Шәһри Казан

«Эш бирүчеләргә тәҗрибә түгел, ә яшь мөһимрәк...»

53 яшен тутырган бер танышым шундый фикердә. Ярты ел эшкә урнаша алмый бер оешмадан икенчесенә чабып йөреп, шундый фикергә килгән.

Лилия – белемле, тәҗрибәле хисапчы. Озак еллар төрле оешмаларда баш бухгалтер булып эшләде. Утыз елдан артык эш стажы бар. Сәнәгать өлкәсендә дә, төзелештә дә, сату-алуда да үзен судагы балык сыман иркен тота. Соңгы эш урыны - Казан шәһәрендәге күпләп сату оешмаларының берсендә баш бухгалтер. Әмма җитәкчеләре белән уртак тел таба алмаганга китәргә мәҗбүр булды. "53 яшемдә яңа эш урыны табу бик авыр булачагын белеп, аңлап киттем, әмма төрле махинацияләрдә катнашасым, картайган көннәремне төрмәдә үткәрәсем килмәде”, - дип аңлата ул китүен. Лилия көн саен интернет челтәре аша вакансияләр тәкъдим итүче сайтларны карап чыга. Чистай кебек зур булмаган шәһәрдә күңелеңә ошаган эш табуы аеруча кыен: эш тәкъдим итүче сайтларда көненә бер-ике вакансия барлыкка килергә мөмкин. Алары да челтәрле маркетинг яки интернет аркылы эшли торган күңелдә шик уята торган эшләр. Чистайда эш таба алмагач, янә Казаннан эш эзләп караган. “Резюмедан ничә яшьтә икәнлегемне күргәч, “сез безгә туры килмисез”, - дип җаваплыйлар. Берничә тапкыр эш тәкъдим итүче җитәкчеләр янына әңгәмәгә дә барып кайттым. “Телефон аша хәбәр итәрбез”, - дип озаталар да, оныталар. Шалтыратып та мәшәкатьләнмиләр. Мин шуңа аптырыйм: бүген җитәкчеләрнең күбесе ни өчен яшькә өстенлек бирә, ә күпьеллык тәҗрибәсе булган белгечләр кирәк түгел икән?” – дип уфтана әнгәмәдәшем.

Чистайда эш тәкъдим итүчеләр булмау сәбәпле, Казандагы “бухгалтер эзлибез”, дигән белдерү биргән берничә оешмага шалтыратып карадым. Барысы да алдан килешеп куйган сыман: “Без иң элек эш дәгъвалаучыларның резюмесына игътибар итәбез. Безнең таләпләребезгә туры киләләр икән, кешенең яшенә игътибар итмибез – эшкә алабыз”, - диләр. Җитәкчеләр пенсия алды яшендәгеләрне кире борырга тиеш түгеллекләрен белә, шуңа да хәйләкәр җавапларын алдан әзерләп куйганнар диярсең.

Ярар, эш тәкъдим итүчеләрнең үз тактикасы булсын, ди. Ә Чистайның мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итеп карадыңмы соң, дип сорыйм Лилиядән. “Бардым, әмма соравыма  төгәл генә җавап  ала алмадым”, - диде ул.
Чистай шәһәренең мәшгульлек үзәгенә үзем шалтыратып карарга булдым. “Сорауларыгызны электрон почтага рәсми хат итеп юллагыз, закон билгеләгән регламент буенча җавабын бирербез”, - диделәр дә трубкаларын куйдылар. Кем белән сөйләшкәнемне дә ачыкларга өлгермәдем, хәтта.  

Реклама

Интернетта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән булган бер әнгәмәгә юлыктым. Хакимият пенсия яше алдындагыларны яклау өчен киң масштаблы эшләр башкара икән. “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында Эльмира Зарипова пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләрнең, ягъни 55 яшьлек хатын-кызларның, 60 яшьлек ир-атларның хезмәт базарында хокукларын яклауга зур игътибар бирелә дип билгеләп үткән. Республикада бу категориягә кергән 27 мең кеше исәпләнә икән. Алар 9 мең оешмада хезмәт куя. Пенсия алды яшендәге кешеләрне укыту, белгечлекләрен алыштыру мөмкинлеге тудыру күздә тотыла. Былтыр мәшгульлек үзәкләренә 3101 пенсия алды яшендәге кеше эш сорап мөрәҗәгать иткән булган. Аларның 1299ы эшкә урнашкан. Министр әйтүенчә, быел әлеге реформа үз эченә 55 мең кешене җәлеп итәчәк.

Республика буенча уртача 46 мең вакансия бар икән. Татарстанлылар эш тәкъдим итүче сайтларда 14 меңгә якын резюме урнаштырганнар, ә 9 мең пенсия ялды яшендәгеләр рәсми рәвештә эшсез дип танылган. Тәкъдим ителә торган вакансияләр арасында эш эзләүче кешегә яраклысы табылмый икән, аны рәсми рәвештә эшсез дип таныйлар һәм мәшгульлек үзәгендә исәпкә алып, пособие түлиләр. Кайбер төр гражданнар өчен алдан лаеклы ялга чыгу системасы да каралган. Теләге булганнар өчен җирле мәшгульлек үзәкләре үз эшләрен ачып җибәрү мөмкинлекләрен дә тудырырга әзер булырга тиеш. Әгәр дә эшкә мохтаҗ булганнарның яңа төр хезмәткә өйрәнәселәре килә икән, аларга тиешле курслар оештырыла. Республика буенча быел исә 2 меңнән артык кеше укыячак. Аларның күбесе эшли, ә курсларда өстәмә белгечлек үзләштерәчәк. Шул ук вакытта социаль яклау бүлекләрендә беркайда эшләмәүче яки эшсез калган кешеләрдән дә гаризалар кабул ителә. Хәзергә 1800 кешедән гариза кергән.
Чаллыдагы “КамАЗ” берләшмәсеннән 370 кеше федераль проект буенча парта арасына утырачак икән. Алар насос җайланмалары машинисты, йөк төяү машинасын йөртүче һәм башка белгечлекләр буенча һөнәр үзләштерәчәк. Казандагы һәм Әлмәттәге “Водоканал” предприятиеләреннән 865 кеше экскаватор машинисты, химик анализ лаборанты кебек белгечлекләргә укый. “Казан” халыкара аэропортында пенсиягә чыгу яшенә якынлашып килүче 98 кешегә өстәмә белем бирергә ниятлиләр. Карпов исемендәге химия заводыннан 30 эшче котельный операторы һөнәренә укый.

54 яшьлек Гомәр Муллахмәтов Казан шәһәренең “Метроэлектротранс” оешмасында эшли. Ул да курсларга йөри. Укулар июль аенда тәмамланырга тиеш, - ди ул. Гомәр абый  һөнәре буенча гади слесарь. Биш айлык курсны тәмамлагач, хәрәкәт итүче состав слесаре таныклыгы алачак. “Өстәмә һөнәр үзләштерүнең зыяны булмас, эшнең агы-карасы юк , - ди ул үзе.

Замана бер урында гына тормый - дөнья сәнәгать-җитештерү чорыннан үзе дә сизмәстән глобальләштерү-мәгълүматлаштыру чорына күчте. Күп кенә өлкәдә эшче кулларны роботлар, компьютерлар алыштырды. Күп кенә һөнәрләр зур үзгәрешләр кичерде. Шуңа күрә эш тәкъдим итүчеләрнең дә эш эзләүчеләргә карата үзгә таләпләре булуы аңлашыла. Шулай да еллар дәвамында тәҗрибә туплап үз эшенең остасы булган өлкән яшьтәгеләрне дә онытырга ярамый.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: