булганда, безнең теләкләребез дә, фикерләребез дә бер булыр һәм күп нәрсәгә ирешербез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.      


Фестивальнең киләчәге булачакмы соң? Парламент җитәкчесе бик күпләрне кызыксындырган сорауга да җавап бирде.
Ике республиканың да җитәкчеләре белән килешеп, сөйләшеп, фестивальне яңа көч, яңа дәрт белән киләсе елга да оештырырбыз дигән фикергә килдек, - диде ул.

Концерт Роберт Миңнуллин шигыренә композитор Эльмир Низамов язган “Безнең җырлар чак” җыры (оештыручылар аны фестивальнең гимны дип әйтте) белән башланып китте. Аны Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев белән Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов башкардылар.

Гомумән алганда, фестивальдә Татарстанның һәм Башкортстанның иң лаеклы, иң моңлы җырчылары катнашты. Шәхсән үземә Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаровның, Илһам Вәлиевнең башкаруы күңелгә сары май булып ятты. Моңа кадәр, бәлки, бик игътибар биреп бетермәгән Уфа кызы Лилиана Ирназарованы “ачтым”. Айгөл Сагынбаева, Гөлназ Асаева, Айсылу Габдинованың җырлавы, Уфа егете Ильнур Хәйруллинның үзенчәлекле чыгышы аеруча ошады. Фестиваль башланыр алдыннан журналистлар белән очрашу вакытында концертта милләттәшләребез - Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу да чыгыш ясаячагы турында әйтелгән иде. Тик ни сәбәпледер алар концертта катнашмады. Шулай ук Салават та булмады.   


       
Фестивальдә эстрада җырлары белән беррәттән, татар халык җырлары да яңгырады. Оештыручыларның арабызда булмаган мәшһүр җырчыларыбыз Фәридә Кудашева белән Рәшит Ваһаповны искә алулары да игътибарга лаек. Фәридә Кудашева репертуарындагы “Зөлхизә” җырын Татарстанның атказанган артисты Айгөл Сагынбаева, ә кайчандыр Рәшит Ваһапов җырлаган “Фирдәвескәй” җырын тамашачы Азат Абитов башкаруында ишетте.


         
Башка концертлар вакытында, гадәттә, биючеләр җырчы артистлар күләгәсендә кала торган иде. Тик бу юлы алай булмады. Вәт башкортлар биеп күрсәтте, ичмасам. Аеруча Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле булдырды. Халык тарафыннан иң җылы кабул ителгән чыгышларның берсе дә алар иде. Моннан тыш, тальян гармунында һәм башка бик күп уен коралларында татар һәм башкорт көйләренә тезмәләр уйнаган Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ринат Вәлиевны да тамашачы бик җылы каршылады. Ә инде алып баручылар аның тугыз бала әтисе булуы турында әйткәч, артист тагын да көчлерәк алкышларга күмелде. Алып баручылар дигәннән, фестивальне татар һәм башкорт телләрендә үз эшләренең осталары - Гөлназ Сәфәрова белән Башкорстанның атказанган артисты, радио һәм теле алып баручы Фирдәт Галиев алып барды.

Алга таба да бер-берсен алыштырып, сәхнәгә чыга торган танылган җырчыларның күбесе Башкорстанда туып-үсеп, Татарстанда да танылу алган татар җырчылары иде: Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Радик Юльякшин, Илдар Хәкимов һәм башкалар... Шулай булгач, татарлар һәм башкортлар арасындагы дуслык күпере озын һәм ныклы булыр дигән ышаныч зур.  

   

Александра Живушкина фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading