16+

Ерак Көнчыгышны Казан да җылытачак

Мәгълүм булганча, Ерак Көнчыгышта берьюлы 235 торак пунктны, 12 меңнән артык торак йортны су басты. Йөз меңнән артык кеше зыян күрде.

Ерак Көнчыгышны Казан да җылытачак

Мәгълүм булганча, Ерак Көнчыгышта берьюлы 235 торак пунктны, 12 меңнән артык торак йортны су басты. Йөз меңнән артык кеше зыян күрде.

Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков белдергәнчә, Ерак Көнчыгышта су баскан торак пунктлардагылар өчен киләсе кыш өстәмә авырлыклар алып киләчәк. Чөнки су торак пунктлардан тулысынча китеп бетмәячәк, ә язгы якта кабат су басачак.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Мароккода узган «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасының Бөтендөнья советы конгрессыннан кайткач, Россия шәһәрләре мэрларыннан, Ерак Көнчыгышка нинди ярдәм күрсәтү иң мөһиме, дип сораштырдым. Кием-салымны кая куярга белмиләр. Дизель генераторларга һәм җылы һава өрдерү пушкаларына кытлык икән. Казан шушы агрегатларны самолет белән Ерак Көнчыгышка җибәрәчәк. Шәһәр башкарма комитеты коллективы да 1 көнлек хезмәт хакын су басудан зыян күрүчеләргә күчерә», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading