16+

ЭШ БИРЕГЕЗ МИҢА!

Каникулда тик ятмыйм әле, кесәгә бераз акча да керер, дип, җәй башыннан ук эш эзләргә тотынган идем. Башта шундый җиңел тоелган шөгыль баш бәласенә әверелде.

ЭШ БИРЕГЕЗ МИҢА!

Каникулда тик ятмыйм әле, кесәгә бераз акча да керер, дип, җәй башыннан ук эш эзләргә тотынган идем. Башта шундый җиңел тоелган шөгыль баш бәласенә әверелде.

Иң беренче «МЕГА» сәүдә үзәгенә юл тоттым. Игъланнар белән тутырылган зур папканы карап чыккач, кибетләр буенча киттем. Ләкин ничәмә-ничә кибеткә керсәм дә, көндезге бүлектә укучы студент икәнемне белүгә: «Безгә даими эшләп торучы кешеләр кирәк. Җәйгә генә алмыйбыз!» - дип кире борып җибәрделәр. Йөри торгач, чәчәк, хәтта тәмәке сата торган кибетләр дә калмады. Урамдагы киоскта тәмәке сатучы булып урнашырга мөмкин иде, әлбәттә. Тик мин, ачтан үлсәм үләм, тәмәке сатмыйм, дип, тизрәк китү ягын кулайрак күрдем.
Күпме йөреп тә, үземә яраклы эш таба алмагач, кәефем бөтенләй төшкән иде. Каяндыр кулыма «Кафега официантлар кирәк» дигән белдерү килеп эләкте. Күрсәтелгән адрес буенча киттем. Бинасы яхшы, зәвык белән эшләнгән, иң мөһиме - чиста. Администратор анкетама күз салды да: «Официантка булып эшләгәнең бармы?» - дип сорады. Ялган булса да, шартлатып: «Бар!» - дип җавап бирдем. Тәҗрибәсе булмаганнарны эшкә алырга ашыкмыйлар шул. «Өч көн сынау вакыты сиңа, шул сынауны үтсәң, эшкә алабыз», - дип озатып калдылар мине.
Кафега эшче куллар җитми, ахрысы - кем, каян икәнемне дә төпченеп тормадылар. Хәтта медицина тикшерүе үтәргә дә кирәк булмады.
Шулай итеп, җиң сызганып эшкә тотындым.
«Күпкырлы» официант
06.00. Эшкә баруның иң авыры - иртән йокыдан торудыр, мөгаен. Иптәшләрең изрәп йоклап ятканда җылы юрган астыннан чыгасы килми. Озак кына үз-үзем белән көрәшеп яткач, торырга булдым. Нәрсә бар, шуны капкалап, метрога чыгып чаптым. Беренче эш көнендә үк соңга калу килешмәс.
08.00. Кафега килеп керүем булды, администратор, аны-моны сорашып тормый, кулыма юеш чүпрәк тоттырды. Бөтен өстәл-киштәләрнең тузанын сөртеп чыктым. Тоз, борыч савытларын, тастымалларны өстәлләргә урнаштырдым. Үзем эшлим, үзем: «Эше җайлы күренә. Болай булса, уку вакытында да эшләрмен әле», - дип, эчемнән генә шатланып йөрим. Әмма күрәселәрем алда булган икән шул!
09.30. Сатылачак ризыкларны чыгара башладылар. Җитәкчем һәр ризыкның исемен, составын, бәясен әйтеп чыкты да (мондый күп мәгълүматтан башымда барысы да буталып бетте) «Өч көннән ятлаган бул шуларны. Сорыйм!» - дип, кырыс укытучылардай өстәп куйды.
10.00. Һаман аяк өстендә йөреп, бераз арыткан икән. Менә беренче кешеләр дә күренә башлады. Бүген мин чәй ризыклары, эчемлекләр, салатлар һәм өстәл чисталыгы өчен җаваплы. Ләкин үз җаема гына эшләргә туры килмәде. Әле монда, әле тегендә чаптырдылар. Көндезге аш якынайган саен, кеше агымы артканнан-артты. Беренче көнең генә дип тормадылар - белгәнемне дә, белмәгәнемне дә, тиешлесен дә, тиеш булмаганын да эшләттеләр.
Клиентларның да төрлесе бар. Кемдер, аш азрак салынган, дип зарлана. Югыйсә, барлык ризыкларны да граммлап үлчибез. Берсе, майонезыгызны жәллисез, дип пыр тузына. Икенчесе, салатыгыз майонездан гына тора, дип акыра. Дүрткә ярылсаң да, ярап булмый боларга! Аш ачыган, кабартма каткан, дип, кире китереп бирүчеләр дә булды. Дөрес әйтәләр икән: официант эше иң кадерсез эш!
Кемгәдәр ризыкның нәрсәдән, ничек пешерелгәнен сөйләп бирергә кирәк. Менә монда кирәк тә инде журналист осталыгы. Барлык сүз байлыгымны җыеп, ризыкларны мактыйм. Шулай гомер авызыма да кабып карамаган берничә пирожныйны сатып җибәрдем. Ә ризыклар, чыннан да, тәмле күренә. Бәяләр генә кесәгә суга торган монда. Бер утырып ашау - минем бер хезмәт хакым. «Тәмнүшкәләр»гә карап, читтән генә авыз сулары агызып утырасың. Дөресрәге, басып торасың. Эшләгән вакытта утырырга ярамый. Тирә-якта камералар ничек эшләгәнеңне тикшереп тора. Берәр ялгышлык эшләсәң, хуҗа шунда ук кисәтү ясый. Минем эшләгәнемне дә читтән күзәтеп торган икән. «Син бу җитдилегең белән бөтен клиентларны куркытып бетерәсең бит. Әйдә, елмай әле!» - дип, мине елмаерга өйрәтә башлады. Монда 5-6 сәгать буе бер утырмый, авызга бер кисәк ризык капмый чабып йөр дә елмай, имеш. Тик хуҗа булгач, тыңламыйча да булмый. Талчыккан биттә елмаю ясарга тырыштым.
Әллә арудан, әллә каушаудан аяк-кулларым калтырый башлады берзаман. Кулымнан кашык-чәнечкеләр төшеп китте. Хәзер себерке белән куып чыгарачаклар инде мине дип, куркып кына администраторга карадым. Хәлемне аңлады, ахрысы, биш сәгать эшләгәннән соң: «Бар, ял ит. Иртәгә иртәнге сигездән эшкә чыгарсың», - дип кайтарып җибәрде.
Мин әле ярты көн генә эшләдем, анда да эт булып арыдым. Кешеләр унышар сәгать ничек түзә икән?! Хәзер инде кесәмдәге һәр тиенемне санап кына йөртәм. Акча эшләве җиңел түгел икән шул!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading