16+

Эшкуарларга акыл өйрәтәләр

Хуҗалыктагы мал-туар күбрәк табыш китерсен дисәң, нишләргә? Җавап гади - башны эшләтергә. Бүген бизнеста уңыш казану өчен алтын куллар гына җитми - яңадан-яңа идеяләр уйлап табарга кирәк.

 Эшкуарларга акыл өйрәтәләр

Хуҗалыктагы мал-туар күбрәк табыш китерсен дисәң, нишләргә? Җавап гади - башны эшләтергә. Бүген бизнеста уңыш казану өчен алтын куллар гына җитми - яңадан-яңа идеяләр уйлап табарга кирәк.

Эшкуарларның белемен һәм осталыгын арттыру максатында Татарстан хөкүмәте "Бизнес класс" проектын гамәлгә кертте.

Программада эшен яңа гына башлап җибәргән һәм шул ук вакытта тәҗрибәле эшкуарлар да бушлай катнаша ала. "Бизнес класс" 15 майда башланып китсә дә, виртуаль парта артына бүген дә утырырга соң түгел (виртуаль мәктәпнең адресы - Business-class.pro). Ярты елга исәпләнгән укыту методикасын махсус белгечләр әзерләгән.
"Сбербанк"ның Татарстандагы бүлеген җитәкләүче Рушан Сәхбиев әйтүенчә, "Бизнес класс" - теге яки бу мәсьәләне чишү буенча әзер җаваплар җыелмасы түгел, ә белгечләр белән укучылар арасында һәрдаим тәҗрибә алышу мәйданы.

- Тормыш та, клиентларның ихтыяҗлары да көн сен үзгәрә, яңа технологияләр туа. Базар үзгәрешләренә әзер булу өчен, теләсә кайсы эшкуарга һәрчак үз өстендә эшләргә, белем эстәргә кирәк. "Бизнес класс" эшкуарларга ярты елда уникаль белем бирү программасын үзләштереп, үз эшләрен яңа биеклеккә җиткерергә ярдәм итәчәк, - диде Рушан Сәхбиев.

Проекттан тулы килеш Татарстанда яшәүчеләр генә файдалана ала, чөнки бизнесны үстерү ягыннан республикабыз ил күләмендә һәрчак алгы сафта. Онлайн курсны үтеп, иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләрне Казанга чакырып, аларга азу ярган эшкуарлар мастер-класслар үткәрәчәк.

Бүгенгә системада 7361 кеше теркәлгән, шуларның 6339ы - Татарстаннан, Казан белән Чаллы эшкуарлары аеруча актив, Әлмәт, Яшел Үзән, Апас ягындагылар да калышмый. Дүрт меңе энә белән кое казуга керешкән инде, ә калган ике меңнән артык теркәлүче нишли икән? Тукай сүзләре белән әйтсәк, "Ник йоклыйсың, мужик (проектта катнашучылар арасында гүзәл затлар да бар - авт.)? Яз җитте, һәм үсте, Чирәмнәр йортыңда; Тор, уян, күтәрел!" Баксаң, кайбер районнарның уникаль программага исе китмәгән - аңа кушылырга кирәк дип тапмаганнар. Андый районнарның җитәкчеләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортындагы киңәшмәләрнең берсендә тиз "уятып җибәрде".

- Хөрмәтле главалар! Бу - иң алдынгы, заманча программа, бушлай тәкъдим ителә. Ни өчен сез аның белән шөгыльләнмисез? Бушлай булгач, беркемгә кирәкми булып чыгамы? Менә сиңа эшкуарлык! Үзебезгә дә күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк, кешеләрне дә өйрәтергә. Һәр район белән аерым эшлисе булыр, - дип каты гына әйтте Рөстәм Миңнеханов.

"Бизнес класс" проектын Сбербанк белән бергә Google ширкәте әзерләгән. Компаниянең маркетинг буенча директоры Дмитрий Кузнецов сөйләвенчә, укыту бүлекләренең берсе интернеттагы маркетингка бәйле. Татарстан эшкуарлары заманча технологияләр ярдәмендә үз бизнесларын яңа югарылыкка күтәрергә өйрәнәчәк.
Республика җитәкчелеге кече һәм урта эшкуарларны һәрвакыт күз уңында тота. Әйтик, бизнеста тәүге адымнарын ясаучылар өчен "Эшкуарлык фабрикасы" проекты бар. Республиканың икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә, баштарак күпләр аның халыкта кызыксындыру уятачагына ышанмаган. Имеш, эшкуарлыкка өйрәтү бик кыен.

Җаны теләгән елан ите ашаган, дигәндәй, бүген "Эшкуарлык фабрикасы"нда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Тиздән ул федераль күләмдә эшләп китәчәк.
Узган атнада Казанга "Сбербанк"ның кече эшкуарлыкны үстерү идарәсе башлыгы Андрей Шаров килде. Аның сөйләвенчә, илдәге барлык компанияләрнең 50 проценты, белемнәре булмау сәбәпле, уңышсызлыкка юлыга. "Бизнес класс" эшкуарларны төрледән-төрле сикәлтәләрне, упкыннарны читләтеп узарга өйрәтү максаты белән дә эшләнгән.
Проекттагы белгечләрнең берсе - кече эшкуарлыкка булышлык күрсәтә торган "Чернышовы и Ко" агентлыгы җитәкчесе Ирина Чернышова. Бүген аның дистәдән артык даими клиенты бар, "туплаган тәҗрибәмне эшләрен яңа гына башлап җибәрүчеләр белән уртаклашырга вакыт җитте", ди ул.

- Күп еллар элек, үз эшемне башлаганда, мин берни дә белми идем. Ә хәзер компания белән идарә итү, үсеш тактикаларын булдыру, бизнесны үзгәртеп кору, команда туплау буенча тәҗрибәм бар. Эшкуарлык ул, беренче чиратта, үзең, командаң һәм оешмаң өчен җаваплылык хисен тою. "Бизнес класс" проектында катнашучыларны шушы һәм калган нечкәлекләргә өйрәтәсем килә, - диде Ирина.
"Чемпион" балалар футбол клубын ачкан Илназ Дәүләтшин да проектка кушылган. Аның сүзләренчә, профессионаллар белән тәҗрибә алышып, үзләштергән эш алымнарны үз бизнесыңда куллану бик файдалы. Илназ футбол клубы филиалларын башка шәһәрләрдә дә ачарга ниятли. Шуңа да "Бизнес класс"ка өметләре зурдан аның.




Фото: chelnyltd.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading