16+

Эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме бер йотым чиста һава кебек кирәк

Эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме бер йотым чиста һава кебек кирәк

"Татфондбанк"ның 117 мең клиенты барлыгы 39, 8 миллиард сум иминият кертемнәрен банк-агентлар аша кайтарган. Бу барлык түләнергә тиешле сумманың 86 процентын тәшкил итә. ИнтехБанк та кертемчеләренә акчаларын кайтаруны дәвам итә. 17 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, 18 меңләп клиент 9, 3 миллиард сум акчаларын кире кайтара алган. Бу хакта Татарстанның икътисад министры Артем Здунов "Татар информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Салымнарга килгәндә, "Татфондбанк" аша салым түләүчеләрнең акчалары банк белән бәйле вәзгыять аркасында, тиешле органнарга барып җитмәгән иде. Нәтиҗәдә, былтырның 30 декабрендә "Татфондбанк" аша салым түләгән эшмәкәрләрне бурычлылар рәтенә кертмәскә һәм аларга пенилар өстәмәскә дигән карарга килделәр. Шул ук вакытта салым акчалары бюджетка күчмәгән булып исәпләнде. Акчалар ике арада "эленеп калды". Бүген исә матбугат конференциясендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Никиташин бу мәсьәләдә ачыклык кертте. Кертемнәрне иминятләштерү агентыгы карары белән, "Татфондбанк" аша салым түләүчеләрне бу атнада закон таләпләрен үтәгән дип санарга мөмкин. Андрей Никиташин әйтүенчә, комиссиягә әлеге мәсьәләгә кагылышлы 297 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Сүз уңаеннан, «Татфондбанк"та, "ИнтехБанк"та исәп счетлары "катырылган" эшмәкәрләргә дәүләт ярдәм кулы суза. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү Фондының генераль директоры Андрей Афонин: "Микрозаймнар, кредитлар бирү дәвам итә, программага ихтыяҗ бар",- ди. Бүгенгә 936 мөрәҗәгать кабул ителгән. 124, 8 миллион сумлык микрозайм бирелгән. Акча алып тору процессы гадиләштерелгән. Тоткарлыксыз, аз вакыт эчендә үзеңә кирәкле сумманы алырга мөмкин. «Ю-Питер» компаниясенең генераль директоры Альберт Хәйруллов: "Бу дәүләт ярдәме безгә бер йотым чиста һава кебек. Белешмәләрнең күп өлешен җыярга туры килмәде. Докуметнларны тапшыруга барысын да җентекләп аңлаттылар, оператив төстә, җайлы гына 5 процент ставка белән кредит рәсмиләштерә алдым",- дигән "Татар информ"га әңгәмәсендә Альберт Хәйруллов.



Фото: newspotok.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading