16+

«Ел укытучысы» Наил Мирсәетов: «Мин укучыларымнан үрнәк алам»

Актив, тырыш, эзләнүчән, ярдәмчел, аралашучан... Хәзерге заман укытучысы ия булырга тиешле сыйфатларның кайберләре генә бу.

«Ел укытучысы» Наил Мирсәетов: «Мин укучыларымнан үрнәк алам»

Актив, тырыш, эзләнүчән, ярдәмчел, аралашучан... Хәзерге заман укытучысы ия булырга тиешле сыйфатларның кайберләре генә бу.

БүгенКазан Ратушасында шәһәрнең иң яхшы укытучылары җыелды. Чарада Казанның «Ел укытучысы»н билгеләделәр.   

Бәйге 29нчы тапкыр уза. Кагыйдә буенча конкурста кимендә биш ел эш стажы булган укытучылар катнаша ала. Быел барлыгы 500дән артык кеше өч турда көч сынашкан. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әйтүенчә, катнашучыларның иң яшенә 21 яшь, ә иң өлкән ветеран-укытучыга 72 яшь булган. Мэр яшь мөгаллимнәргә бирелә торган грантлар, башка төрле дәүләт ярдәмнәре өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде. “Соңгы елларда конкурсантлар арасында яшь ир-ат укытучылар булуы да сөендерә”, – диде. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та укытучыларга ихтирамын җиткереп, җиңүчеләргә республика турында уңышлар теләде. “Казан элек тә, хәзер дә төрле өлкәләрдә алда баручы флагман кебек. Бәйгенең Россия этабында да бездән укытучылар катнашыр дип уйлыйм. Бернинди заманча алымнар, дәреслекләр дә укытучы артыннан җитә алмый, сез һәрчак алдынгы. Тормышның төрле борылышларына әзер, универсаль кешеләр әзерлисез,” – диде министр.  

Бүгенге көндә укытучы ул белем бирүче, фән дөньясына алып керүче генә түгел, беренче чиратта укучыларның дусты. Мәктәпкә әзерлек балалар бакчасыннан башлана. “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияче” номинациясе дә  юкка барлыкка килмәгән. Әлеге номинация җиңүчесе Совет районының 50нче балалар бакчасында логопед-тәрбияче Анастасия Воронцова һәр бала өчен иптәш. Ул алар белән җиңел аралаша, хәтта төркемендәге кызлар аны “подружка” дип тә йөртәләр икән.

Анастасиянең тәрбияләү методикасы башкалардан аерылып тора. Ул логопедия юнәлешен кул эшләре, рәсем ясау белән берләштерә. Әвәләү, кисеп ябыштыру, балалар бакчасында яңа инновацион юнәлеш – балчыктан төрле сыннар әвәләү – болар барысы да кул чуклары моторикасын үстерергә ярдәм итә, нәтиҗәдә сөйләмне камилләштерә. Хәтта балалар бакчасында балчыктан әвәләү остаханәсен дә булдырганнар.
Җиңүчеләрне тугыз номинациядә билгеләделәр. Ветеран-педагог номинациясендә озак еллар гомерен укытучылык һөнәренә багышлаган укытучыларны тәбрикләү  инде бишенче ел оештырыла. Бәйге өлкән буын белән яшьләргә үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мөмкинлеген бирә.

 Иң төп җиңүче – “Фән укучысы” исеменә Мәскәү районы 2нче лицей-интернатыннан биология укытучысы Наил Мирсәетов лаек дип табылды. Егет үзе дә шул лицейда белем алган, Мәскәү педагогия университетын тәмамлап бирегә укытырга кайткан. Лицейдан тыш фундаменталь медицина институтында да белем бирә. Казан федераль университетында аспирантура тәмамлаган. “Бу уртак җиңү. Минем командам көчле иде. Алар минем төп терәгем. Укучыларыма, остазларыма бик рәхмәтлемен”, – ди Наил. Ул “Ел укытучысы”  республика бәйгесендә шәһәр данын яклаячак.

“Ел укытучысы”на  5 минутка 5 сорау:
 
– Ни өчен укытучы һөнәрен сайладың?
– Минем биология укытучым төрек - Хәлим Дамир бик ачык күңелле, һәрчак күтәренке кәефле, актив кеше иде. Минем дә аның кебек кызыклы, башкаларга файдалы, яхшылык эшләүче буласым килде. Аның юлын дәвам иттердем. Хәзер укытучым Америкада университетта укыта.

– Укытучы булу бүген престижлымы?
– Әйе, бу һөнәр престижлыга, иң мөһиме – заманчага  әйләнеп бара. Дәресләрдән тыш башка шөгыльгә дә вакыт кала. Хәзер мөмкинлекләр күп, цифрлы технологияләр алга киткән заман.

–  Ничек ял итәсең?
– Футбол уйныйм, вакытымны гаилә белән уздырам, сәяхәт итәргә яратам.

– Ел укытучысы - нинди ул?
– Бүген укучылар үзләре дә укытучыларга таләпләр куя, укучы мәнфәгатьләренә җавап бирү өчен укытучыга һәрчак үсештә булырга кирәк. Заман укытучысы өчен төп нәрсә ул – һәрчак хәрәкәттә булу.
 
– Сиңа җиңәргә нәрсә ярдәм итте?
– Көчле командама рәхмәт. Укучыларымның  теләктәшлек белдерүе, аларның мәхәббәте, “Сез иң яхшысы” дип әйтүләре миңа көч бирде, ышаныч өстәде. Алар үзләре дә төрле республика күләмендәге бәйгеләр җиңүчеләре. Мин алардан үрнәк алам. Минем белән горурлансыннар өчен мөмкин булганны эшләргә тырышачакмын.  

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading