16+

«Эшләгәнем юкка булмаган...»

Башкаладагы 122 нче гимназиянең математика укытучысы Миләүшә Камышина шатлыгын менә шулай белдерде. Гомеренең 31 елын балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимә Казанның иң яхшы укытучысы булып табылды.

«Эшләгәнем юкка булмаган...»

Башкаладагы 122 нче гимназиянең математика укытучысы Миләүшә Камышина шатлыгын менә шулай белдерде. Гомеренең 31 елын балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимә Казанның иң яхшы укытучысы булып табылды.

Кичә «Казанның иң яхшы ел укытучысы-2014» бәйгесенә йомгак ясалды. II урынны - 79 нчы мәктәпнең тарих укытучысы Рада Захарова, III урынны 52 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Альбина Прошина яулады. Шулай ук иң яхшы гуманитар һәм табигать фәннәре, математика, татар теле, тормыш иминлеге нигезләре мөгаллимнәре, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбияче дә мактаулы исемгә лаек булды. Ә «Ел укытучысы-2014» титулына ия булучыга 100 мең сум күләмендәге премия дә тапшырылды.
Җиңүчеләрне котларга Казан мэры Илсур Метшин да килгән иде. «Башкала укытучылары бөтен республикадагы коллегалары өчен үрнәк булырга тиеш. Бүген монда җиңелүчеләр юк - җиңүчеләр генә», - дип белдерде ул. Илсур Рәис улы узган ел Татарстаннан
Россиянең иң яхшы 500 урта белем бирү учреждениесе исемлегенә кергән 19 белем бирү йортының 15е Казанныкы булуын да билгеләп үтте.
ТР Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, үз чиратында, республика мәгарифенең торышы турында сөйләде. «Безнең алга куелган иң беренче бурыч - кадрлар әзерләү. Моның өчен, мәктәпкәчә тәрбиядән алып һөнәри белем бирүгә кадәр, яхшы мәгариф системасы кирәк», - дип белдерде Энгель Нәвап улы.
«Казанның иң яхшы ел укытучысы» бәйгесе беренче тапкыр гына уздырылмый. Быелгысының район этапларында 400дән күбрәк мөгаллим катнашкан, шәһәр этабында 67 педагог көч сынашкан. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: катнашучыларның күбесе - урта яшьтәгеләр, аларның уртача хезмәт стажы - 10,5 ел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading