16+

Элтон Джонның Казандагы концертына билет 30 мең сум тора

Элтон Джонның Казанда булачак концерты оештыручыларга 1 миллион доллардан артыкка төшә.

Элтон Джонның Казандагы концертына билет 30 мең сум тора

Элтон Джонның Казанда булачак концерты оештыручыларга 1 миллион доллардан артыкка төшә.

«Татар-информ» МАдагы матбугат конференциясендә «Билетти» компаниясе генераль продюсеры Денис Вәлиев хәбәр иткәнчә, легендар җырчы белән сөйләшүләр 2012 елның языннан башланган. Бу - шәһәр тарихында Казанга килгән иң кыйммәтле артист. «Без Казанның Россиядә әлеге артистны кабул итәчәк шәһәрләр арасында Мәскәүдән кала беренче булуыбыз белән бик горурланабыз. Техник тәэмин ителешне исәпкә алып, гомуми чыгымнар 1 млн доллардан артып китә. Төп өлеше - гонорар», - дип сөйләде ул.
Элтон Джон Казанда бөтен дөньяга танылган хитлары белән чыгыш ясаячак, шулай ук яңа «The Diving Board» («Суга сикерү өчен трамплин») альбомыннан берничә җырын башкарачак. Продюсер сүзләренчә, билетлар, концертның кыш көне булачагын исәпкә алып, начар сатылмый. Кешеләр билетларны алдан алып куярга тырыша, аның бәясе 2 меңнән алып 30 мең сумга кадәр. Концертка тамашачылар Самара кебек күрше шәһәрләрдән дә киләчәк икән.
«Концертның чыгымнары капланыр дип ышанабыз, чөнки Казанда әлеге артистка карата кызыксыну күрәбез. Без һәрвакыт сан өчен түгел, ә сыйфат өчен эшлибез. Уртача дәрәҗәдәге ун концерт уздырганчы, Элтон Джонның бер концертын уздыру яхшырак. Бу бик җаваплы чара», - ди Денис Вәлиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading