16+

Этләрне кешеләрдән коткарыгыз!

Украинада Евро-2012 футбол чемпионаты алдыннан хайваннарны вәхшиләрчә үтереп, шәһәрне «чистарту» процессы бара. Интернет этләрне урамда үтереп йөрү, криматориядә тере көенчә яндыру турындагы хәбәрләр, видеоязмалар белән тулган. «Хайваннарны коткарыгыз!» Россия мәгълүмат үзәге вәкиле Елена Надеждина сүзләренә караганда, Украинада бу көннәрдә генә дә 30 меңләп хайван юк ителгән. «Без чемпионатка бойкот игълан...

Этләрне кешеләрдән коткарыгыз!

Украинада Евро-2012 футбол чемпионаты алдыннан хайваннарны вәхшиләрчә үтереп, шәһәрне «чистарту» процессы бара. Интернет этләрне урамда үтереп йөрү, криматориядә тере көенчә яндыру турындагы хәбәрләр, видеоязмалар белән тулган. «Хайваннарны коткарыгыз!» Россия мәгълүмат үзәге вәкиле Елена Надеждина сүзләренә караганда, Украинада бу көннәрдә генә дә 30 меңләп хайван юк ителгән. «Без чемпионатка бойкот игълан...

Украинада Евро-2012 футбол чемпионаты алдыннан хайваннарны вәхшиләрчә үтереп, шәһәрне «чистарту» процессы бара. Интернет этләрне урамда үтереп йөрү, криматориядә тере көенчә яндыру турындагы хәбәрләр, видеоязмалар белән тулган. «Хайваннарны коткарыгыз!» Россия мәгълүмат үзәге вәкиле Елена Надеждина сүзләренә караганда, Украинада бу көннәрдә генә дә 30 меңләп хайван юк ителгән. «Без чемпионатка бойкот игълан итәргә чакырабыз, УЕФАдан футбол чемпионаты үткәрү урынын үзгәртүне таләп итәбез!» - ди ул.
Узган шимбә, ягъни 31 март көнне хайваннарны яклаучылар, бу күренешкә протест белдереп, бөтен дөнья буйлап халыкара марш оештырды. Тиздән Универсиаданы каршы алачак шәһәрнең дә вәкилләре читтә калмады - Бауман урамында хайваннарның язмышына битараф булмаган йөзгә якын кеше җыелышып, митинг үткәрде. Митингка элеккеге хуҗаларыннан яки шәһәр кешеләренең вәхшилегеннән коткарып калынган этләрне дә алып килгәннәр иде. Мәсәлән, «Рекс» кушаматлы этнең элеккеге хуҗалары аның борынын урталай ярган булган. Проблемага казанлыларның игътибарын җәлеп итү өчен, яклаучылар төрле плакатлар тотып чыккан. Ә оештыручыларның берсе, хайван тиресеннән ясалган эт муляжын урам уртасына салып, янәшәсен кетчуп белән буяп, кешеләрнең йөрәген үтерелгән эт образын тудыру юлы белән тетрәндерергә тырышты.
Казандагы «Яшелләр» экология хәрәкәте, «Зооспас» һәм «Надежда» («Өмет») вәкилләре хуҗасыз хайваннарны үтерүне кичекмәстән туктатырга, шәһәр хакимиятләренә приютлар һәм стерильләштерү программалары булдырырга, хайваннар белән вәхшиләрчә кыланучыларга һәм аларны үтерүчеләргә карата җәзаны катгыйлаштырырга чакырды. Эт сөючеләрнең этләрен чиплаштыру юлы белән җаваплылыкны арттыра торган канун кертү кирәклеге турында да әйтелде.
Митингта катнашкан Евгений Стаховның әйтүе буенча, Казанда үзләрен «догхантерлар» (эт аулаучылар) дип атаучы яшүсмер төркемнәре барлыкка килә башлаган. Алар этләрне вәхшиләрчә җәзалап үтерә, үзләренең садистлыкларын канәгатьләндерә ди. Хайваннарны яклаучылар, мондыйларга карата җинаять эшләре ачарга өнди.
Хәзерге вакытта этләрне аулау, стерильләштерү һәм чирлеләрен «йоклату» эше белән «Собж» ҖЧҖ шөгыльләнә. «Яшелләр»нең фикеренчә, бу оешмага эләккән хайваннарга тиешле шартлар тудырылмый. «Анда барган кеше, һичшиксез, берәр этне коткару турында уйламыйча кайтып китә алмаячак, әмма «клиник яктан сәламәт» дигән белешмә бирелгән хайваннарның күбесен хәтта өйгә кадәр дә алып кайтып җиткереп булмый. Алар юлда ук җан бирәләр. Бу - коточкыч! - дип сөйләде митингта катнашучы Эвелина Биктимерова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading