16+

Ел буена онытмыйк!

Казанда 87 мең инвалид яши, аның 4863е – балалар.

Казанда 87 мең инвалид яши, аның 4863е – балалар.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр иткәнчә, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, башкаланың һәр районында хәйрия акцияләре, фестивальләр, вакансия ярминкәләре, осталык дәресләре һәм концертлар оештырыла.

– Быел шәһәр бюджетыннан 273 гаиләгә бер мәртәбә, гомум хисапта, 1 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Түләүләр бер һәм аннан күбрәк инвалид бала тәрбия­ләүче 106 гаиләгә, балигъ булмаган балаларын тәрбияләүче 43 инвалид ата-анага, инвалид бала тәрбияләүче 18 инвалид ялгызак анага, ба­лигъ булмаган балалар тәрбияләүче 106 инвалид анага бирелә, – диде Рөстәм Гафаров.

Социаль хезмәткәрләр гаризасы буенча, волонтерлар өйдә социаль хезмәт күрсәтелә торган ялгызак инвалидларның өйләрен яки фатирларын, шулай ук ишегалларын җыештыра. Ункөнлек барышында инвалидларга бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелә.

«Казан» ат-спорт комплексында декабрь ае дәвамында инвалидларга бушлай иппотерапия (ат өстенә атланып йөреп дәвалану) сеанслары оештырыла. Дәресләр көн саен 20 кешегә үткәрелә. Алдан исемлеккә язылу сорала, телефон: 250-23-92.
Бүген Ленин исемендәге мәдәният сараенда инвалидлар өчен шәһәркүләм концерт була. Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 10 декабрьдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр теннис, шахмат, шашка һәм дартс буенча ярыша. «Ярдәм» укыту-тернәкләндерү үзәгенең спорт залында Республика инвалидлар җәмгыяте белән Казан шәһәре Башкарма комитеты командалары футбол буенча иптәшләрчә матчка чыга.
«Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» («Возьмемся за руки, друзья!») физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең сәнгать иҗаты фестиваленең гала-концерты 18 декабрьгә билгеләнгән. Быел әлеге фестиваль республика, Мәскәү һәм Самара өлкәләрендәге интернатлардан һәм балалар йортларыннан 1000 катнашучыны туплаган.

– Декада ун көн генә, ләкин без инвалидларны ел дәвамында да онытмыйк, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Гафаров.
Башкала мэры Илсур Метшин, фикерләре белән уртаклашып, «Игелек­ле Казан» проекты кысаларында, республиканың Социаль яклау министрлыгы белән берлектә, төрле социаль чаралар оештырылуын искәртте, инвалидлар мәнфәгатьләрен кайгыртуга җаваплы карарга чакырды.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading