16+

Эштә зыян күрүчеләргә быел 50 машина тапшырылачак

Шифаханәгә юлламалар алу, инвалидларны, эштә зыян күрүчеләрне тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү... «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин тугыз айга нәтиҗәләр ясады.

Эштә зыян күрүчеләргә быел 50 машина тапшырылачак

Шифаханәгә юлламалар алу, инвалидларны, эштә зыян күрүчеләрне тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү... «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин тугыз айга нәтиҗәләр ясады.

Ел башыннан Татарстан социаль иминият фонды инвалидларны 74 мең техник тернәкләндерү чарасы белән тәэмин иткән. Моның өчен бюджеттан быел 50 миллион сумга күбрәк акча бүлеп бирелгән. Барлыгы 1050000 сумга колак аппаратлары, протез-ортопедия җайланмалары, култык таяклары, башка тернәкләндерү чаралары алынган. 

Инвалидларны еш борчый торган сорау – шифаханәгә юлламалар белән тәэмин итү. Редакциябезгә дә бу мәсьәләдә гел мөрәҗәгать итәләр. Күпләр: «Авыру төренә карап, инвалид шифаханәне үзе сайлый алмыймы? Шифаханәләр исемлеге ничек төзелә?» – дип кызыксына. Рамил Гайзатуллин әйтүенчә, шифаханә-курорт оешмалары фонд белән дәүләт контрактлары төзи. Шул рәвешле исемлек формалаша. 
– Хәзерге вакытта санаторийлар белән 25 дәүләт килешүе төзелгән. Алар арасында Татарстандагы, Кара диңгез буендагы шифаханәләр дә бар. Быел тугыз ай эчендә 5 меңнән артык юллама бирелгән. Хәзер санаторийларның күбесе күп профильле булып санала. Анда берничә төрле авырудан дәвалау каралган. Кызганыч, әмма инвалидларның шифаханәләрне үзләренең сайлау мөмкинлекләре юк. Юлламаларны чират буенча алалар, – дип аңлатты җитәкче. 
Ел азагына кадәр социаль иминиятләштерү фонды инвалидларны, эш урынында зыян күрүчеләрне 370 миллион сумлык техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итәргә ниятли. 

Болардан тыш эштә имгәнү алган кешеләрне машиналар белән тәэмин итү дә каралган. Махсус программа нигезендә, 2001 елдан бирле фонд 800 җиңел машина тапшырган. «Ока» машинасыннан башласалар, хәзер эштә зыян күрүчеләргә «Гранта» автомобильләре бирелә. Бәхетсезлек очрагы аркасында эштә зыян күргән татарстанлыларны транспорт белән тәэмин итү – медицина, социаль, һөнәри тернәкләндерү төре булып тора. Махсус җиһазландырылган автомобильләр җиде елга бер бирелә, фонд шушы вакыт эчендә ягулык-майлау материаллары өчен киткән чыгымнарны өлешчә түли, шулай ук автомобиль бәясенең 30 проценты суммасында бер тапкыр капиталь ремонт ясау мөмкинлеге дә каралган. Ел азагына кадәр производствода зыян күргән тагын 50 кешегә автомобиль тапшырырга җыеналар. 

Рамил Гайзатуллин «электрон больничный»лар бирү буенча Татарстанның лидер төбәкләр исемлегендә икәнен дә искәртеп узды. Бу өлкәдә 85 регион арасында безнең республика икенче урынны били. 2017 елда барлыгы 1500гә якын электрон эшкә яраксызлык белешмәсе бирелгән булган. Ә быелның тугыз аенда бу күрсәткеч 150 тапкырга артып киткән. Түбән Кама, Яшел Үзән, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә бу ысул аеруча киң кулланыла. «Электрон белешмәлекләр чиратларны киметә, документларны тиз, җайлы эшләү мөмкинлеге бирә», – ди Рамил Гайзатуллин. 

Социаль иминиятләштерү фондына 3 сорау 

Татарстан Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил ­Гайзатуллин җавап бирә:
Әгәр дә миңа шәхси оешма декрет акчасын түләргә теләми икән, мин турыдан-туры социаль иминиятләштерү фондына мөрәҗәгать итә аламмы? 

Алинә Гафиятуллина, 
Яшел Үзән.

– 2015 елдан фонд иминиятләштерү акчасын гражданнарга турыдан-туры түләүне үз эченә алган яңа система буенча эшли башлады. Хәзер иминиятләштерелгән гражданнарга «больничный»ларны, мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында, аналарга пособиеләр билгеләүне фондның төбәк бүлеге башкара. Декрет акчаларын түләү буенча бәхәсле сораулар элек чынлап та еш туа иде, хәзер акчаларны фонд аша турыдан-туры алырга мөмкин. 

Эштә зыян күргән кешеләр машинаны нинди тәртип белән ала? Аннары аны сатарга, алыштырырга хакы бармы? 
Айнур Гарипов, 
Арча. 
Моның өчен зыян күрүче реабилитацияләү программасын күрсәтергә, гариза язарга тиеш. Бу документны медицина-социаль экспертиза бюросы ясый. Һәр кешенең физик үзенчәлекләренә карап, бюро автомобильнең модификациясен билгели. Үзенә бирелгән машинаны инвалид сатарга да, алыштырырга да хокуклы. Ул аны үзенең милке итеп терки. 

Социаль иминиятләштерү узмаган, шәхси оешмада эшләүче кеше эш урынында имгәнгән очракта берәр пособиегә, машинага өмет итә аламы?
Фәридә Хисамова, 
Казан.

Юк, ләкин теләсә кайсы оешма да хезмәткәрнең эш урынындагы куркынычсызлыгын тәэмин итәргә бурычлы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading